Демьян Даниловтан мәзәк: «Шәмей» белән «Чибәркәй» кыйссасы
Мамадыш районының Владимир авылында яшәүче Демьян Даниловның өр-яңа язмасы.
«Шәмей» белән «Чибәркәй» кыйссасы
Тырыш кеше иде Бәчли дәдәй. Ярдәмчел булды, намуслы һәм тәртипле яшәде. Ул сукалаган бакчаларда бәрәңге ишелеп уңды. Динне хөрмәт итте, һавадагы кошларга да сәлам бирә иде. Хайваннарны яратты. Ну, атларны тәрбияли дә белде. Кеше җиккән атка тикшермичә утырмады. Дилбегәне беркайчан кешегә бирмәде. Авыр эштән соң да урынында биемичә басып тора алмаган, чит кешене якын да китермәгән, аеруча зур гәүдәле «Шәмей» кушаматлы нәсел айгырын бер адым да читкә атлатмады…
Колхозларның иң нык вакыты, көчле ирләрнең атлы эшкә урнашырга чират торган еллары була бу. Бер Владимир авылында гына да ике ферма гөрләп эшләп торган еллар. Хәтерләсәгез, ул елларда кар күп яуды. Тыкрыклар ДТ тракторлары эттереп бетерә алмаслык туп-тулы булыр иде. Кәҗә Иван дәдәй, Кәләпүш Иван дәдәй, Кучтырай Питер дәдәй, Чапый Ычтук дәдәй, Никун Учып дәдәйләр ДТ-75 белән салам өстерәткәндә, траткорлары батып-чумып кара төтеннәр чыгарып буксовать итеп, берсен-берсе тарттырып-эттереп көчкә чыгалар иде.
Кыш уртасы. Кызарып кояш чыкканда ике фермадан да атлар бер-бер артлы тезелешеп, матур су агымы шикелле салмак кына юыртып, буш капчыклар төяп малларга фураж алып менәргә дип, өйрәнгән гадәтләре буенча Тәкмей амбарының капкасы каршына төшеп чиратка басалар.
Фураж оны тутыру тузанлы эш бит инде, билләрне дә чеметтерә, аяк-кул мускулларын да әзрәк кенә ардырып җибәрә. Сүз артыннан сүз чыгып, арадан кемдер: «Мамыкка гына тамызып иснәсәң сулыш юлларындагы тузанны да чистарта, кул-аякларга сыласаң бөтен арыганнарны да юып ала, уймакка салып йотсаң, әзрәк кенә көлдереп, бәк бәләкәй генә биетеп-җырлата, кәефне күтәрә торган дару бар икән. Әйбәтләп сорасаң, Әүдекей түти шул даруны ярты капчык фуражга ярты шешә алмаштыра икән», —дип әйтеп куя. Бу сүзләрне ишеткәч, гайрәтле дип даны чыккан, араларында иң җегәрлесе булган, сүзгә саран Сукыр Микулай дәдәй дә телгә килеп: «Ул даруны, чамасын белеп кенә, куллансаң, дәрмән белән дәрт кенә түгел, кодрәт тә өстәлә», — ди. Әлбәттә инде Микулай дәдәй дә бу яңалыкны уң суккач, ирләр бер-берсенә карашып елмаешып куялар. Уйлашып-киңәшкәннән соң, түбән оч сыер фермасы атчылары, Бәчли дәдәйнең чанасына күп төямиләр. Колагына кирт кенә киртләмичә, «Никун тыкрыгыннан әйләнеп, ярты капчык белән вакланып ятма, бер-ике капчык алмаштырып, Әүдекей түти аша кайт» дип, иртәрәк җибәрәләр.
Начальство күрмәсен дип, Бәчли дәдәй айгырын кызурак куалап китә. Җылга Микулай дәдәйнең елкылдап торган каракучкыл «Чибәркәй» кушаматлы биясе яныннан узып киткәндә айгыр тыныч кына бара алмый, әлбәттә, каерылып-каерылып карап, пошкырып уза. Эх, айгырның уйларын белгән булса Бәчли дәдәй, туктатып, кара-каршы бастырып бер серләштереп кешнәтеп кенә алыр иде дә бит!..
Бер караганда бар да план буенча бара, билгеләнгән маршрут буенча бер җиргә дә сугылмыйча, уңга-сулга кермичә, кабат-кабат йөрерлек булмасын дип, айгырга да җиңелерәк булсын өчен берьюлы өч капчыгын даруга алыштырып, Әүдекей түтигә исәнлек-саулык теләп, зур рәхмәтләр әйтеп, Бәчли дәдәй чанасына сузылып ятып Арт урамнан турыдан гына түбән оч фермасына кузгала.
Бу вакытта инде калган атчылар да чаналарына фураж төяп бер-бер артлы тезелешеп, Сон күпере аша чыгып, Нипуклар яныннан Түбән урамга якынлашалар.
Бәхеткә каршы, ул көнне Тәкмей Марҗый җырак түтинең отчёт белән Биллегә төшәсе көне була. Шуның өчен араларында иң сабыр, иң акыллы, сүз тыңлаучан Җылга Микулай дәдәйнең күз явын алырлык елкылдап торган елгыр биясенә капчык төямиләр, чанага йомшак салам түшәп, документлары белән Тәкмей Марҗый түти һәм тегермәнче Темәпей Микулай дәдәй утырган була. Әле ярый, атчылар үз эшләренең осталары, олы юлдагы фургоннар кебек, дистанцияне саклап, араларында 5-6 метр ара калдырып баралар. Ату ботенесе бергә бәрелешеп беткән булырлар иде...
Бу вакытта Бәчли дәдәй айгыры белән Аксак Җәкәү дәдәйләр кырыендагы Буш пуҗым турына җиткән була. Айгырның нәрсәдер сизенеп, кисәк борылып бураннар уйнатып томырылып, ике метрлы карны ерып Апанас тыкрыгыннан төшеп киткәнен сизми дә кала. Ул аның кая барганын аңламый, әлбәттә, чанасына сузылып яткан килеш, фермага барып җиткәч ачармын әле дип, күзләрен чытырдатып йома.
Бу вакытта Җылга Микулай кода бабайның күз явын алырлык елкылдап торган биясе нәкъ юл уртасына менеп җиткән була.
Айгыр очып диярлек төшеп җиткән хутка, биянең каршысына килеп басып күзләренә туры карап, урман артындагы Сон авылларына ишетелерлек итеп яңгыратып сузып кешнәп җибәрә. Һәм берсе генә түгел, икесе дә җигелгән чаналары белән урам уртасында зур түгәрәк ясап, башларын-башка терәшеп, Олимпия бозындагы фигуралы шуу парлары кебек әйләнә башлыйлар. Әлбәттә инде, бия чанасындагы өч кеше утырган җирләреннән чана уртасындагы чокырга егылып, сузылып ятып, нәрсә икәнен дә аңламыйча, белгән иманнарын укый башлыйлар.
Малның башында нинди уйлар барлыгын төгәл генә беребез дә әйтә алмый. Ну, шулай да айгырның бия алдында осталыгын, көчен күрсәтәсе килгән дип уйларга кирәк. Атлар әйләнгән урында аэродром кадәр булмаса да, хоккей площадкасы кадәр урын ясала. Шуннан болар икесе дә шып туктап кала һәм чаналарда яткан кешеләр башларын калкытканчы... Айгыр дөбердәп чабып Марлиннар турыннан борылып килә дә, Түбән очка карап басып торган бия өстеннән очып узарга теләп булса кирәк, чана артына килеп җитүгә һавага сикерә.
Чана өстенә чана төшеп, «Чибәркәй» өстенә «Шәмей» төшеп, тәртәләре чорналып беткән, икенче көнне үк район үзәгенә барып җиткән бу зур вакыйганы безнен буын әле кабат-кабат исенә төшерер…
Һәр яшенләп күк күкрәүнең дә ахыры була, дигәндәй, монда да тынычлык урнаша.
Иң беренче, Бәчли дәдәй үзен поезд вагонының икенче каттагы ятатында шикелле хис итеп, күзләрен ача да, сузылып яткан килеш башын чана кырыеннан аска сузып, тәрәзә шикелле күренеп торган чана табаны арасыннан астагы чанада ниләр барлыгын күзләп ала. Нәрсә икәнен үзе дә аңлап бетермичә: «Кемнәр өе әле бу? Бер стакан кайнар чәй генә бирегез әле», — дип сорап куя.
«Чибәркәй» артыннан менеп килүче Сукыр Микулай дәдәйнең «Дуамал» кушаматлы алашасы хәтта ике метр артка чигенеп туктап калган була. Җитмәсә, заправкадан менеп килүче Сәркей Питер дәдәй: «Әйдә, өйгә кадәр алып кайт, алайса», — дип Микулай дәдәй чанасына утырган була. Тик торганда мондый хәлгә килеп эләккән Питер дәдәй: «Мин — бывший пограничник», — дип, иң беренчеләрдән булып, чанадагы кешеләргә ярдәмгә ташлана.
Дуамаллыгы буенча беренче урында торган Сукыр Микулай дәдәй, әлбәттә, төшеп калганнардан түгел, куфайкасын салып, алашасы өстенә ата да: «Мин — разведчик, минем дә ярдәмем тияр», — дип Питер дәдәй артыннан чаба.
Питер дәдәй армиядә бераз вакыт санчастьта эшләгән кеше буларак, иң беренче чана табаны кырыендагы форточка шикелле тишектән башын тыгып: «Нашатыр белән йода кирәк түгелме?» — дип сорый. Ну, Сукыр Микулай дәдәй алай вакланып тормый, арттан йөгереп килеп чана табаны астыннан күренеп торган аяклардан тарта. Кулына иң беренче Темәпей Микулай дәдәй аягы эләгә, ул аның битенә карап тормый, әлбәттә, тартып ала да әкрен генә юл кырыендагы карга утыртып куя. Тегендә дүрт кенә аяк калганлыктан, дуамал булса да хатын-кыз аягын тиз таный Микулай дәдәй: «Хатын-кызга ярдәм алданрак кирәк», — дип, Тәкмей Маржый түтине тартып чыгара да, аягына бастырам дип, ашыгудан ялгыш башы белән йомшак карга тыгып куя. Ялгышканлыгын тиз аңлап кабат суырып ала да кире әкрен генә юлга бастырып куя. Ярый әле, Марҗый түти хитрый, карга чумганда да судагы балык кебек күзләрен ачкан була, карга тыгып алганда Микулай дәдәйнең битен шәйләп кала. Иң ахырдан, Җылга Микулай дәдәйне тартып чыгара да, «берәр җирең авыртмыймы», дип сорап әкрен генә юлга бастыра.
Ярый әле, Темәпей Микулай дәдәй ул көнне сырган чалбар кигән була, озаклап карда утырса да бер җиренә дә салкын үтми. Ул әкрен генә кесәсеннән янчык чыгара да тәмәкесен төреп, телевизор эченнән чыгып, кабат шунда барган киноны караган кеше шикелле, мондагы хәлләрне күзәтә башлый. Аның нәрсә әйткәнлеген хәтерләмим, күн бүреген салып ялтырап торган башының тирләрен бияләй белән сөртеп алганы гына истә калган.
Җылга Микулай дәдәйнең башы әз генә әйләнеп торса да, мондагы хәлләрне тиз аңыша булса кирәк, ул атлары янына барып, башын кашып тора башлый…
Тәкмей Марҗый түтинең бу хәлләрне аңлап бетермәгәнлеген яшереп торып булмый. Ул башта малайлар шара-күсәк уены уйнаганда сындырып аткан кәкре кәкрүшкә таяк табып алып, шуңа таянып алгарак-арткарак, уңгарак-сулгарак айкалып-чайкалып басып тора да... Бу кадәр әбәләнүгә-тугылануга бер аякка гына әз булыр дип, берьюлы ике аягана да аксаклап, әкрен генә яратып гомер иткән Түбән очына таба юл ала. Юлда очраган кешеләргә: «Бүген өйдән чыкмагыз. Иртә белән күргәндә Сукыр Микулаеның берние дә югые югыйсә. Менә хәзер әллә нәрсә булган, юлда очраган кешеләрне башта тибеп ега, аннары башы белән карга тыгып куя, аннары кире аякка бастырып, «берәр җирең авыртмадымы», дип сорый. Бәк акыллы тавыш белән, «ат белән өеңә кайтарып куймыйммы», ди. Утырмадым, ул дуракның башында нәрсә барлыгын кем белгән, әллә төшешли Чемкә елгасына да тотып атыр, җәяү кайтам,— дип сөйләп уза.
Атларны аерырга, өстәгесен күтәртеп алырга Роман Әләкси дәдәйнең кранын алып килергә планлаштырып торганда, Новик Микулай дәдәй тавышлар ишетеп чыгып, бер грамм да сүгенмичә, алай эшләмәскә киңәш бирә. Бәчли дәдәй белән Микулай дәдәй икесе әйбәтләп туарып, өр-яңадан аерым җигәләр дә Түбән оч атлары — сыер фермасына, ә Югары оч атлары сарык фермасына матур гына тезелешеп кайтып китәләр.
Бу хәл шушының белән беткән дә булыр иде. Нәкъ унбер айдан көне-сәгате, минуты-секундына кадәр туры китереп, Җылга Микулай дәдәйнең елкылдап торган «Чибәркәе» Бәчли дәдәйнең уттай янып торган «Шәмей» кушаматлы айгырының бөтен геннарын, төс-кыяфәтен төгәл чагылдырган, тупылдап торган кызгылт-сары айгыр колын алып кайтып, тагын бер мәртәбә авыл халкын гөжләтеп ала. Бу хәлләрне ишеткәч, хәтта зоотехник Чирай абый менеп, Микулай дәдәй белән Бәчли дәдәйнең кулын кысып, «Шәмей» белән «Чибәркәй»не һәм колынны сыйпый. Соңыннан әйбәтләп «юып», торак өендә әзрәк хәл алып ятып торгач, иртә белән колхоз нәрәтенә көчкә төшеп җитешә.
Демьян ДАНИЛОВ.
Мамдыш районының Владимир авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев