Туганайлар

Заманча керәшен туйлары нинди булырга тиеш?

Керәшен туйларын алып баручылар белән йолаларыбыз турында сөйләштек

Европалашабыз. Шуңа карамастан, керәшеннең үз җөзе үз, үс төсе бар, дибез. Бүген керәшен җөзе нинди ул? Европалашу шартларында үзенчәлекләребез югала түгелме? Инде яшәү рәвеше дә, көндәлек техника да, киемебез, тәрбиябез дә европадагычага әйләнә бара. Туйлар да шулай: киемнәр чит, йолалар үзебезнеке түгел. Ә заманында керәшен туйлары өч көннән алып атна буе дәвам иткән. Йола кушканча, яшьләргә тәрбия бирә торган итеп. Яшь гаиләгә киләчәктә яшәү рәвеше нинди булырга тиешлеген аңлата торган булган ул борынгы җолалар буенча уздырылган туйлар.

Соңгы елларда керәшен туйларына игътибар артты. Керәшен җөзен күрсәтә торган алым буларак кулланыла башлады, дияр идем. Төрле фольклор коллективлары туй күренешләрен сәхнәгә алып менде, туйларга керәшенчә йолалар кайтарыла башлады. Керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” фольклор ансамбле дә быелгы сезонында туй күренешен зур сәхнәдә күрсәтте. “Гөргөри кияүләре+” дип исемләнгән театральләштерелгән тамашаны караганнан соң, керәшенчә туй уздырырга теләүчеләр артыр әле дигән өмет уянды. Ә керәшен туйларын бүгенге көн таләпләренә яраклаштырып ничек итеп уздырырга була? Милли йөзебезне бүгенге тормышыбызда нинди йолаларыбыз аша күрсәтә алабыз? Бу хакта керәшеннәрнең туй йолаларын фән буларак өйрәнгән галимә Флера Баязитова һәм заманча керәшен туйларын уздыручы карендәшләребез белән фикер алыштык.

Фән җола саклау ягында

Кешенең үз гомерендә өч туе уза: бәби ашы, өйләнешү, үле ашлары. Һәр халык кеше тормышындагы мөһим вакыйгаларны үзләренең йола, гадәтләренә яраклаштырып уздыра. Керәшен туйларының үзенчәлекләрен һәм аерымлыкларын татарларның башка этник төркемнәре йолалары белән янәшә куеп өйрәнгән Совет һәм Россиянең тел белгече, филология фәннәре докторы, галим Флёра Баязитова үзенең 1992 елда басылып чыккан “Гомернең өч туе” дип исемләнгән китабында язып чыккан иде. Әлеге китап керәшен туйларын бик җентекләп өйрәнгән җыентык. Галимәнең керәшеннәргә багышланган күп кенә фәнни язмалары, хезмәтләре, китаплары бар. “Туй йолаларын фәнни яктан күпме өйрәнсәң дә, өйрәнеп бетерү мөмкин түгел, бу йолалалар – халык иҗаты. Ә халык иҗатын мин төпсез коега тиңләр идем. Ә аларны өйрәнү гомер буена барырга тиеш”, - дигән фикерләре белән бүлеште галим. Флера Баязитова сүзләренчә, туй – барлык халыклар өчен дә иң борынгыдан килгән иң үзенчәлекле, эчтәлекле, иң мөһим вакыйга. Бу көнне ике гаилә традицияләре кушыла, йолалар килеп бәйләнә, матди һәм рухи яктан берләшү мизгеле дә ул. “Туй йолаларында борынгы һәм хәзерге яшәеш кара-каршы очраша. Бүгенге көндә - үзгәрешләр чорында, борынгылыкны саклап, йолаларның иң матурын бүгенге көнгә җайлаштыру да кирәк. Керәшеннәрнең туй йолалары арасында шундый бер бик матуры – кара-каршы җырлашу. Әлеге “уен” бик борынгыдан  бүгенгә кадәр сакланып килгән, киләсе тормышта да яшәргә лаек булган күренеш”, - дип саный керәшеннәрнең диалектын, фольклорын өйрәнгән галимә, филология фәннәре докторы Флера Баязитова.

Оялуданмы, белмәүдәнме?

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Олег Фазылҗанов туй, мәҗлесләр алып баруда зур тәҗрибә туплаган тамада, үзебезчә әйтсәк, аргыш. 90 нчы елларда ук, хәзергедәй тамадалар булмаган дәвердә, “кияү егете” – “свидетель” буларак мәҗлесләрне оештырып йөргән. Аның фикеренчә, бүгенге көндә кешеләргә туйны яки башка бәйрәмнәрне кайсы “йолдыз” алып барганлыгы, кем килеп җырлавы гына кызык, мәҗлеснең эчтәлеге арткы планда кала, шулай миллилек югала. “Керәшен туен йоласына туры китереп уздыру өчен берничә көн кирәк, элек бит туйлар атналар буе узган. Кафе, рестораннарда үткән бәйрәмнәр вакыт ягыннан бик чикле. Шуңа күрә, бүгенге туйларда берәр йолабызны куллану отышлы. Тик шулай да, киләчәктә чын керәшен туен уздыру теләгем бар. Җола кушканча, үзебезчә итеп”, - дип белдерде Олег Фазылҗанов. Аның сүзләренчә, ул берничә тапкыр мәҗлесне керәшенчә генә алып бару теләген белдергән, әмма бәйрәм хуҗаларыннан рөхсәт булмаган. “Оялу да, белмәгәнлек тә бар. 50 яшьләрдәге ата-аналар керәшенчә җолалалар уздыруга бик сирәк риза була, аннан да, яшьрәкләргә миллилек кирәкми, креатив сорыйлар. Тизлек заманы, күп сөйләү дә кирәкми бит хәзер. Ә керәшен туйларында элек һәркемнең үз җыруы булган бит”, - дип, тәҗрибәсе белән бүлеште ул. Олег Фазылҗанов сөйләвенчә, бүгенге көндә керәшен җырына, моңына әле сорау бар: “Кунаклар китеп беткәч, өлкәнрәк буын вәкилләре аерым бер өстәл артына җыелып, авыл көйләрен, үз җырларын җырлап утыра. Туйның бу өлешендә яшьләр бик сирәк катнаша”, - дип сөйләде ул.

Бүгенге туйларның мәгънәсе

Карендәшебез Петр Минеев моннан берничә ел элек уздырган бер туйны искә алды. “Зәй районы Сәрәпәле авылында керәшен туена әзрәк охшаш туй үткәрдем. Кыз ягы чуашлар иде, егет ягы - керәшеннәр. Чуашлар да үзләренең традицияләрен нык саклаучылар. Кызның олы тутасы туйга чын чуаш костюмында килгән, егет ягыннан да милли кием киючеләр бар иде. Бу мәҗлескә керәшен “кәртинкәләре” күп кертелде. Кунаклар керәшен туй җыруларын җырлап, басып, Кода ипиен каршы алдылар. Ахырдан: "Карале, нинди матур йолаларыбыз югалып бара икән", - диештеләр. Аннан соң, миңа керәшен кешеләренең: “Татарча һәм русча форматта уза торган туй кирәк”, - дип сорап килгәннәре бар. Бу вакытта программага керәшен туе элементлары кертергә үзем тәкъдим ясыйм. Мәҗлестә олы түтиләр булса, үзебезнең "ышкып бию"ләрне (хәзер алар гына белә инде бу биюне) биетмичә калмыйм. Керәшен җырчыларының җыруларын җырлатам, - дип сөйләде Петр Минеев.

-           Керәшен туйларының һәр өлеше эчтәлекле, алып баручының, җырларның һәр сүзе мәгънәле булган. Ипи чыгару, килен йөзен ачтыру, бирнә күрсәтү кебек йолаларда элеккедән килгән элементлар сакланып килгән. Хәзерге туйларда мәгънә юк. Уеннар, шаяртулар “билдән түбән”. Туй бәйрәм итә торган гына түгел, ә тәрбия бирә торган мәҗлес булырга тиеш”,- дип саный туйлар алып баручы карендәшебез.

Петр Минеев фикеренчә, бүгенге көндә чын керәшен туен үткәрү мөмкинлеге бетеп бара. Борынгы җырларны белүчеләр көннән-көн кими... Гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз югалып бара. Катнаш гаиләләр дә күбәя. “Мөселманнар, безгә караганда, үз динендәге кеше белән тормыш коруга җаваплырак карый, дип әйтәсем килә.  Әгәр дә яшьләр бүтән беркемдә дә булмаган йолаларыбызны дәвам итәселәре килеп, чын керәшен туе үткәрергә сорап килсәләр, мин рәхәтләнеп тотыначакмын”, – дип сөйләде карендәшебез.

Берләшеп тотыныйк

Керәшеннәрнең танылган димчесе Аграфена Васильева сүзләренчә, соңгы елларда аңа 2-3 туйны гына керәшенчә алып барырга туры килгән.

-           Әүвәлрәк керәшен туйлары атналар буе барган. Хәзер инде 6 сәгатькә яраклаштырып, заманчарак үткәрәбез. Мисал өчен, су юлы күрсәтү йоласын уен итебрәк оештырабыз: кечкенә чиләкләр тоттырып, шартлы рәвештә билгеләнгән чишмәгә барабыз. Банкетларны элекке керәшен туйлары турында кыска гына булса да аңлатмалар бирә-бирә алып барам, - диде ул.

Аграфена Васильева уздырган керәшен туйлары җола кушканча, әти-әнидән бәхиллек алу белән башланып китә. Ипи тешләтү, бал мичкәсе ачтыру, бирнә тапшыру кебек йолалар үтәлә.

- Бик кызганыч, бүгенге көндә керәшенлек югалып бара. Борынгы җолаларны саклап калу өчен берәр чара оештырырга иде. Бу бер генә кеше кулыннан килә торган эш түгел. Барыбыз бергә алынсак, күп нәрсәне саклап кала алачакбыз әле. Шуңа күрә, җолаларны һәм гореф-гадәтләрне җаңартып, халыкка кайтарып бирергә кирәк. Мәдәниятебез һәм сәнгатебез яшәгәндә генә керәшенлекне саклап калып була, - дип фикерләре белән бүлеште Җөри авылы Питрау җыенының “Димче Гөрпи почмагы” хуҗабикәсе Аграфена Васильева.

Танылган димчебез фикеренчә, хәзерге туйлар артык купшыланды, шуңа күрә кайберәүләр туган-тумачаларын гына җыеп өйләнешә башлады. “Шундый туйларда, ничегрәк йоласына туры китерик микән, дип шалтыратып киңәшүчеләр дә бар. Менә бу төр туйларда йолалар кире кайтарыла алачак әле”, - дигән өметләре белән уртаклашты ул.

Кушаматсыз керәшен булмый

Туйлар, мәҗлесләр алып баручы яшь буын вәкиле Евгений Максимов фикеренчә, керәшен туйларында кара-каршы җырлау бүгенге көнгә кадәр сакланып калган. “Мин катнашкан туйларда кыстап җырлаулар әле бар. Шулай ук каз бүлү, бөккән сату, кәләшнең фатасын салдырып, ак яулык бәйләтү, түшәк сату кебек йолалар әлегәчә сакланып калган. Ләкин керәшен туенда иң кызык һәм истә калырдай мизгел – кушаматлар турында сөйләү. Һәр керәшеннең кушаматы бар, шуңа күрә әлеге момент керәшен туена колорит өсти”, - дип сөйләде “керәшен борчагы” Евгений. Алып баручы сүзләренә караганда, туйны керәшен йолалары белән уздырга теләүчеләр сирәк, яшьләр арасында бөтенләй юк дәрәҗәсендә.

Татарстанда танылган vip- алып баручы Айдар Садыков инде 20 еллап туй, мәҗлесләр, төрле чаралар алып бара. “Керәшен туйларын үлеп яратам. Алар телләрен Казан татарларына караганда да яхшырак саклап калган. Безнең туебызны татар телендә генә алып барыгыз, диләр алар һәрвакыт”, - дип белдерде бер интервьюсында. Телебезне җолаларыбыз аша саклау да бик дөрес юл, телебез безгә борынгы әби-бабаларыбыздан килгән кыйммәтле байлык. Тел югалса, халык та бетә дигән сүзләрнең асылын аңласын иде яшь буын.

Туй – гаилә юлының башы. Булачак гаиләгә тәрбия бирә, киләчәктә ничек яшисен күрсәтеп җибәрә торган бер корал. Карендәшләребез, әйдәгез, җолларыбызны, бәйрәмнәребезгә кире кайтарыйк. Керәшен халкы башка милләт вәкилләре арасында моңы, тавышлары, җырлары, бердәмлеге белән данлыклы. Ә керәшен туйларын операга тиңләгәннәр. Тулысы белән керәшенчә узмаса да, җолаларга яраклаштырып уздырырга иде мәҗлесләрне. Үзебезнең алып баручыларыбызны, җырчыларыбызны чакырып, яшьләргә тәрбия бирә торган итеп үтсен иде бәйрәмнәр. Тирә-юньгә дан булсын, керәшенгә чаң булсын!

Фотода: яшь керәшен гаиләсе Анастасия һәм Виталий Измайловлар

 

 

Әлеге темага укыгыз:“Бәрмәнчек” ансамбле Камал сәхнәсендә керәшеннәргә бизнес-идея тәкъдим итте

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: