Туганайлар

Җәрминкәдә без дә булдык

Заманында тирә-якта дан тоткан Алабуга ярминкәсе кабат үз статусын кайтарды дисәк тә була, чөнки әле дүртенче тапкыр гына уздырылса да, кемнәр генә килмәгән дә, кайлардан гына һөнәрчеләр җыелмаган монда.

Алабуга төбәге күпмилләтле, биредә дә һәр халык үзенең иң үзенчәлекле ягын күрсәтергә тырыша. Иркен Тойма буе һәркемне дә сыйдырган. Без инде үзебезнекеләрне - керәшеннәрне эзләп төштек. Милли ихаталар арасында шүрнәклеләрне очраттык. Быелгы керәшен ихатасының хуҗалары алар иде. Матур итеп җыештырылган өй, көйләнгән өстәлләр сыйдан сыгылып тора. Өй янында - борынгы ярма яргыч, арыш көлтәләре, чабагач. Теләгән кешеләргә ярма ярып күрсәтәләр. Ерак та түгел - бал сатучылар. Шул чакта - эх, керәшеннәр арасында да умартачылар күп бит, нишләп килмәделәр икән, дип уйлап куйдык. Һөнәрчеләр рәтендә дә керәшеннәр күренмәде. Югыйсә, Алабуга, Менделеев районында оста чигүчеләр булганын беләбез. Чабата үрүче мари осталарын күргәч, Мамадышта да чабата үрә белүчеләр бар икәне искә төште. Ни кызганыч, безнең осталар мондый фестивальләрдән, ярминкәләрдән читтә калалар, алай гына да түгел, Питрау, Тройсын кебек җыеннарда да һөнәрчеләр катнашмый, алар бөтенләй программага кертелми. Ел саен җыеннарда "кыйбатлы" җырчыларга акча бүлгәндә, һөнәрчеләрне дә искә алсак, киләчәк буынга милли мирасны дәвам итәргә этәргеч булыр иде. Замананың кытай товары халыкны шул дәрәҗәдә зәвыксызландырды, ул инде чын иҗатны аңламый башлады. Шуңа күрә халык һөнәрчеләренең иҗат җимешләре бәяләнми, аларга бушлай булса гына кызыгалар. Әллә ни ерак китмим, үзем дә шактый еллар чиккән бистәрләр белән төрле күргәзмәләрдә, фестивальләрдә йөрдем. Хәзер туктадым, ник дисәң, беренчедән, катнашу түләүле, икенчедән, товар бушка өләшсәң генә тарала, өченчедән, әйберләр таушала, пычрана, чөнки стендлар, палаткалар бик тузанлы була. Инде тагын транспорт проблемасы. Ярый ла, мине һәрчак ирем йөртте. Ә мөмкинлеге булмаганнар нишләргә тиеш? Бу исәптән, Алабугада Спас ярминкәсен оештыручылар проблеманы күпмедер дәрәҗәдә уңай хәл иткәннәр. Тирә-юнь шәһәр, район осталарын бергә туплап алып килгәннәр. Осталар үзләре килә алмаган очракта да, эшләрен җибәрү мөмкинлеге чыккан. Бу тәҗрибәне Питрау җыеннары өчен дә кабул итеп була бит. Күпмедер дәрәҗәдә зәйлеләр Кашка тау җыенында һөнәрчеләрен күрсәтәләр дә, әмма әлегә тиешле дәрәҗәдә түгел.

Кабат Спас ярминкәсенә кайтыйк әле. Алабуга һәм Менделеев төбәкләрендә керәшеннәр шактый. Спас ярминкәсе үзләрен дә, һөнәрләрен дә күрсәтергә Ходай биргән мөмкинлек бит. Бары тик тиешенчә оештырасы гына. Мамадыш һәм Зәй үзенең Питрау җыеннары, Казан "Туым җондызы" фестивале белән танылса, бу төбәк керәшеннәренең "бренд"ы Спас ярминкәсе булыр иде. Моңа бөтен мөмкинлекләр бар. Алабугада, Шүрнәктә, Иске Гришкинода шәп музейлар, ничә фольклор ансамбле бар, ә оста һөнәрчеләрен барлыйсы гына кала...

Меңләгән кеше җыелган Спас ярминкәсендә "Ак каз" керәшен ансамбленең чыгышлары, шүрнәклеләрнең керәшен ихатасын күрсәтүләре, бөтенләй үк өметсез түгел икәнебезне күрсәтеп, әле киләчәктә үзебезне тагын да ныграк ачарбыз, дигән өмет калдырды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: