Керәшен халык җырулары: «Мәлкәнәй», «Яздым сәлам», «Мандолиннарым»
Җыр — халык лирикасының иң таралган төре, сүз белән көйнең үзара үрелүенә нигезләнгән, җырлап башкарыла торган шигъри-музыкаль әсәр, яки, киң мәгънәдә алганда, шундый төр әсәрләрне белдерә торган жанр.
Мәлкәнәй
Казаннардан гына ла килгән матур акбүз атка(й)
Утыртырга сөйгән лә җәрем җук:
Җаннарымны гына ла җарып кына бирер идем.
Үз җанымнан артык ла җаным җук.
Урманкайдан чыгыр ла түше чуар урманайның,
Урманнарның матур ла күкесе.
Аткайларга менеп лә гүләйт итә Мәлкәнәйнең,
Мәлкәнәйнең матур ла җегете.
Яздым сәлам
Ишек алкайлары алма агач,
Кисеп алдым алма булмагач.
Алдым да гына каләм, яздым сәлам,
Йөрәккәемә чыдый алмагач.
Ишек алкайлары яшел чирәм,
Иртә генә торып ат җибәр.
Ихласларым белән хат язамын,
Каршысына, җаный, хат җибәр.
Ике дә генәй аккош әй кычкыра,
Агыйделкәйләрнең буенда.
Хатларыма каршы хат салмыйсың,
Әллә юкмы, җаныем, уеңда?
Мандолиннарым
Мандолинкайларның таушы матур,
Әллә кылкайлары нечкәгә.
Җырласам да инде җылыйсым килә.
Әллә нигә күңелем нечкәрә.
Агыйделкәйләрнең суы салкын,
Ак үрдәккәй каршы йөзәлмый.
Эчкәйләрем поша, җөрәгем җана,
Бер җырламый җаным түзалмый
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев