Никифор Тукмачев иҗаты
Түбән Камада гомер кичерүче Югары Баграж егет, керәшен шагыйре Никифор Тукмачевның бер бәйләм шигырен тәкъдим итәбез.
Үзебезне җиңәргә
Ис китәрлек, көзен киткән кошлар
Язын кайтып таба оясын.
Йолдызларга карап таба, диләр,
Кошлар — кайтыр юлын, кыйбласын.
Бер карасаң, без кошлар да түгел,
Сагынсак та вакыт тапмыйбыз.
Чит җирләрдә дөнья куып яшәп,
Туган нигезләргә кайтмыйбыз.
Күз күтәрми генә, өлкәннәргә
Аңлатабыз әйтеп юк-барны.
Беләбез бит юкса, көткәннәрен
Әти-әниләренең рухлары.
Күпме йөреп була дөнья куып,
Башыбызны салып җүләргә.
Барын булдырабыз, тик көч җитми
Үзебезне генә җиңәргә.
* * *
Яшем өлкән, уйлыйм төптән,
Беркемгә дә сер түгел.
Яшим, шөкер. Шундый фикер:
Урлаган гомер түгел.
Күңелем чаф, теләгес ак,
Акыл аек, шат күңел
Барын да бер Ходай биргән,
Кимсенерлек чак түгел.
Хәзер
Шигырь укучы юк хәзер,
Китап тоткан кеше юк.
Кулда — кәрәзле телефон,
Күбесендә — планшет.
Әрәм итми хәзер яшьләр
Вакытын китап укып.
Интернетта кереп китә,
Бар дөньясын онытып.
Анда башка дөнья, диләр,
Ышанмыйм, кергәнем юк.
Интернеттан акыл җыйган
Кешене күргәнем юк.
* * *
Тормыш авыр диеп зарланмыйбыз,
Аңарга без яшьтән күнеккән.
Кара ипи булса, башта — зиһен,
Кулда каләм булса, шул җиткән
Тауга карап тау булмасны белеп,
Артыгын без таләп итмәбез.
Бу гомерне безгә Ходай биргән,
Ходай алса, рәнҗеп китмәбез.
Әйтер сүзләр әле әйтелмәгән,
Әйтеп өлгермәсәк, язылыр.
Әтиләр гомерен дәвам итеп,
Без яшәргә тиеш, барыбер.
Йөк аты
Җилне узып уйнаклаган чагың —
Күптәнме соң әле колын идең.
Анаң сөте белән дә тук идең,
Дөньяң иркен яшел болын иде.
Тәүлек буе син иректә идең,
Анаң саклап, яклап йөртә иде.
Һәрбер бала кебек иркә идең,
Җигелергә сиңа иртә иде.
Еллар үтте-китте, син ат булдың, —
Сокланырлык күркәм бер зат булдың.
Кешнәвеңнән күкрәп торды болын,
Көчле яшь ат — ирек сөйгән яңа буын.
Ә бер көнне урап алдылар кешеләр?
«Өйрәтергә вакыт моны», — диештеләр.
Ирексезләп, йөгән, камыт киерттеләр,
Һәм тәртә арасына ук керттеләр.
Бу халәткә, ахры, риза булмадың син,
Күреп торам, азатлыктан туймаган син,
Язмышыңнан узармын дип уйладың син,
Дирбиянне вата-вата дуладың син.
Нихәл итмәк?! Кешеләрдә күп явызлык, —
Каптырдылар авызына тиз авызлык.
Каеш камчы өтеп алды арканны,
Яшьлек үтте һәм яңадан кайтмады.
Ирек бетте, кайтмас күпме көтсәң дә,
Кушаяклап тәртәләргә типсәң дә,
Чыгымчылап артка таба чиксәң дә,
Үрә басып ыргылсаң да күкләргә.
Заман шундый, көчлеләрне җигәләр, —
Ирек дәгъва итсәң, көтә камчы.
Чарасыздан тәртәләргә тибеп,
Авызлыгын чәйни бер эш аты.
Заманалар шулай
Танышлар килеп торалар,
Хөрмәт итәләр, димәк.
Акча сорыйлар күбесе,
Хәл сораучылар сирәк.
Акчам беткәнне тырышам
Кешегә сиздермәскә.
Әле ярый, пенсиям бар
Дусларны биздермәскә.
Югалтмаска танышларны
Төрле чаралар корам.
Буш җибәрмим, күршеләрдән
Әҗәткә алып торам.
Заман җиңел, кытлыклар юк,
Өсләр бөтен, тамак тук,
Якын дуслар табу авыр,
Яшьлектәге дуслар юк
Иске гармун
Кулымда — гомер юлдашым,
Яшьтән уйнаган гармун.
И, гармуным, башкаемны
Тагын уйларга салдың.
Моңайма, гармун, моңайма,
Узды китте дип гомер,
Милләтенә хезмәт итеп
Тузган син генә түгел.
Үкенмә, гармун, үкенмә,
Гомер моңда узды, дип.
Күрекләрем, каешларым
Танымаслык тузды, дип.
Заманны үзгәртеп булмый,
Төшермә күңелеңне,
Авылларда да гармуннар
Чормага менде инде,
Сызланма, гармун, искереп
Ертылса да күрекләр.
Гармунчылар үзләре дә
Инде синең кебекләр.
Төзәтерләр, өметләник,
Андый көннәр җитәр, дип,
Каеш күрекләр бетсә дә
Телләребез исән бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев