Туганайлар

Зәйдә Кышкы Микула үтте

2012 ел - Милли-мәдәни мирас елы кысаларында ел буена милли колоритны, гореф-гадәтләрне чагылдыручы чаралар уздырылып килде. Инде финишка житкәндә, зәйлеләр бу елны районда яшәүче халыклар арасында сан ягыннан иң күбе булган керәшеннәр бәйрәме белән йомгакларга булдылар. 19 декабрь көнне Сарсаз-Баграж авылы культура йортында Кышкы Микула узды.

Арада кышкы суыктан курыкмыйча, җигүле атларга төялеп, тальян-гармунга җырлап килүчеләр дә бар иде. Кунакларны урамнан ук ипи-тоз, кайнар чәй, табадан яңа төшкән тәбикмәк белән каршы алдылар. Фойеда да шул ук хәл. Керә-керешкә үк Кадер, Сәрәпәле, Баграж авыллары жиңгиләре пешергән берсеннән-берсе тәмле ризыклар тезелгән өстәлләр янына узасың. Кош теле дисеңме, шишара, дурычмак - бар да бар. Пирогларның нинди генә төрләре юк - бәрәңгенеке, алманыкы, кәбестәнеке, гөмбәнеке дисеңме, алма-жиләк салынганнарымы - җаның кайсысын тели - рәхим итеп авыз ит. Җирле осталарның кул эшләре - аллы-гөлле җепләр бе-лән чигелгән мендәрләр, бистәрләр, эскәтерләр, агачтан сырлап, буяп ясалган көнкүреш кирәк-яраклары - бар да шушы төбәктә яшәүчеләрнең үзенчәлекле стилен, күңел байлыгын чагылдыра. Туңылҗа авылы остасы Николай Ивановның "Изге Алла Анасы" тәресе, карандаш белән ясаган портретлары - үзе бер сәнгать әсәре.
Керәшеннәр җые-лышкан җирдә җыр-бию-сез булмый билгеле. Зур түгәрәк ясап, Подгорный көенә рәхәтләнеп сиптерделәр генә так-макларны. Әлеге дәртле моң, гармун, жыр авазлары дөнья мәшәкатьләрен оныттырып, күңелләрне җилкендерде, бергә-лекне, рухи якынлыкны арттырды. Шулай матур башланып киткән бәйрәм тамаша залына күчте.
Керәшен халкы го-мергә кунак төшереп, кунакка йөрешеп гомер кичергән. Кышкы Микула бәйрәменә көзен җыеп алган ашлыктан кумушка куеп, алдан ук әзерләнеп торганнар. Ул өч-дүрт көнгә сузылып, "рәт йөреп" узган. Бәхәстә булганнар килешкән, ачу саклаганнар бер-берсен кичергән. Булган үпкәләр онытылган. Кыз биреп, ул өйләндереп, семьялар туганлашкан. Бу көннәрдә дөньяга килгән ир балаларга Микулай дип исем кушканнар.
Инде онытылып баручы, ничәмә-ничә елдан соң биредә беренче тапкыр уздырылучы Кышкы Микуланың нинди бәйрәм булуын кайберәүләр, бигрәк тә яшь буын белмиләр дә. Шуңа да җирле артистлар Кышкы Микуланың асылын күрсәткән төп сыйфатны - бары бергәлектә, татулыкта гомер кичергәндә, бергәләшеп эшләп тапканда гына тормыш бөтен, тапкан мал бәрәкәтле булуын сәхнәләштергән күренеш аша җиткерүне үзләренә максат итеп куйганнар.
Кунак төшергән йорт хуҗалары Мария белән Микулай Иске Зәй, Сәвәләй, Якты Күл, Әхмәт, Югары һәм Урта Баграж, Мәлем, Кадер авылларыннан килгән фольклор коллективларны сәхнәгә чакыра тордылар. Сәвәләйлеләрнең чуклы шәл-яулыклар бөркәнеп, тыпырдап бию-ләрен, райондагы иҗат коллективлары арасында бердәнбер ирләр ансамбле булган Сарсаз-Баграж укытучыларыннан төзелгән торкемнең дәртле, көчле тавыш белән җырлауларын, Зәй шәһәреннән килгән "Азаль" җыр һәм бию ансамбле составындагы кечкенә балаларның терекөмештәй җитез биюләрен зал яратып кабул итте. Аерым башкаручылар - Югары Баграж кызы Алена Муханова, Зәйдән Марс Гуреев , Николай Муханов, Николай Григорьев башкарган концерт номерлары да тамашачы күңеленә хуш килде.
Кышкы Микуланы олылап, Зәй муниципаль районы башлыгы Татьяна Воропаева да килгән иде. Ул бәйрәмне оештыручыларга, залда утырган тамашачыга җылы тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм:
- Керәшеннәр үзләренең натуралары буенча бик бай күңелле халык. Алар менә дигән итеп эшли дә, ял да итә беләләр. Питрауны ел да Кашкатауда зурлап бәйрәм итәбез. Кышкы Микуланы уздыру да моннан соң матур бер традиция булып кереп калсын иде, - дип теләде.
Бәйрәмгә Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы правлениесе члены, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов та килгән иде.
- Бәйрәмнәребез күп. Симек тә, Пыкрау да - барысы да матур. Сәвәләйнең престол бәйрәме булган Боламыгын әйтеп тә тормыйм. Без шулар белән үстек. Халкыбызның гореф-гадәтләре салынган бәйрәмнәре бар икән, димәк, киләчәге бар. Аларны шушылай торгызырга, күтәрергә кирәк, - диде ул. Бил-геле, якташларын зәй-леләр җырлатмыйча җибәрмәде. Виталий Васильевич туган авылына багышлап үзе иҗат иткән «Әй, Сәвәләй, Сәвәләй» җырын башкарганда аңа кайчандыр үзе нигез салган «Сәвәләй» фольклор ансамбле дә кушылды.
Кышкы Микула Зәйдә чирканчык алды. Татьяна Воропаева әйткәнчә, әлеге башлангыч дәвам-лы булсын. Үткән белән бүгенгене шушындый бәйрәмнәр белән бәйләп яшик әле.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: