Туганайлар

Зур Тәрбит керәшеннәрендә туй

Кеше гомерендә иң тантаналы, иң кадерле һәм истә калырлык вакыйга - үз гаиләсе барлыкка килгән көн, ягъни, туй көне. Һәр төбәктә, һәр җирдә туйларның үз тәртибе бар. Кайбыч районы Зур Тәрбит авылында да туйлар күңелле үтә. Алар элегрәк тагын да үзенчәлеклерәк булган, атналар буена сузылган. Кызны сорап яучы җибәргәннәр, әмма...

Кеше гомерендә иң тантаналы, иң кадерле һәм истә калырлык вакыйга - үз гаиләсе барлыкка килгән көн, ягъни, туй көне. Һәр төбәктә, һәр җирдә туйларның үз тәртибе бар. Кайбыч районы Зур Тәрбит авылында да туйлар күңелле үтә. Алар элегрәк тагын да үзенчәлеклерәк булган, атналар буена сузылган. Кызны сорап яучы җибәргәннәр, әмма безнең якларда күп очракта кызларны урлаганнар.
Яучы, чалбар балакларының берсен күтәреп, берсен төшереп, кыз өенә кергән. Идәннең бер тактасыннан гына атлап, түргә узган. Кызның әти-әниләре аны кем икәнен атлавыннан аңлаганнар, өстәл янына чакырганнар. Сөйләшеп, килешү көнен билгеләгәннәр. Кызны килешергә кияүнең якын туганнары, крус (крестный) әти-әнисе килә. Кыз ягы егет ягына бирнә өләшә. Ул әти-әнигә, "крусларга" күлмәк, яисә күлмәклек булырга мөмкин. Шул ук көнне кызны кияү йортына алып китәләр. Икенче көнне егет ягында салма ашыйлар. Йола буенча, бу көнне килен иртүк торып идән юган. Элекке елларда киленнәрдән зур кисмәккә тимер акча салып камыр бастырганнар. Әгәр килен шул акчаны тапса, уңган саналган. Туй көнне кыз бирнәләр, сандык белән килен булып килгән. Киленне аяк астына мендәр куеп каршы алганнар. Бу да аны тикшерү өчен эшләнгән. Мендәрне таптап узса, начар килен, имеш. Өйгә күтәреп керсә - уңган, булдыклы саналган. Туй мәҗлесендә чыгыт (махсус әзерләнгән сөт ризыгы) кискәннәр.
Килен кешене килешеп кайткач (яки урлап алып кайткач), аннан "Әтекәм" җырын (яисә "Бөркәнчек җырын") җырлатканнар.
Ак күгәрчен чапкалый,
Такта буе чапкалый.
Такта очына җиткәчтен
Ике канатын шарт суга.
Туган гына әнием
Мин киткәнен ишеткәчтән,
Ике кулын шарт суга.
Сикереп төштем амбарга,
Аягым тиде атларга.
Аягым тимәде атларга,
Башым китте ятларга.
Ак бөркәнчек почмагын,
Җугар тартып бәйләмә,
Буем кыска, тишәлмәм.
Ах, тиңдәшем, (егетнең исеме әйтелә),
Авыр, авыр сүз әйтмә
Күңелем йомшак, түзәлмәм.

Хәзерге туйларда аерымлыклар бар, әмма аларның нигезендә элекке гадәтләр саклана. Кыз белән егет килешеп, әти-әнидән килеп ризалык сорый. Ул "кыз килешү" дип атала. Кыз йортында ярәшү көнен билгелиләр. Анда кызның якын туганнары һәм "крус әтисе", "крус әнисе" була. Билгеләнгән сәгатьтә кыз йортына кияү йортыннан якын туганнары һәм "крус әти-әнисе" килә. Кыз тарафыннан кияүнең үзенә һәм туганнарына, әти-әнисенә, вәгъдә буларак, бирнә, ягъни яулык, тастымал, төрле кием-салым, бирелә. Төнге уникеләр якынлашканда, кызны җырлап алып чыгалар:

Карт имәннең кайрысын
Каерырга килдек без.
Анасыннан баласын
Аерырга килдек без.
Киек казлар килә тезелеп
Уртасыннан кала өзелеп.
Без китәбез тезелеп
Әнисе кала инде өзелеп....

Икенче көнне салма ашау үткәрелә. Салманы кашыкны тәлинкәгә тидермичә, тавыш чыгармыйча, түкмичә ашарга тырышалар. Ул чагында яшь парларның алдагы тормышы тавышсыз, ызгышсыз үтә, икән.
Кызны алырга кияүнең дуслары һәм көлчә әзерләп баручы якын туганнары килә. Кияү белән килгәннәр, өстәл артына утыргач, килен туганнарын чакыралар һәм аларны үзләре алып килгән көлчә белән сыйлыйлар. Киленнең әнисе кияүгә ияреп килгән кунакларга бирнә итеп сөлге яки кечерәк салфеткалар өләшә. Бу вакытта тышкы якта киленнең бирнәләрен ташыйлар. Бирнәне кияүгә сатып бирәләр. Бирнә төягән машинага кияүнең туганнары, кызның "крус ата-анасы" утыра. Алар кияү йортын киендерергә китәләр. Йорт киендерү әйберләренә тәрәзә челтәр-пәрдәләре, мендәр битләре (мендәр өсләре), Тәре бабай алды пәрдәсе дә керә.
Кайнана киленне каршы алырга чыга. Аның кулында ак сөлге өстенә куелган түгәрәк икмәк, икмәк өстендә тоз, янында бал-май була.
Зур Тәрбиттә туй картлар һәм яшьләр туена бүленә. Беренче яшьләр туе. Кичке алтыдан соң яшьләр китә башлый, картлар килә. Кияү йортыннан килен йортына чакрау (туйга чакыручы) булып олы кеше китә. Бу вакытта инде килен йортына килен ягы кунаклары җыелган була. Чакрау аларны кияү йортына алып килә. Кунакларны кода-кодагый каршы ала. Гадәттә, картлар туйга ботка пешереп, матур итеп бизәлгән пешкән каз, тавык, үрдәкләр алып килә. Бу каз-үрдәкләрне алар үзләре яраткан, хөрмәт иткән ике кешедән "боздыра". "Каз боздыру" - казны турау инде ул. "Каз боздыручы" "каз бозучыларга" үзенең бүләкләрен өләшә. Өстәл артына иң беренче булып килен ягы кунаклары утыра. Соңыннан килен ягы кияү ягы кунакларын утырта. Туйга атап пешерелгән чыгытны туйдагы һәрбер кунак ашарга тиеш. Картлар туенда төрле җырлар җырлана. Иң популяры - "Җаңа кода җыры":

Кудым, кудым, тоталмадым
Суда җезгән үрдәкне.
Гомрем булса онытмамын
Сездән булган хермәтне.
Ай-яй люр, ай-яй люр...
Алып бирим базардан
Ай, ак сабын
Иртән сагынмасаң
Кич сагын.
Ай-яй люр, ай-яй люр...
Алма кыйбат үлчәүгә, ай, салгичтан,
Кодалар кыйбат исәпләп алгичтан..
Ай-яй люр, ай-яй люр.
Ни әйтерсез, кодалар, аяу гына,
Авызыгызда шикәр дә, бал гына.
Ай-яй люр, ай-яй люр.

Икенче көнне туй кыз ягында була. Монда инде кияү ягы кунаклары бергә жыелып, килен йортына бара. Кияү ягыннан кыз йортына "кырык та бер түн" ясап баралар. Кырык та бер түн ул - кечкенә капчык. Бу төенчек кырык бер төен белән төенләп куела. Ул капчыкта көлчә, ягъни күчтәнәч була. Монда инде җиләк-җимешләр һәм төрле ашамлыклар куела. Ул ашамлыкларга төрлечә, күренмәслек итеп акча яшерелә. Төенчекне киленнең "крус ата-анасы" чишәргә һәм барлык акчаларны табарга тиеш. Аларны кул белән генә чишәргә кирәк, кайчы-пычак кулланырга ярамый.
Кыз ягында мәҗлес ахырында "баш орып чыгару" була. Баш ору - икенче төрле әйткәндә, ул яшьләргә бәхиллек, ризалык бирү.
Туйларыбыз, алардагы аерым йолалар, туганнар, дуслар оешкан, бердәм булганда аеруча күңелле үтә. Мәҗлесләрдә җырлаган җырларны, йолаларны онытмаска, алга таба да саклап, балаларга тапшырырга иде.

Татьяна ЛЕОНТЬЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: