Георгий Ибушев: «Күңел кышның бураннарын көтә»
Җырчы шагыйрь Георгий Ибушевның шушы кышта язылган өр-яңа шигырьләре.
Күңел кышның бураннарын көтә
Ялгышаммы, кышка кердек юкса,
Ниндидер бер соры, төссез көн.
Аклык җитми. Күкләр — тоташ болыт,
Җиргә төшә морҗадан төтен.
Тән арыган төсле, җепшек кардай
Йомшак, җебеп калган шикелле.
Сүрән эңгер көннән йокы тарта,
Ялыктыра, арыта кешене.
Буран көтә күңел, яусын иде
Бөтерелеп, җилләп, сибелеп.
Бар тирә-як тулсын иде нурга,
Энҗедәй саф карга күмелеп.
Тәрәзәгә төшсен иде бизәк,
Челтәр-челтәр булып төннәрен.
Мичтә янсын иде усак утын,
Чытыр-чытыр бизәп өй ямен.
Күңел кышның бураннарын көтә,
Көрткә чумган киртә буйларын.
Бакчамдагы алмагачка кайтып,
Кызылтүшләр очып уйнавын.
Фәрештәләр каурый сипкән
Иртән җиргә фәрештәләр төшеп,
Канатларын җилпеп каурый сипте.
Тирә-якны бизәп аклык белән,
Агачларны карап туялмаслык
Затлы энҗе каурый белән төреп,
Кочып алган кебек иңнәреннән.
Бу кадәрле булса булыр икән,
Күр әле син, миләшләрне үпкән,
Гаҗәеп бит уттай тәлгәшләрен,
Минем сөйгән әчкелт сердәшләрем,
Көнләштереп балан көндәшләрен,
Затлы калфак кигән кебек бүген.
Бүген иртән фәрештәләр җиргә,
Канат җилпеп энҗе каурый сипкән.
Әкият дисәң, юктыр, бу матурлык
Күз алдында шундый чиста, күркәм,
Бар җиһанны сокландыргыч итеп,
Энҗе сыман ак бәс яуган күктән.
* * *
Бүрәнәдән салган ышык амбар,
Каян килеп кердең хыялга?
Җәйге төндә изрәп йоклар өчен
Минем җылы сәкем бар анда.
Анда рәхәт, җәйге челләләрдә —
Үзенә бер рәхәт салкынлык.
Нәни генә кысан тәрәзәңнән
Көн яктысы керә нур булып.
Монда бар да якын кечкенәдән, —
Такта сәке, җылы юрганы...
Саклап тота торган җайлы чалгы,
Әниемнең иске урагы.
Монда — бөтнек, мәтрүшкәләр исе,
Бәйләп, тезеп элгән себерке.
Бар да катыш монда, — тагын икмәк,
Капчыктагы тарткан он исе.
Кичке уен бетеп, төн салкыны
Чык сипкәндә, кайтып амбарга,
Күмеләм дә төн җылысын саклап,
Мине көткән калын юрганга,
Изрәп китәм, бөтнек, мәтрүшкәләр,
Каен себеркесе исеннән.
Әйтерсең мин шушы хуш ис тоеп,
Татлы һава сулап исерәм.
Авыл малайлары булсак та
(Дустым Геннадий Максимовка)
Гомер уза икән, чәчләрең — ак,
Минекен дә шул ук бәс сарган.
Еллар узган, ә без өстә булдык, —
Хыял белән үткән еллардан.
Хыялыйлар идек, безнең өчен
Байлык булды каядыр читтә.
Баяныңны тартып уйнаганда син
Бит әйләнә идең бөркеткә.
Ә мин җырлый идем, безнең җаннар
Бер җан була иде ул чакта.
Данлый белдек җырны, музыканы, —
Авыл малайлары булсак та.
Рәхмәт, дустым, менә ничә еллар
Без һаман шул хыялый беркатлы,
Шуңадыр да Бауман урамында
Безне язмыш дәшеп туктатты.
Җыр-моң диңгезендә җилкән корып,
Без йөзәбез ике хыялый.
Матурлыкны күргән, сөйгән күңел,
Дустым, ул бәхетсез булалмый.
Сиңа сыенам
Синең күңелең шундый якты икән, —
Йолдызлардан тамган нур сыман.
Шуңадыр да борчуларым булса,
Сиңа киләм, сиңа сыенам.
Синең йөрәк җылы, олы икән, —
Дөрләп янган учак шикелле.
Шул йөрәгең җылылыгы белән
Җылытасың назлап, син безне.
Синең күзләр уйчанлана икән,
Кыр казлары көзен киткәндә.
Салкын сулыш бөркеп, көзге иртә
Үзәннәргә кырпак сипкәндә.
Синең гомер сокланырлык матур, —
Барын күргән, кичкән булсаң да.
Синнән яшәү көче бәреп тора,
Йөрәгеңдә сөю булганга.
Шундый гади, тыйнак карашларың
Хөрмәт белән карый һәркемгә.
«Их», дип куям, синдәгедәй йөрәк
Булсын иде һәрбер кешедә.
Көз түгел, алданма
«Көзләремә кердем, дустым», — дисең,
Җәйдән бары чыгып киләбез.
Ышан, дустым, безнең күңел белән
Без көзләргә соңлап керәбез.
Ашыкма әле, бит күңелең тулы
Сөю белән җылы җир назы.
Син тыңлама, ул бит безгә түгел, —
Китеп барган казлар авазы...
Алар китә, көз уртасы җиткән,
Бу безнең көз түгел, алданма.
Ни уйлыйсың күзләреңне тутрып
Карап калган чакта казларга.
Быелгы көз бигрәк соңлап килде,
Җәй уртасы кебек иркәләп.
Безнең дә көз шулай җылы булыр,
Ашыкмыйча гына, икәүләп,
Яфраклардан көзге нурлар тамып,
Соңгы рәшә төшкән бер мәлдә,
Без дә керербез бер ул көзләргә, —
Шигъри тезмә сыман тезелеп.
«Көзләремә кердем, дустым», — димә,
Безнең ярсу күңел — язларда.
Өзгәләнмә моңсу караш ташлап,
Китеп барган киек казларга.
Шәһәр агымы
Кайнап торган казан кебек шәһәр,
Тынмый торган гөрелтесе, шавы...
Бу хәрәкәт сине ашыктыра,
Шул ритмда яши кеше аңы.
Көнен-төнен тынгы белми урам,
Су аккандай агыла машиналар.
Карап торам, тыз-быз килә кеше, —
Шул агымга кушылып ашыгалар.
Күпме өмет ашыга бу урамнан,
Хыял ага онытып шәһәр шавын.
Зарланалар көлешәләр, кемдер
Сүгенеп тә ала әле тагын.
Туталышта ыгы-зыгы килү,
Төртешүләр, өлгерергә кирәк,
Шәһәр кызган таш шикелле сыман, —
Һәрберсенең эше барсын тизрәк.
Шәһәр яши шулай. Вакыт-вакыт
Югаласы килә шушы шаудан.
Бер узасы килә тар сукмаклы,
Тургай җырлы тыныч тугайлардан.
Зур шәһәрнең гөрләп, кайнап торган
Агымына ияреп, мин дә агам.
Шул тынгысыз, гөжләп торган агым
Арасына кушылып югалам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев