Туганайлар

Татарстан

18+
Җан җал иткәндә

Демьян мәзәге: «Бәчли дәдәй теләге»

Демьян ДАНИЛОВ Мамадыш районының Владимир авылында яши. Аның кызыклы мәзәкләрен күпләр ярата. Редакциябезгә юллаган чираттагы мәзәген тәкъдим итәбез.

Матур, бердәм яшәде ул елларда авыл халкы. Инде күптән онытылып барган Качману җоласын кире кайтару өчен Унтый Бәчли дәдәй җан-фәрман янып йөри башлый. Кыш көне булачак бәйрәм өчен җәйдән тотына. Чүп баскан Гәверлә тыкрыгын чип-чиста болынга әйләндерә, Салкын Коедан Адлер дәдәй ЮМЗ тракторы белән казып, торба сузып су буена ага торган иткән чишмәгә бүрәнәләрен Сергей Ильин пилорамасында шомартып, матур часовня, аның эченә су коену өчен зур чан ясап куя. Бу эшләргә малайлары, туганнары һәм авылдашлар зур булышлык күрсәтә, әлбәттә.

Чишмә кырыена, зур урыннарда эшләсә дә һәр кеше белән үз итеп сөйләшүче авылдашыбыз Сергей Сапурин бөтен материллары белән бүләк иткән зур, юан чыршы-нарат бүрәнәле бурадан, авыл советы председателе Альмир Имамутдинович ярдәме һәм авыл җегетләре көче белән, бөтен уңайлыклары булган яхшы мунча да салына.

Бәйрәм җитә. Гәверлә-Чөкерей тыкрыгы бер полк солдат үткән кебек яхшылап таптала. су буена зур өстәл ясала, самавырлар кайнап тора, казанда — пылау, учакта — коймак, күмердә шашлык кыза... Су буена тәмле ис тарала. Өстәл өсте сый-нигъмәттән, тәм-томнан сыгылып тора. Чишмә яны Сабантуйны хәтерләтә, халык күп җыела, бөтен авыл гөж килә . 

Колышчының данлыклы артистлары Усачёвлар белән бергә, «әтинең икенче булып туган кызы — туганым Нинаны, кодаларны да күреп төшим», дип менгән, атлаган саен хатын алмаштыру буенча даны чыккан Сыңарау Иван дәдәйнең өченче булып дөньяга килгән, җырчы-биюче, гармунчы, сүз остасы Әләкси исемле малае бәйрәмгә ямь өсти. Борис дәдәй гармун уйный, иптәше Начтук түти кушылып җырлый, артистлары концерт куя.

Шушы урында Гриш дәдәйнең ат җанлы малайлары Алёш белән Вадимның һәм Володяның ат җене кагылган кешеләр икәнен әйтми китү оят булыр. Болар, тугач та әнисе имезичә ташлаган колынны өйләрендә сускидан имезеп, төннәрен кочаклап йоклап үстергән булалар. Исемен матурлап, «Герой» дип атыйлар. Бу саргылт-кызгылт айгыр, чыннан да, матур булып үсеп җитә. Малайлары белән бергәләшеп, Гриш дәдәй «Герой»ны тәртә арасына кертә, тирләп- пешеп җигеп өйрәтә .

Нәкъ шул вакытта, «Орлик» кушаматлы атны өйдә ял итәргә калдырып, «Герой»ны кыйммәтле паласлар белән киендереп-бизәп, бәйрәмнәрдә генә җигә торган тарантас-кашопкасы тәртәләренә зур чуклар бәйләп, дугасына кыңгырау асып, ялтырап торган кара баянын уйнатып, Югары очтан Гриш дәдәй Нислин белән Валя түти, яннарына күршеләре Кучтырай Питер дәдәй белән Анна түтине дә утыртып, урам буенча кычкырып җырлап төшәләр. Бүтән вакытта урамда җырлаганнары булмаса да, кашопкага кереп утыргач, егерме еллар элек өйләнешеп язылышырга барган вакытларын исләренә төшереп, Питер дәдәй белән Анна түти дә кочаклашып утырып, кушылып җырлап җибәрәләр: 

Матур яшәгәгез, дусларым,
Яшибез бит бер генә.
Сизелми дә үтә икән
Бу дөньяда гомерләр…

Болар атларын Хуҗа Анный түтинең киртәсенә бәйләп куялар да, тыкрыктан җырлашып төшеп, Колышчы артистлары концертына килеп кушылалар. Бу хикмәтне карап торган кешеләрнең күз алларында, күк күкрәгәндәге шикелле, башта очкыннар оча, аннары гына җыруның сүзләре аңлашыла башлый. Гриш дәдәй белән Борис дәдәй икесе ике гармунда уйный башлый. Бәчли дәдәй яңгырап торган бию көенә түзеп тора алмый, хәтта Санька җиңгинең «чү, Бәчли, сабыр бул», дип әйтүенә дә карамыйча, уртага чыгып, үзенчә тыпырдап биеп җибәрә. Бүтән вакытта аягы авыртып аксаклабырак йөрсә дә, Валя түти дәртләнеп китеп, Бәчли дәдәй кырыена кереп, Казанның биюче артистларын да уздырып биеп, җырның җыртыгы юк дип, үзе чыгарган такмагын җырлап җибәрә:

Салкын кое чишмәсендә
Керләр чайкый кодача.
Исерек дип уйламагыз,
Без әз генә кызмача…

Эх, җегетләр! Бу тамашаны аңлар өчен күз белән күреп, колак белән ишетү генә аз, моны җаның-тәнең белән тоярга кирәк. Җилкетәләр йөрәкләрне, өздерәләр үзәкләрне! 

Бәйрәмне оештыручылар арасында иң яше булуына карамастан, Кәпүк Володясы бөтен кыюлыгын, оештыру сәләтен эшкә җигеп, кунакларны чәй эчәргә өстәл янына кыстап йөри. Бу изге бәйрәмдә «мәй» эчәргә ярамаганлыгын искәртеп, тәртип булсын дип, кисәтергә онытмый. Озын сүзнең кыскасы, бер тәлинкә итле ботка белән өстенә юкә балы яккан ике коймакны исәпләмәгәндә, бер стакан кайнар чәйне эчмәс җиреңнән эчертә…

Шулай матур гына бәйрәм итеп ятканда, шәм сатучысы белән ярдәмчесен ияртеп, үз эшенең остасы, бәйрәмнең дәрәҗәле төп кунагы, зур дини бәйрәмнәрдә генә кия торган матур чиркәү киеменнән, зур алтын кач таккан поп та килеп җитә. Бәйрәмдә тынлык урнаша. Калганнар бирелеп тыңлый, Михаил әтей суны аруландыру җоласына керешә, матур иттереп иман укый. Бәйрәм уртасына якынлашканда, ул тиешле иманын укып бетереп, пумаласы белән кешеләр өстенә аруландырылган су сипкән вакытта, Казан телевидениесеннән репортёрлар килеп төшә. Болар тыкрыктан йөгереп төшәләр дә, часовня алдына су коенып чыгучыларны төшерергә әзерләнәләр. Кып-кызыл иренле, кара кашлы, нечкә билле искиткеч чибәр кыз микрофон тотып сораулар бирә, кара озын пәлтә кигән егет иң башына куелган зур бүкән кадәр киноаппарат белән төшереп тора. 

Иң беренче булып чишенеп, Бәчли дәдәй суга чумып коенып чыга да, микрофонга үз сүзен әйтә:
— Җыелуыгыз өчен бик зур рәхмәт. Бәйрәм мәгънәле матур җыр кебек дәвамлы, озын гомерле булсын! Бу изге урынга без киткәч тә балалар, оныклар җыелсын. Шул сүзләрне әйтеп бетерә дә, юеш тәне белән карга ятып ауный, шуннан трусик балагыннан кергән карларын кагып, мунчага кереп киенеп чыга. 

Икенче булып чишенеп, Максим Галкинга хошаганрак таныш булмаган ир кереп китә коенырга. Моның судан чыкканын төшерергә чибәр кыз белән матур егет әзерләнеп көтеп торалар инде. Әлбәттә, иренең киемнәрен кулына элеп куйган хатыны да шунда була. Бу хатын, яннан караганда, ничектер Алла Пугачёваны хәтерләтә — чәшке бүрек, кыйммәтле чәшке тун, Тын океанда гына йөзә торган ак аю тиресеннән тегелгән унты кигән була. Кулына элеп куйган киемнәре арасыннан озын галстук та күренеп тора. Мужикның да төшеп калган кеше түгеллеге, зур начальник икәне шуннан сизелеп тора. Таныш түгел мужик су коенып часовнядан килеп тә чыга, микрофонга сөйли дә башлый:

Мин сезгә сәламәтлек телим, 
Сәламәт булсын барча халык.
Сәламәт булса гына матур,
Хәтта судагы балык.

Ул шигырен әллә алдан ятлап куйган, әллә рәттән чыгарып сөйли? Халык шакката, шунда инде кем икәнен белү өчен, авылдашлар бер кат пыш-пыш кына шаулашып ала. Лена түти әкрен генә Лиза түтигә әйтеп куя:

— Бер дә таныш кеше түгел. Берәрсенең киявеме, әллә берәрсенә кунакка кайткан кода-мазар микән? 
— Юктыр, үзләренең кешеседер. Әнә бит ничек оста сөйли, үзләренең кешеләрен генә төшерәләр алар,— ди Лиза түти. 
Көнгә ничә мәртәбә очрашсалар да сүзләре бетми торган, кран-әкәмәт тамаша килеп бетеп ызгышу түгел, хәтта бер мәртәбә дә әйткәләшеп тәкарамаган бу ике дус-ахирәт монда да сөйләшергә бер-бер артлы сүзләрен табып кына торалар. 
— Әнә, Бәчли керә хәзер коенырга, төшерерләр микән, карап тор, — ди Лена түти.
— Бер шигырь дә белмәгән Бәчлине кем төшерсен телевизорга?! Унтыйны да шул җыр язучы булганга гына төшерделәр алар, — ди Лиза түти. Яннарында басып торган Ира түти дә тиз генә әңгәмәгә кушылып ала:
— 25ел ярым Бәчли белән күрше булып тордым мин кияүгә чыкканчы, балакайларым. Мин аны сездән әйбәтрәк беләм, бакчада кортлары котырып бөтен умарта күче чакканда, аңын җуеп егылыр алдыннан сөйли торган җырга ошаган шигыре бар аның. Ул шигырен сөйләгәндә бөтен авыл яңгырап торды, биш өй аркылы Бирук әби дә ишетеп, тәрәзәсеннән башын тыгып, күкеле сәгать шикелле тыңлап торды. Ну, ул шигырьдә телевизордан күрсәтү түгел. радиодан да сөйләтерлек сүз юк шул.

Шулай итеп, ят мужик телевизорга төшерүчеләргә матур интервью бирә, ә байларча киенгән хатыны башында өермәдәй дулаган уйларын кешегә сиздермичә түзеп тора. Култыклап алып китәр иде, кыйммәтле туны юешләнеп әрәм булыр дип курка, аннары тагын телевизордан күрсәтсәләр, матур күренү өчен елмаебрак басып тора.Ә үзе эченнән генә «әйдә инде тизрәк сөйләп бетер дә мунчага кереп киен, туңып чирләсәң тагын миңа бит син, үзең генә дуңгызның эч маен да эретеп эчә белмисең», дип уйлап тора... Мужик, әлбәттә, сөйләп бетерә дә, матур гына китеп тә бара. Ә ике дус сүзләрен дәвам итә. Лена түти:
— Минем Сашканы күрсәтсеннәр иде ул. Болай да матур кеше бит ул, телевизордан ничек күренер икән, — ди.
— Кайсы Сашканы әйтәсең, — дип сорый Лиза түти.
— Кайсы булсын?! Александрны әйтәм, Сапуринны. 
— Гөргөрей коенырга тиеш иде хәзер, шортик әзерләп калдырган идем инде, теге төймәсе чишелеп китә торган трусигын гына киеп төшмәгән булса ярар иде, — ди Лиза түти. Ира түти дә сөйләп бетермәгән сүзен дәвам итә:
— Минем Питер гармуны белән төшкән булса, күптән чиратсыз төшерәләр иде инде телевизорга. Бик ачуымны китереп торсагыз, үзем чишенеп коенырмын әле. Киемнәрне генә алып төшмәгәнем.
Әрәкәй Руза түти боларны ишетеп әйтеп куя:
— Мин, алай-болай кеше коенса коенырмын дип, ыштан алып төшкән идем. Ике ыштан төшкән ияреп, монда кешене кеше карап тормый, берсен биреп торам. 

Гомер буе яшь кызларча бизәнеп, егетләр кызыктырырлык матур итеп киенеп йөргән Ира түти алай коенмый, әлбәттә. Мондый бәйрәмдә каты кычкырып көләргә ярамаса да, әбиләр ыштаны киеп су коенган хатын-кызны күз алдына китереп, халык әкрен генә көлешеп ала. 
Әз генә кырыйдарак басып торган, интеллигент икәнлеге битенә язылып куелган Микай Лена түти дә, елмаерга онытмыйча, инде ничә мең мәртәбә әйткән булса да, Микай сүзен, бу юлы да иренен чүт кенә матурлап бөреп: «Микай, Микай, кил минем яныма якынрак», — дип әйтеп куя. 

Авылдашлар шулай әкрен генә сөйләшә бирә, Бәчли дәдәй часовнядан су коенып килеп чыга. Алдан өйрәтеп куйганнар диярсең, Бәчли дәдәйнең иң яраткан кошы — тупыл агачының очында утырган ала карга «кар-р, кар-р» дип кычкырып җибәрә. Бәчли дәдәй монда да үзенең тәрбияле кеше икәнен күрсәтеп, юеш трусигы тәненә ябышуына да игътибар итмичә, һавага карап: «Яхшы хәбәр алып кил», —дип сузып җибәрә. Ябык озын кеше болай да судан чыккач ялтырап матур булып күренә бит инде... Мондый чибәр кызларны телевизордан күргәндә дә туры карарга ояла торган Бәчли дәдәй каршысында микрофон тотып басып торган чибәр кызны күргәч, кукраебрак-батыраебрак басып тора. 

— Суга кергәндә теләгән теләкләрегез чынга ашсын, Бәчли дәдәй. Исемегезне инде бу түтиләр сөйләшүеннән ишетеп беләбез. Сезне туңдырып. вакыт уздырып, фамилиягезне сорап та тормыйбыз, — дип каршы ала чибәр кыз. 
— Чынга ашыр, ашыр Алла боерса, шуның өчен тәвәкәлләп килгән бит инде, чумган, коенган, — ди Бәчли дәдәй ачык итеп. 
— Сер булмаса. әйтегез әле, нинди теләк теләгән идегез соң?
— Алладан яшермәгәнне бәндәдән яшереп торып булмый инде, соңгы арада күбрәк китә башлады. Клара тутагыз да яратмаган шикелле кырын карый башлады, Галя белән Георгий да үги атага караган күк карый башлады... Салуны ташларгае, — ди Бәчли дәдәй. Микрофон тоткан чибәр кыз, хәтта сүзсез кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев