Төрле як керәшеннәреннән алынган кием-салым турындагы җырулар
Җыр – кешенең балачагыннан алып гомеренең азагына кадәр аерылмас юлдашы.
Зәй ягы җырулары:
Эзәй буйларыннан эз киткән,
Ак калпакай кигән кыз киткән.
Ак калпакай сызмалы,
Без Якты Күл кызлары.
Ак калпагың кисәнә,
Чугын артка чөй сәнә.
Эчеңдәге җаның ничек,
Безне шулай күрсәнә.
Түгәрәк яулык чиктем мин,
Түгәрәк күзем түктәреп.
Син икәнен белгән булсам,
Карар идем күзем күтәреп.
Алабуга районы керәшеннәре:
Сүрәкәләр чиктем киргесез,
Күреп чиккәннәргә биргесез.
Сайлап ярны мин сөймәдем,
Сайлап сөйгәннәргә биргесез.
Сүрәкәләр чиктем исәпләп,
Дүртти почмакаен пичәтләп.
Әйтәсе сүземне әйтми калдым,
Алдагы көнемне исәпләп.
Казан арты керәшеннәре:
Кәсилә ди бауларың көмеш булса,
Саласың да килмәс муеныңнан.
Сөйгән дә җәрләрең матур булса,
Чыгарасың килмәс куйныңнан.
Базарларга барып тәңкә алдым,
Кәситәгә түгел, түшлеккә.
Кызыгыз өченборлыкмагыз,
Без тотарбыз аны кешелеккә.
Сырга ди бауларың билдәндер,
Киемчеләр печеп лә биргәндер.
Бу кашларың белән бу күзеңне
Бер Ходаем сөеп биргәндер.
Челтермәкле пар беләзек
Уйды беләккәемне.
Мин киткәчтен кемнәр сөяр,
Минем йөрәккәемне.
Чистай ягы җырулары:
Ишәле урамын йөри-йөри,
Чуклы чәригымны туздырдым.
Чуклы чәригымны туздырмадым,
Яшьлек дәверемне уздырдым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев