Туганайлар

"Җакшы аталарга башлар куштык..."

Тормышка карашыбыз үзгәрде Быелгы җәй Сарман районы Ләке авылында яшәүче ирле-хатынлы Тазовлар өчен онытылмаслык истәлекле булды. Һаман да шул Вероника исемле оныклары сәбәпче барысына. "Шундый матур пар булып инде 53 ел бергә яшисез, истәлеккә бер фотога төшерим әле үзегезне", - дигәч, өлкәннәр каршы килеп тормыйлар. Вероникалары нәрсә кушса, шуны эшлиләр....

Тормышка карашыбыз үзгәрде

Быелгы җәй Сарман районы Ләке авылында яшәүче ирле-хатынлы Тазовлар өчен онытылмаслык истәлекле булды. Һаман да шул Вероника исемле оныклары сәбәпче барысына. "Шундый матур пар булып инде 53 ел бергә яшисез, истәлеккә бер фотога төшерим әле үзегезне", - дигәч, өлкәннәр каршы килеп тормыйлар. Вероникалары нәрсә кушса, шуны эшлиләр. Оныклары шактый интектерә үзләрен: әле туй күлмәге киертә, анысын керәшеннекенә алыштырта. Бабасын да әле тезләндерә, әле әбисенең иңнәренә кулын салдырып, бастырып куя. Әбисенә әле елмаерга куша, ул да түгел, "серьезный" булуын сорый. "Нигә бу чаклы кыландыртасың? " - диюләренә каршы: "Тормышта ничек матур яшисез, истәлек фотогыз да шулай матур чыксын", - дигән була, мут елмаеп. Ә үзенең башында бөтенләй башка уйлар йөргән икән. Әбисе белән бабасының бәхетле елмаюларын бөтен кешегә күрсәтергә теләгән ул. Шуңа күрә өлкәннәр белән фотосессия үткәреп, уңышлы дигәннәрен конкурска җибәргән.

"Семья" номинациясендә сез җиңеп чыктыгыз, бүләкләнү өчен Казанга чакырыласыз, Президентның үзе белән очрашасыз, дигән язу алгач, безгә түгелдер, ялгыш җибәргәннәрдер, дип аптырыйлар. Нинди конкурс, нинди җиңү, без бит бер ярышта да катнашмадык, диләр. Оныклары кайтып серне чишкәч кенә, бу чакыруның, чыннан да, үзләренә булуына ышаналар. Биш меңләп конкурс материалы арасыннан нәкъ менә аларны җиңүче итүләре - бу күп нәрсә турында сөйли инде. Тормышта да шундый күркәм булмасалар, фотода күпме генә тырышсалар да, ясалмалылык күренгән булыр иде. Бер белмәгән жюри комиссиясе нәкъ менә аларны сайлап алган икән, димәк, чыннан да бик матур пар булып яшиләр. Шулай уйлагандыр комиссия дә.

Без дә, үз чиратыбызда, алардан матур яшәүләренең "рецептын" сорарга булдык. Рәхәтләнеп бүлештеләр.

Матур яшәүнең рецепты (Иван Тазов сөйләгәннәр)

Мин 1937 елда туганмын. Безнең буынны "сугыш чоры балалары"дип йөртәләр. Бу исемгә бөтен эчтәлек сыйган. Шуннан үзегез аңлагыз. Беренче тапкыр лабогрейка тагылган атка сигез яшьтә утырдым. Буем җитмәгәч, "шефым"- үземнән берничә яшькә зуррак Кондратьев Николай мине ат өстенә күтәреп утырта торган иде. Таң белән үк торып эш башлыйбыз. Ат өстендә селкенеп барганда, үтереп йокы килә. Йоклап китеп, ничек лабогрейка ургычына егылып төшелмәгән, дип аптырыйм хәзер. Өйдә без ике бала, әтине сугышка озатканда, сеңелем Тамара әле туып кына калган иде. Әнине бөтенләй күрмибез - ул колхоз эшендә. Тормышны алып барырга кирәк. Кыш көне, ат җигеп, урманга коры-сары утынга барам. Бот төбеннән кар җырып, ботак җыясың. Чана чалулап китеп, йөгең берничә урында бөтенләй ишелеп төшә. Тагын-тагын төйисең. Кайтканда, тешләр тешкә тиеп, шыкы-шыкы килә. 12-13 яшьлек дип тормыйлар, чирлисең килмәсә, мә, эч, дип, бер стакан самогон салып бирәләр. Чыннан да, салкын тиеп егылудан шул коткарып калгандыр ул чакта. Шулай бик иртә ир-ат булып өлгердек.

Бабамнан куас тәпәннәре ясарга өйрәндем. Бер тәпән егерме биш тәңкә тора. Дүртне ясагач, аларны Петровка базарына алып барып сатабыз. Шулай гармун алырлык акча эшләдем. Керәшеннәргә Ипеева буларак билгеле булган Райчка Дмитриевнаның әтисе (миңа җизни кеше) гармунда уйнарга өйрәтте. Бу - яшьтәшләремә караганда мине тагын бер башка күтәрде. Гармунчының маркасы югары йөри - сиңа ошаган кыз - ул инде синеке, башкаларның синнән узып, ул кызны озатырга "правалары" юк.

Тракторист-комбайнер буласым килә, дигәч, Чаллыга укырга җибәрделәр. Практика үтәргә бер урыс авылына кайттым. Эшләүчеләре гел юк, я берсендә туй, я туган көн, дигәндәй, көн дә бәйрәм үткәрәләр. Председательләре, минем эшкә теләк барлыкны күреп, син, егет, бернигә карамыйча, эшлә генә, хезмәт хакы белән "обижать итмәбез", диде. Шулай дип торганда, нигә тырышмаска? Бер җәйдә, председатель әйтмешли, "министр окладын" алып киттем. Бу акчаларның күп өлеше училище чутына күчсә дә, үземә шоферлыкка түләргә дә җитте әле. Инде күз алдына китерегез: нинди "кәттә" җегет булып җитештем. "Мин-минлек" чамадан артып, бөтен тамырларыма таралды. Ул елларда чак "бозылып" китмәдем. Ярый әле юлымда Ольга тутагыз очрады. Сабырларның сабыры, уңганнарның уңганы булып чыкты ул. Минем "кыйссаларым" белән азмы-күпме таныш булгангадыр инде, Ольганың әнисе - минем булачак әби кызын миңа бирергә теләмәгән иде. Булачак бабай белән алдан "дипломатик сөйләшүләр" алып барылганлык кына коткарып калды. Вакытлар үткәч, әби белән сөйләшеп утырганда, миңа кызыңны бирергә теләмәгән идең, дип, үпкәмне искә төшерә идем. Ә ул: "Башың "түшәмгә тигән" чак иде бит, кызымны санламассың, дип курыктым. Рәхмәт, кияү, шикләремне тараттың, яхшы кеше булып чыктың," - ди торган иде.

Ольга Алабуга ветеринария училищесын бетереп кайтып, авылда эшли башлаган иде. Өйләнешкәч тә, күрше авылда "ящур" чире чыгып, аны шунда алып киттеләр. Бер ай буена авылга кеше кертми, аннан да чыгармыйча яшәттеләр. Яшь хатыным белән күрешә алмый интектем. Якын кешеңнән аерылуның нинди яман булуын беренче тапкыр шул чакта тойдым. Гомерлеккә нәтиҗә дә ясап куйдым: нинди генә авырлыклар туса да, бер-береңә терәк булып яшәгәндә җиңәргә була. Шушы кагыйдәдән чыкмаска тырышып яшәдек.

Өч бала үстердек. Аларны да бергә бер сүздә булып тәрбияләдек. Үзләрен генә шәһәргә чыгарып җибәрүдән куркып, алар белән үзебез дә Түбән Кама шәһәренә күченеп килдек. Аларга квартир кирәк дип, пенсиягә чыккач, яңадан Ләкебезгә кайттык.

Инде җитмешне узган кешегә тормышта әллә ни кирәк түгел, балалар, оныклар исән-сау булып, үз көннәрен үзләре күрсәләр - шул җитә. Моңарчы шулай уйлый идек. Ә менә быелгы җәй тормышка башкачарак карарга өйрәтте. Өлкәнәйгән көндә дә кешегә ниндидер бер стимул, ниндидер бер этәргеч кирәк икән. Шатлыклар белән бүлешәсе, башкалар белән аралашасы, тәҗрибә уртаклашасы килә. Авылыбызда эшләп килүче "Игәнә" ансамбленә йөри башладык. 56 елдан бирле күрешмәгән служак дустымны эзләп таптым. Боларның барысы да - күңел соравы, теләве буенча эшләнде.

Гап-гади бер семьяга Президент кадәр Президентның шулай игътибар бирүе дә күңелне нык үстереп җибәрде. Булганына шөкер, дип, кул кушырып кына утырасы килми, ниндидер бер яхшылык эшлисе килә. Казаннан менә шундый уйлар белән кайттык. Үзебезнең яшьтәшләребезгә, пенсия яшенә җитүчеләргә дә шуны җиткерәсе килә: гомернең һәр чорында тормышны үзең теләгәнчә башларга, ямьләндерергә була. Рәхмәт оныгыбызга, безгә шуны аңларга ярдәм итте ул.

Язып алды Мария Мартынова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: