Владимирдан Елизавета Малова иҗаты
Чыгышы белән Мамадыш районының Владимир авылыннан булган, Түбән Камада яшәүче Елизавета Маловның шигырьләре.
Көзләр матур килде
Капка ачып, көзне өйгә керттем.
Килгәч керсен, елап йөрмәсен.
Тупыл яфраклары белән бизәп
Куйды өйнең зәңгәр түбәсен.
Түбәбездә — яфрак, күктә — кояш,
Әй, матур да килде быел көз.
Күз чагылып, баш әйләнеп китә,
Тел очына килсен ник бер сүз?!
Гел шулай ул, җылы, матур сүзне
Кирәк чакта әйтә белмибез.
Юкса, күңел эретерлек сүзләр
белән тулган туган телебез.
Көзләр алар ел да төрле-төрле,
Быелгысы гел безнеңчә килде.
Җәй җитмәде дип йөргәннәргә,
Эшләр өчен коры көнен бирде.
Килгәч керсен, үзем капка ачтым, —
Килешеп тә бетмәс, кертмәсәң...
Килер кешем, килер көзем булсын,
Беркем килмәс үзең көтмәсәң.
Тузганаклар
Тузганаклар чәчәк атты, —
Сентябрьнең унбише.
«Җәйнең дүртенче ае бу,
Ахрысы», — диде күрше.
Һәрнәрсәнең үз вакыты,
Саташканмы тузганак?
«Матурлыкка чикләр юк ул», —
Дидеме икән туган як.
Яшел чирәм арасында
Тузганак — сары төймә.
Үзгә булу гел кыен ул,
Кыраудан гына көймә...
Бер сокланам, бер кызганам,
Мин мең төрле халәттә.
Ә тузганак беркөнне тузып,
Очып китәр, әлбәттә.
Мин калырмын, өйрәнгәмен, —
Озатам, каршы алам...
Тузганаклар сиңа сәлам,
Әйтеп үтсеннәр, балам.
Ташландык нигез
Шомыртларга сыенып,
Балан үсә күршедә.
Күрше дигән булам да, тик
Яшәми бер кеше дә.
Авышкан ятим калган өй,
Лапас-кура — күптәннән.
Ничә бала үскән нигез.
Рәнҗеп карый үткәннән.
Җәй көнендә өй каршыннан
Кирәк җиремә барам.
Хәлен сорап, өлгермәгән
Баланын өзеп кабам.
Ак сиренен сыйпап үтәм,
Гаепле күк үзем дә.
Кайтып балан җыючы юк,
Өлгергәчтен, көзен дә.
Онык белән бер тәлгәшен
Элдек кертеп киртәгә.
Балланганын көтә онык,
Нәрсә булыр иртәгә?
Миңа тәмле, аңа әче, —
Бер җавап юк, мең сорау.
Баланга түгел, җаннарга
Төште, ахрысы, кырау...
Ташландык өй күңелемне
Актарып атты тагын.
Калдырасы иде дә бит, —
Карасын түгел, агын.
Оныкларга ни диярбез,
Сорарлар беркөн килеп...
Кирәксез нигез хәлендә,
Калдыра күрмә, берүк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев