Туганайлар

Җыраккай җирләрне җакын итеп, Наруш килдек Питрау күрергә

Мамадыш районы Җөри авылы янәшәсендәге Тырлау аланында 14 июль көнне 13нче тапкыр гомумреспублика керәшен фестивале узды. Җөри Питрауы турында белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр. Аны күпләр сагынып, көтеп ала. Аланга җиткәнче үк, очсыз-кырыйсыз булып тезелгән автомобиль рәтләрен күрүгә, бөтен Татарстан халкы бирегә җыелган, ахрысы, дигән уй туа. Россиянең бик күп төбәкләреннән,...

Шыя елгасы аша салынган күперчекне узуга, күзләрне камаштырырлык матурлык дөньясына аяк басасың. Сузылып киткән сәүдә рәтләре, этник стильдәге бүрәнә йортлар, каралты-куралар, төрле атынгыч-таган, батут ише уен җиһазлары урнаштырылган балалар мәйданчыгы, фольклор, эстрада һәм яшьләр өчен дискотека сәхнәләре, кыскасы - ниләр генә юк биредә. Һәр нәрсә уйланылган, һәр буын вәкиленең теләге искә алынган.
Олылар белән беррәттән, мәктәп укучылары да читтә калмаган. Алар керәшен ихатасы тирәсен җеп, тукыма, агач, нарат күркәсе, кипкән үлән ише кул астында булган әйберләрне кулланып иҗат иткән стендлар, чәчәк букетлары, картиналар белән бизәгән. Шушы күпләрне сокландырган күргәзмә урнашкан койма яныннан узып, капка аша керәшен ихатасына керәбез. Монда эләккәч, бер кат югалып калгандай буласың. Буралы кое, җил тегермәне, чиркәү макеты, маллар, кош-кортлар урнаштырылган читән утар да әлеге "авыл"га үзенә күрә бер җанлылык өсти. Биредә гүя вакыт тулы бер гасырга артка чигенгән: Мамадыш, Алабуга, Мәлки, Чиләбе керәшеннәренең тормыш-көнкүрешен чагылдырган музей-йортлар әллә каян үзләренә чакырып, тартып китерә. Чибәркүлләрнең бәйрәм табынында ниләр генә юк: катлама, шишара, кабартма, җиләк пирогы, бавырсак, кытырмыш, хәтта каклаган ит белән әйрәнгә кадәр бар. Ачыгып киткәнсең икән, рәхим итеп, ризыклардан авыз ит, кибеккәнсең икән - әйрән эчеп җибәр. Я булмаса, учагы янып торган ак пичле өйгә рәхим ит - телисең икән, Питрау үләннәре салып ясалган хуш исле чәй, әле генә кайнар табадан төшкән коймак һәм бәрәңге дурычмагы белән сыйлан. Алар янәшәсендә Валентина Максимованың кул эшләре күргәзмәсе. Матур чигешле бистәрләр, төрле төбәк керәшеннәренә караган киемнәргә киендерелгән курчаклар яныннан берәү дә битараф узып китә алмагандыр, дип уйлыйм. Этник киемнең элеккечә, дөрес итеп тегелешенә зур игътибар бирә ул.
Ишек алдының бер почмагында тал чыбыгыннан кәрҗин үрүче, бәйләм бәйләп, чигү чигеп утыручы кул осталары да игътибардан читтә калмадылар. Аларча эшләп карарга, бу эшләрнең серенә төшенергә теләүчеләр дә булмады түгел, булды ул көнне.


Һава торышын әйт әле син, моңа кадәр һәр көн уттай кыздырган кояш, ярар инде, әлсерәтмим үзләрен диде бугай, болыт астына качып йокымсырый бирде. Аның рәхимле булуына сөенгән халык, бәйрәм башланыр вакыт җитүгә, төп мәйданнан урын алырга ашыкты.
Питрауның тантаналы өлеше "Чәчәкле аланда" дип аталган театраль-музыкаль күренеш белән башланып китте. Бәйрәмнең үзәгендә "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле булса, мәйданның төп бизәге - фольклор коллективлар иде. Җөри Питрауының төп кыйммәте, асылы сандык төпләрендә сакланган борынгы керәшен киемнәрен киеп, элекке көйләрне, җыруларны ерак үткәннәрнең кайтавазы итеп янгыратучы шушы коллективларда дип әйтү ялгыш булмастыр.
Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов җыенны сәламләп:
- Менә 13 ел рәттән керәшеннәрнең иң эчтәлекле, иң матур бәйрәмнәренең берсе булган Питрауга җыйналдык. 20 ел элек ул Албай авылында уза башлаган иде. Бу эшне башлап йөрүче Михаил Афанасьевич Никифоровка рәхмәтебез чиксез. Җөри Питрауы Республика фестивале дәрәҗәсенә күтәрелде һәм Россия Федерациясенең күпсанлы халкын берләштерүче, керәшеннәрнең мәдәни мирасын, рухи байлыгын күрсәтүче мөһим чарага әверелде. Питрау елдан-ел зуррак колач ала. Тырлау аланы чын мәгънәсендә керәшеннәрне танып белү, йола һәм традицияләрне яңарту урынына әйләнде, - диде һәм аның төп оештыручысы, Җөри авылында туып үскән Иван Егоровка рәхмәт белдерде.
Питрауның үз флагы, үз гимны бар. Мәртәбәле җырчылар - Георгий Ибушев, Мингол Галиев, Галина Казанцева, Лена Бичарина, Зоя Борисова, Венера Ганиеваларның:
"…Безнең ил уйнар, көлер җир лә,
Безнен ил сандугач сайрар җир…" дип жырлауларына ияреп, халыкара спорт мастеры Сергей Тимофеев һәм 2011 елгы "Керәшен чибәре" Марина Жаркова Питрау флагы күтәрде.

Бәйрәмнең олы кунаклары күп иде. Татарстан премьер-министры урынбасары, сәүдә һәм промышленность министры Равил Зарипов җыенда катнашучыларны котлап, ил-көннәребезнең имин, игеннәребезнең мул булуын теләде һәм Мамадыш районының беренче суд участогы хезмәткәре Раиса Ивановага "Татарстан Республикасының атказанган юристы" дигән мактаулы исем бирелүен белдерде . Аңа, Галиәсгар Камал театры артисты Николай Дунаевка, Мамадыш районы Түбән Шүләңгер авылы башлыгы Елизавета Михайловага хөкүмәт исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Җөри авылында гомер кичерүче үрнәк гаилә - Аграфена һәм Михаил Егоровлар исә, "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек булдылар.


«Ак Барс" Холдинг компаниясенең генераль директоры, Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров:
- Халык 13 санына шикләнеп карый. Әмма ничек кенә юрасалар да, бу магик санның безгә бары уңыш, байлык, иминлек алып килүен телим. Татарстанда, башка халыклар белән беррәттән, керәшеннәргә дә тиешенчә хөрмәт, ихтирам күрсәтелә. Җөри авылында узучы Питрау шуның ачык мисалы, - диде һәм Россия, Татарстан төбәкләреннән килгән кунакларга рәхмәт белдерде. - Әлбәттә, рәхмәтнең иң зурысы авыл һәм шәһәр хезмәтчәннәренә, җитәкчеләргә. Питрау күңел ачып кайтып китү урыны гына түгел, ул - керәшеннәрнең җыены, елга йомгак ясау, яңа көч туплау урыны да. Без монда керәшеннәрнең рухи байлыгын, мирасын бар матурлыгы белән бөтен Татарстанга, Россиягә күрсәтергә тиешбез. Бүген биредә федераль хөкүмәт вәкилләре дә бар, бу - безне хөрмәт итәләр, культурабыз белән кызыксыналар, дигән сүз.
Котлау сүзләре, бүләкләүләр, җыр-биюләр мулдан булган Питрау ачу тантанасыннан соң, бәйрәм берничә мәйданда дәвам итте. Зур концерт сәхнәсе эстрада йолдызлары кулында булса, "авыл" ишегалдындагы тамашачылар фольклор коллективлар һәм үзешчән җырчылар башкаруындагы халык көйләрен тыңлап кинәнде. Шушы ук вакытта фольклор мәйданында берсеннән-берсе матур, оста керәшен кызлары арасыннан быелгы Питрау чибәрен сайлау конкурсы гөрләп барды. Көрәш өчен җан атучылар төп мәйданда булдылар. Монда Республиканың иң көчле, гайрәтле көрәш батырлары бил алышты. Шулай ук армспорт, гер күтәрү, чүлмәк вату, су өстенә күтәртеп ясалган аркылы бүрәнәдә капчык сугышы, кул белән балык тоту, аркан тарту, гер ату, он капчыгы белән йөгерү һәм башка бик күп уеннарда катнашып, күпләр рәхәтләнеп ял итте, көч сынашты, кемдер җиңде, кемдер җиңелде.
Караңгы төшкәч, Питрау учагы кабынды. Очкынланып, биеккә үрләгән учак халыкны үз әйләнәсенә, түгәрәк уенга дәште. Ә әллә каян нур чәчеп торучы лазер нурлары белән балкыган дискотека сәхнәсе яшьләрне заманча ритмга ияреп биергә дәртләндерде.
Менә шулай, быелгы Питрау да искиткеч матур, күркәм узды. Ул чын мәгънәсендә югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Төнге күкне ярып йолдыз яңгырына күмүче фейерверк атканда, мәйдан бердәм "аһ" итте. Кайту юлына чыкканда, инде таң сызыла иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим