Демьян дәмәкләре: «Дару»лы маҗара
Мамадыш районының Владимир авылыннан Демьян Даниловның яңа дәмәкләре.
Тырыш кеше иде Бәчли дәдәй, ярдәмчел булды, намуслы һәм тәртипле яшәде. Ул сукалаган бакчаларда бәрәңге ишелеп уңды. Динне хөрмәт итте, һавадагы кошларга да сәлам бирә иде. Хайваннарны яратты. Ну, атларны тәрбияли белде дә инде! Кеше җиккән атка тикшермичә утырмады. Дилбегәне беркайчан кешегә бирмәде. Авыр эштән соң да урынында биемичә басып тора алмаган, чит кешене якын да китермәгән, аеруча зур гәүдәле «Шәмей» кушаматлы нәсел айгырын бер адым да читкә атлатмады…
Дүрт аяклы ат та абына, дигәндәй, бер адым белән генә тукталып калмыйча, чүт кенә ераккарак чабып киткән хәл дә булмый калмады, анысы, тик бер генә мәртәбә булды.
Колхозларның әле нык вакыты, көчле ирләрнең атлы эшкә урнашырга чират торган еллары. Бер Владимир авылында гына да ике ферма гөрләп эшләп тора. Хәтерләсәгез, ул елларда кар күп яуды. Тыкрыклар көрәткечле ДТ тракторлары эттереп бетерә алмаслык булып, кар белән тулып торыр иде. Кәҗә Иван дәдәй, Кәләпүш Иван дәдәй, Кучтырай Питер дәдәй, Чапый Ычтук дәдәй, Никун Учып дәдәйләр, ДТ-75 белән салам өстерәткәндә, таркторлары бата-чума кара төтеннәр чыгарып буксовать иткәндә, берсен-берсе тарттырып, кар кочагыннан көчкә чыгалар иде.
Кыш уртасы. Кызарып кояш чыкканда ике фермадан да, чаналарына буш капчыклар төялгән атлар, бер-бер артлы тезелешеп, матур су агымы шикелле салмак кына юыртып, малларга фураж алып менү өчен, өйрәнгән гадәтләре буенча Тәкмей амбарының капкасы каршына төшеп чиратка басалар.
Фураж оны тутыру тузанлы эш бит инде, билләрне дә чеметтерә, аяк-кул мускулларын да әзрәк ардырып җибәрә. Сүз артыннан сүз чыгып, арадан берсе: «Мамыкка гына тамызып иснәсәң — сулыш юлларындагы тузанны чистарта, кул-аякларга сыласаң — бөтен арганнарны юып ала, уймакка салып йотсаң, әзрәк кенә көлдереп, бәк бәләкәй генә биетеп-җырлата, кәефне күтәрә торган „дару“ бар икән. Әйбәтләп кенә сорасаң, Әүдекей түти шул даруны ярты капчык фуражга ярты шешә алмаштыра икән», — дип әйтеп куя.
Бу сүзләрне ишеткәч, араларында иң җегәрлесе, иң оялчаны булган, гайрәтле дигән даны чыккан сүзгә саран Сукыр Микулай дәдәй дә телгә килеп: «Ул «дару»ны чамасын белеп кенә куллансаң, дәрмән белән дәрт кенә түгел, кодрәт тә өстәлә«, — ди.
Әлбәттә инде, Микулай дәдәй дә бу яңалыкны уң суккач, ирләр бер- берсенә карашып елмаешып куялар. Уйлашканнан соң, түбән өч сыер фермасы атчылары, Бәчли дәдәйнең чанасына фуражны күп төямиләр. Колагына кирт кенә киртләмичә, «Никун тыкрыгыннан әйләнеп, Әүдекей түти аша кайт. Ярты капчык белән вакланып ятма, бер-ике капчыкны алмаштырып кайт», дип, иртәрәк җибәрәләр.
Начальство күрмәсен дип, Бәчли дәдәй айгырын кызурак куалап китә. Җылга Микулай дәдәйнең «Чибәркәй» кушаматлы, елкылдап торган каракучкыл биясе яныннан узып киткәндә айгыр тыныч кына бара алмый әлбәттә, каерылып-каерылып карап, пошкырып уза. Эх, Бәчли дәдәй шул минутта айгырының уйларын белгән булса, туктатып, атларны кара-каршы бастырып, бер серләштереп, кешнәтеп кенә алыр иде дә бит! Әмма…
Бер караганда, бар да план буенча бара. Билгеләнгән маршруттан читкә тайпылмыйча һәм айгырга да җиңелерәк булсын өчен, берьюлы өч капчык фуражны «дару»га алыштырып, Әүдекей түтигә исәнлек-саулык теләп, Бәчли дәдәй чанасына сузылып ята һәм Арт урамнан, турыдан гына түбән оч фермасына кузгала.
Бу вакытта инде калган атчылар да чаналарына фураж төяп, Сон күпере аша чыгып Нипуклар яныннанТүбән урамга якынлашалар.
Бәхеткә каршы, ул көнне Тәкмей Марҗый җырак түтинең отчёт белән Биллегә төшәсе көне була. Шуның өчен араларында иң сабыр, иң акыллы һәм сүз тыңлаучан Җылга Микулай дәдәйнең күз явын алырлык елкылдап торган елгыр биясенә капчык төямиләр. Ат чанасына йомшак салам түшиләр һәм документлары белән — Тәкмей Марҗый түти, шулай ук, тегермәнче Темәпей Микулай дәдәй утыра. Әле ярый атчылар үз эшләренең осталары, олы юлдагы фургоннар кебек, дистанцияне саклап, араларында 5-6 метр ара калдырып баралар. Юкса, бөтенесе бергә бәрелешеп беткән булырлар иде...
Ә бу вакытта чанасына Бәчли кырын төшкән айгыр Аксак Җәкәү дәдәйләр кырыендагы Буш пуҗым турына җиткән була. Нәрсәдер сизенгән айгырның кисәк борылып, бураннар уйната-уйната томырылып, ике метрлы карны ерып Апанас тыкрыгыннан төшеп киткәнен сизми дә кала дәдәй. Бары чанасына сузылып яткан килеш, «фермага барып җиткәч ачармын әле» дип, күзләрен генә чытырдатып йома.
Бу вакытта Җылга Микулайның күз явын алырлык елкылдап торган биясе нәкъ юл уртасына менеп җиткән була.
Айгыр очып диярлек төшеп җиткән хутка, Биянең каршысына килеп баса һәм күзләренә туп-туры карап, урман артындагы Сон авылларына ишетелерлек итеп яңгыратып сузып кешнәп җибәрә. Һәм ике ат, җигелгән чаналары белән урам уртасында зур түгәрәк ясап, башларын-башка терәшеп, Олимпия бозындагы фигуралы шуу парлары кебек әйләнә башлыйлар. Әлбәттә инде бия чанасындагы өч кеше утырган җирләреннән чана уртасындагы чокырга егылып, сузылып ятып, нәрсә икәнен дә аңламыйча, белгән иманнарын укый башлыйлар.
Малның башында нинди уйлар барлыгын төгәл генә беребез дә әйтә алмый. Ну, шулай да, айгырның бия алдында осталыгын, көчен күрсәтәсе килгән дип уйлыйк. Атлар әйләнгән урында, аэродром кадәр булмаса да, хоккей мәйданчыгы кадәр урын ясала. Шуннан болар икесе дә шып туктап калалар һәм чаналарында яткан кешеләр башларын калкытканчы, айгыр дөбердәп чабып, Марлиннар турыннан борылып килә дә, Түбән очка карап басып торган бия өстеннән очып узарга теләп булса кирәк, чана артына килеп җитүгә, җунле ат кешегә басмый, дигән гыйбарәне тагын бер кат раслап, һавага сикерә... Чана өстенә — чана, «Чибәркәй» өстенә «Шәмей» төшеп, тәртәләре чорналып бетә…
Икенче көнне үк район үзәгенә барып җиткән бу зур вакыйганы безнең буын әле кабат-кабат исенә төшерер.
Һәр яшенләп күк күкрәүнең дә ахыры була, дигәндәй, монда да тынычлык урнаша.
Иң беренче булып, үзен поезд вагонның икенче катындагы ятактагышикелле хис итеп, Бәчли дәдәй күзләрен ача һәм сузылып яткан килеш кенә, башын чана кырыеннан аска сузып, тәрәзә шикелле күренеп торган чана табаны арасыннан астагы чанада ниләр барлыгын күзләп ала. Нәрсә икәнен үзе дә аңлап бетермичә: «Кемнәр өе әле бу? Бер стакан кайнар чәй генә бирегез әле», — дип сорап куя.
Сукыр Микулай дәдәйнең «Чибәркәй» артыннан юыртып килүче «Дуамал» кушаматлы алашасы, хәтта, ике метр артка чигенеп туктап калган була. Ә Микулай дәдәй чанасына, "Әйдә, өйгә кадәр алып кайт, алайса«,— дип, заправкадан менеп килүче Сәркей Питер дәдәй утырган була. Тик торганда мондый хәлгә килеп эләккән Питер дәдәй: «Мин — бывший пограничник», — дип, иң беренчеләрдән булып, чанадагы кешеләргә ярдәмгә ташлана.
Дуамаллыгы буенча беренче урында торган Сукыр Микулай дәдәй, әлбәттә, төшеп калганнардан түгел, ул да өстендәге куфайкасын салып алашасы өстенә ата да: «Мин — разведчик! Минем дә ярдәмем тия», — дип, Питер дәдәй артыннан чаба.
Питер дәдәй армиядә бераз вакыт санчастьта хезмәт иткән кеше буларак, иң беренче чана табаны кырыендагы форточка шикелле тишектәнбашын тыгып: «Нашатырь белән йод кирәк түгелме? — дип сорый. Сукыр Микулай дәдәй алай вакланып тормый, арттан йөгереп килеп, чана табаны астыннан күренеп торган аяклардан тарта башлый. Иң беренче, кулына Темәпей Микулай дәдәй аягы эләгә, ул аның битенә карап тормый, әлбәттә, тартып ала да әкрен генә юл кырыендагы карга утыртып куя. Тегендә дүрт кенә аяк калганлыктан, дуамал булса да, хатын-кыз аягын тиз таный Микулай дәдәй, «хатын-кызга ярдәм алданрак кирәк», дип, Тәкмей Маржый түтине тартып чыгара да, аягына бастырам дип, ашыгып-кабаланып, ялгыш башы белән йомшак карга тыгып куя. Ялгышканлыгын тиз аңлап, кабат суырып ала да кире әкрен генә юлга бастырып куя. Ярый әле, Марҗый тути хитрый, карга чумганда да судагы балык кебек күзләрен ачкан була, карга тыгып алганда Микулай дәдәйнең битен шәйләп кала. Иң ахырдан, Җылга Микулай дәдәйне тартып чыгара да: «Берәр җирең авыртмыймы?», — дип сорап, әкрен генә юлга бастырып куя.
Ярый әле, Темәпей Микулай дәдәй ул көнне сырган чалбар кигән була, озаклап карда утырса да бер җиренә дә салкын үтми. Ул әкрен генә кесәсеннән янчык чыгара һәм тәмәкесен төреп, телевизор эченнән чыгып, кабат шунда барган киноны караган кеше шикелле, мондагы хәлләрне күзәтә башлый. Аның нәрсә әйткәнлеген хәтерләмим, бүреген салып, ялтырап торган башының тирләрен күн бияләе белән сөртеп алганы гына истә калган.
Җылга Микулай дәдәйнең башы әз генә әйләнеп торса да, мондагы хәлләрне тиз аңыша булса кирәк, атлары янына барып, башын кашып тора башлый…
Тәкмей Марҗый түтинең бу хәлләрне аңлап бетермәгәнлеген яшереп торып булмый. Ул башта малайлар шара-күсәк уены уйнаганда сындырып аткан кәкре кәкрүшкә таяк табып алып, шуңа таянып, айкалып-чайкалып басып тора да... «Бу кадәр әбәләнүгә-тугылануга бер аякка гына әз булыр» дип, берьюлы ике аягана да аксаклап, әкрен генә титаклый-титаклый, яратып гомер иткән Түбән очына таба юл ала. Юлда очраган кешеләргә: «Бүген өйдән чыкмагыз, иртә белән күргәндә Сукыр Микулаеның берние дә югые югыйсә, менә хәзер әллә нәрсә булган, юлда очраган кешеләрне башта тибеп ега, аннары башы белән карга тыгып куя, аннары кире аякка бастырып, „берәр җирең авыртмадымы“ дип сорый. Бәк акыллы тавыш белән: „Ат белән өеңә кайтарып куймыйммы“, ди тә әйтә. Бүген әллә нәрсә булган әле аңа. Утырмадым, ул дуракның башында нәрсә барлыгын кем белгән. Әллә төшешли Чемкә елгасына да тотып атыр, җәяү кайтам», — дип сөйләнеп уза.
Атларны аерырга, өстәгесен күтәртеп алырга Роман Әләкси дәдәйнең кранын алып килергә планлаштырып торганда, Новик Микулай дәдәй тавышлар ишетеп чыгып, бер грамм да сүгенмичә, алай эшләмәскә киңәш бирә.Бәчли дәдәй белән Микулай дәдәй икесе әйбәтләп туарып, өр-яңадан аерым җигәләр дә, Түбән оч атлары — сыер фермасына, ә Югары оч атлары сарык фермасына кайтып китәләр.
Бу хәл шушының белән беткән дә булыр иде. Нәкъ унбер айдан көне-сәгате, минуты-секундына кадәр туры китереп, Җылга Микулай дәдәйнең елкалдап торган «Чибәркәе» Бәчли дәдәйнең уттай янып торган «Шәмей» кушаматлы айгырының бөтен геннарын, төс-кыяфәтен төгәл чагылдырган кызгылт-сары колын алып кайтып, тагын бер мәртәбә авыл халкын гөжләтеп ала. Бу хәлләрне ишеткәч, хәтта, зоотехник Чирай абый менеп, Микулай дәдәй белән Бәчли дәдәйнең кулын кысып, «Шәмей» белән "Чибәркәй«не һәм колынны сыйпап, колын тәпиен әйбәтләп «юып», торак өендә әзрәк хәл алып ятып торгач, иртә белән колхоз нәрәтенә көчкә төшеп җитешә…
Кем кулы белән булса да, киләчәктә язылачак авыл тарихы китабында авыр йөк тарткан «Шәмей» кушаматлы айгыр белән "Чибәркәй"гә кагылышлы язма да урын аласына шигем юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев