Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җанга җакын җамагатым

Алты балалы Чернышевлар – чын керәшен гаиләсе

Әгәр игътибар иткән булсагыз, “Туганайлар” газетасының шушы 2022 елда басылып чыккан беренче саныннан “Җанга җакын җамагатым” дигән яңа рубрика башлап җибәрдек.

Бу яңа рубрика аша, газета укучыларыбыз, сезне тирә-яктагыларга үрнәк булган тату гаиләләр тормышы белән таныштырып барырбыз.  Әлбәттә, сездән дә хатлар көтәбез – үзегез белгән бәхетле, тигез гаиләләр турында редакциягә язып җибәрегез.

Иң бәхетле әниләрнең берсе Чистай районының Бахта авылында яши. Ул – алты бала анасы Алёна Чернышева. Ире Алексей белән аларның өч уллары һәм өч кызлары бар. Балаларының иң оң олысы Кирилл – 23 яшендә, Савелий – 15 яшьлек, Василисага – 13 яшь, Ксения –11 яшьлек, Матвейга – 7, ә төпчекләре Марианнага – 6 яшь.

Чернышевлар – халкыбызның элгәреләрдән сакланып килгән барлык йолаларын үтәп, гадәтләрен белеп, бәйрәмнәрне гөрләтеп үткәрәүче чын керәшен гаиләсе. Бу гаҗәп түгел, чөнки Алёна белән Алексей икесе дә Бахта авылында туып-үскәннәр. Тормыш уңайлыклары эзләп чит якларга, шәһәрләргә юл тоткан егетләр һәм кызлардан аермалы буларак, үз туган авылларында яшиләр. Булганның кадерен белеп, бер-берсен аңлап, санлашып гомер итәләр.

Балалар да кешелекле, эшчән һәм йола-гадәтләрне белүче чын керәшеннәр булып үсә бу гаиләдә. Ирле-хатынлы Чернышевлар Пасха, Рождество, Троица, Питрау кебек барлык керәшен бәйрәмнәрен дә йола-гадәтләр сакланган хәлдә билгеләп үтәргә тырышалар бит. Һәр бәйрәмнең үзенчәлегенә туры китереп, балалары әйтмешли, “өйдә төрле тәмлүшкәләр дә пешерелә”.

Оясында ни күрсә – очканында шул, дигән сүз бар халыкта. Әти-әнисенең керәшен гадәтләр, тәртибе буенча биргән тәрбияләренең нәтиҗәсе дә күз алдында. Уллары Кирилл –  “Бәрәкәт” керәшен яшьләре хәрәкәте активисты һәм “Айбагыр” этнолагереның вожатые.

“Айбагыр”да ял итүче балалар аны, олылап һәм үз итеп,“Кирилл дәдәй” дип йөртәләр. Лагерьдагылар белән тиз арада уртак теле таба белүе исә күп балалы гаиләдә үсүеннән киләдер. Бу уңайдан, Кирилл үзе: “Лагерьдагы балаларны аңлавы, алар белән уртак тел табуы һәм тыңлатуы җиңел”, – ди.

Гаиләдә үз сеңелләре һәм энеләренә ныклы терәк, алар өчен тормышта үрнәк булган Кириллдан үз гаиләләре турында да сөйләттек. Әлбәттә, заманча блиц-сораштыру рәвешендә. Аның җавапларын сез дә укып карагыз әле.

– Кирилл, әти-әниегезгә ничек дәшәсез?

– Мама һәм папа, дибез.

– Алар кайда эшлиләр?

– Мама – өйдә генә, ә папа Чистай шәһәрендәге балалар бакчасының сак хезмәтендә, охранник булып эшли.

– Бертуганнарың мәктәптә укый, кечкенәсе бакчага йөридер, ә үзең кай якларда?

– Мин Яр Чаллы шәһәрендә яшим. “КамАЗ” ачык акционерлык җәмгыятенең фәнни-техник үзәгендә өченче категорияле инженер конструктор булып эшлим.

– Авылга еш кайтасыңмы?

– Мөмкинлек булган саен кайтырга тырышам.

– Гаиләдә иң олы баладан күпне өмет итәләр. Ул үзеннән кечерәк туганнары өчен җаваплы. Энеләрен, сеңелләрен карый. Сезнең гаиләдә ничек?

– Җаваплылык минем өскә дә төшә инде. Мама һәм папа үзләре генә барысына да өлгереп бетерә алмыйлар. Кайбер очракларда кечкенәләргә күз-колак булырга кирәк.

– Әти-әниегезгә булышасызмы?

– Әйе. Авылда мал-туар җитәрлек. Малайлар, күбесенчә, шул терлекне карарга ярдәм итәләр, ә кызлар өйдәге эштә булышалар.

– Энеләрең, сеңелләрең белән ачуланышкач, озак үпкәләшеп йөрисезме?

– Сүзгә килешәсең, әмма тиз онытыла. Үпкәләшүләр дә булгалый, ләкин без бик тиз дуслашабыз.

– Сез – алты бертуган. Кайсыгыз нәрсәгә сәләтле?

–  Савелий музыка мәктәбен бетерде. Василиса һәм Ксения әле шунда укыйлар. Ксения, музыкадан тыш, рәсем мәктәбендә дә шөгыльләнәләр. Матвей “лего”дан төрле корылмалар ясарга ярата. Марианна да рәсемнәр ясый. Мин компьютерда төрле сызымнар, модельләр ясау белән мавыгам... Бертуганнарымның олыраклары “Карендәш” керәшен ансамбленә дә йөриләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев