...Аң төпкеле
Керәшен яшьләренең милли туйга мөнәсәбәтләре нинди?
Туй – һәркемнең тормышында мөһим, алдагы язмышын билгели торган хәлиткеч вакыйга, ул – яңа гаиләнең туган, ике нәселнең берләшкән көне. Туй йолаларын үтәү гаилә тормышының озын һәм бәхетле булачагына ышаныч бирә, минемчә. Шуңа күрә үзебезнең әби-бабайларыбыздан килгән мирасыбызны белү зарур. Ата-бабалар мирасын хөрмәт итү аларның тормыш принципларын кабатлау дигән сүз түгел. Бу – алардан килгән кыйммәтләрне кадерләү.
Рифкать Әхмәтьянов үзенең “Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге” дип исемләнгән хезмәтендә “туй” сүзе “хан оештырган тантана” мәгънәсендәге сүзгә барып тоташа дип исәпли. Тантаналы мәҗлес мәгънәсендә кулланылган очракны тарихи романнарда да очратып була. Мисал итеп, Нурихан Фәттахның “Итил суы ака торур” әсәрендәге туйларны китерә алабыз, шундыйларның берсе: яз көне үткәрелә торган бәйрәм – йолык туе. Бу бәйрәмдә ук ату, сөңге чөеп көч сынашу кебек уеннар үткәрелә, кеше үзенең уй-теләген әйтеп, йолык бирә. Бүгенге көндә исә, “туй” сүзенең гаилә кору көнен аңлаткан мәгънәсе ешрак кулланыла.
Газетабызның 26 май санында Менделеевск һәм Кайбыч районнары керәшеннәренең туй йолалары турында язылган иде. Бүген исә яшьтәшләрем белән туй турында сөйләштек. Түбәндә аларның фикерләре белән таныштырабыз.
Индир МАКАРОВ, 25 яшь, Кукмара районы:
– Башлангыч классларда укыганда, безнең мәктәптә керәшеннәр түгәрәге бар иде. Шул түгәрәктә төрле җырлар өйрәндек, йолалар белән таныштык.
Элекке вакытта, әлбәттә, туйлар бүтәнчә булган. Керәшеннәрнең киеме, такмаклары, җырлары ата-бабаларыбыз йолаларына барып тоташа. Хәзерге көндә борынгыдан килгән йолаларыбыз йөз процент саклана дип әйтә алмыйм. Мәсәлән, милли киемнәребезгә килгәндә, ир-егетләр, гадәттә, шакмаклы кызыл күлмәк, кызыл билбау, кара чалбар киеп йөргәннәр, ә аякларында – чабата. Кызлар калпак, тәңкәләр тегеп ясалган түшлек, алъяпкыч һәм кызыл киндер күлмәк кигәннәр. Туй вакытында яшь киленнәр бөркәнчек (кызыл бөркәнчек дип тә әйтәләр) бөркәнгәннәр.
Соңгы тапкыр бертуган абыемны өйләндергәндә туй йолаларында катнаштым... Егет белән кыз бергә гомер итү турында карар кылгач, туйга әзерләнү башланып китә. Туй тантанасына кадәр “кыз ярәшү”, яисә “килешү”, һәм “кыз сорау” йолалары үткәрелә. Бу ике йола, гадәттә, берләшә.
“Кыз килешү” кыз ягында үткәрелә. Ике як гаилә бер-берсе белән таныша – бүләкләр алмаша һәм туганнар белән аралашу үткәрелә. “Кыз сорау”да, гадәттә, егет белән кыз үзләренең ниятләре турында әти-әниләренә хәбәр итәләр һәм туй көне билгеләнә. Кызны сорарга барганда егет ягы бербөтен ипи белән тозны ашъяулыкка төреп әзерләп куя. Бераз өстәл артында утырганнан соң, егет ягы кызны алып, өенә кайтып китә. Егет өенә кайткач, аның әнисе яисә өлкән тутасы киленне каршы чыгып ала. Машинадан чыгуга, киленнең аяк астына ак мендәр салалар, мендәр өстендә басып торган киленгә түгәрәк ипидән сындырып бер кисәк бирелә һәм май белән бал каптыралар. Каенана киленгә шундый сүзләр әйтә: “Төкле аягың белән кил!” Кияү кызны мендәрдән алып, өйгә кадәр кулында күтәреп керергә тиеш. Егет өенә төшеп берничә сәгать үткәннән соң, киленнең әти-әниләре һәм якын туганнары кызның бирнәләре белән егет өенә киләләр. Кыз егет өендә куна кала.
Минемчә, хәзерге көндә йолалар әкренләп арткы планга күчә бара. Әмма йолаларның бүген үтәлә торган дәрәҗәдә сакланып калуы да яхшы дип уйлыйм. Йолаларыбызның югалуын теләмим, ләкин аларның үзгәрүе, бүгенге тормыш таләпләренә буйсынуының да үз сәбәпләре бар: шәһәрләшү, европалашу, катнаш гаиләләрнең барлыкка килүе. Аннан, бүгенге көндә кешеләр бик тыгыз тормышта яшиләр. Элек туйлар атналар буена сузылган, ә хәзер исә, бер көндә үткәреп бетерергә тырышалар. Шулай да, киләчәктә үземнең туемны үзебезчә уздырырга телим.
Аделина ГАЛКИНА, 20 яшь, Кайбыч районы:
– Бүгенге көндә барлык йолаларны да үтәү актуаль дип уйламыйм, чөнки заман үзгәрү белән яшәеш рәвеше дә үзгәрә. Әмма гаиләмдә сакланган тәртип бар. Беренче чиратта, әтидән бәхиллек алу зарур. Туй көнендә кәләшне яшерәләр, ә аны табар өчен калым түләтәләр. Кәбен койдыру да туй көнендә үткәрелә. Шулай ук, кияү килешергә барганда ике парлы дусты белән килергә тиеш. Баручылар саны, кимендә, биш (так сан) була. Кунаклар, алдан килешенмичә, кинәт киләләр. Кәләшнең үз сандыгына бирнәсен тутырып, алдан әзерләп куюы да мөһим.
Дмитрий БАРАНОВ, 24 яшь, Алексеевск районы:
– Хәзерге туйлар күбрәк әти-әниләр, туганнар өчен уздырыла дип уйлыйм, һәм мәҗлес гадәттә баналь тусовкага әйләнә. Ата-бабаларыбыздан килгән мирасыбызны белергә бик кирәк. Бар нәрсәгә дә өйрәнә алабыз, теләк кенә булсын.
Һәр якның аргышы, туй башлыгы, була. Туйны ике якта да үткәрәләр. Кияү ягы кунаклары үз бүләкләрен, күчтәнәчләрен чемодан белән алып килә. Бу – “чемодан ачу” йоласы. Чемоданнан чыккан пирогны кисеп, кода-кодачаларга дип, табынга куйган вакытта кияү ягы йорт әтәчен урлый. Соңыннан, урлаган әтәчне чуклап киендерәләр һәм кәрзингә утыртып йорт хуҗаларына саталар. Кәрзингә ике йомырка да салына, ул йомыркаларны аргыш сакларга тиеш. Әгәр йомыркаларны урлата икән, кода-кодачага дип алып килгән күчтәнәчләрен шул урлаучыдан сатып аласы була. Монысы – “әтәч урлау” йоласы. Әлеге йола туйны егет ягында уздырганда да үтәлә.
Үземнең туемны үзебезчә – керәшен җырулары, йолалары белән, милли киемнәрдән үткәрергә хыялланам.
Алия ЛАПШИНА, 21 яшь, Балтач районы:
– Яшьләр ата-бабаларыбыздан килгән йолаларга, гадәтләргә мохтаҗ түгелләр. Хәзер яшьләрнең туй үткәрергә теләмәүләре гадәти күренеш, минемчә. Ләкин мирасыбызны белү мөһим. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр.
Кечкенә чакта вакытымны күбрәк әтиемнең әнисе белән үткәрдем. Әбием төрле вакыйгалар турында сөйләргә ярата иде, керәшен йолалары һәм йола-гадәтләре белән дә ул таныштырды. Аның кияүгә чыккач беренче көнне кигән күлмәге әле дә саклана, истәлек булып тора.
Денис МИХАЙЛОВ, 20 яшь, Мамадыш районы:
– Шаһит ролен башкаручы ике кеше – әткей һәм әнкей. Яшь килен аларга үзе чиккән сөлге бүләк итеп биргән. “Тел яшерү” дә булган, ягъни килен каенатасына эндәшмичә йөргән. Каенатасы, ир туганнары бүләк биреп, киленне сөйләштергәннәр. “Рәхмәт, папа”, дип, килен беренче тапкыр эндәшкән.
Туйның икенче көнендә “туй алдыру” йоласы үткәрелә. Егет ягыннан якын туган яшь киленне, кода-кодагыйны чәйгә чакыра. Шулай ук, туйдан соң беренче иртәдә киленнән коймак пешертәләр. Керәшен туе шуның белән үзенчәлекле: туйда ике як та бер-берсенә кадер-хөрмәтен белдереп, әйтәсе сүзләрен җырлап җиткерә.
Ата-бабаларыбыздан килгән йолаларны, гадәтләрне сакларга кирәк. Буыннар арасында бәйләнеш булырга тиеш. Киләчәктә туемны керәшенчә үткәрү – минем бурыч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев