Туганайлар

Олы көн – Пасха бәйрәме

"Олы көн" сценариесен Түбән Кама шәһәреннән җибәрделәр. Аның авторы - Анна Бутяева. Сценарийны балалар бакчаларында, атнакөн мәктәпләрендә кулланырга була.

Максат: Керәшен бәйрәмнәренә карата кызыксыну уяту, әби-бабайлардан калган моңнарны, йолаларны, гореф-гадәтләрне яңарту.

Җиһазлау: Сәхнәдә керә-шен өе күренешен күрсәтү, төрле төсләргә буялган йомыркалардан күргәзмә, киндер тукымадан тегелгән күлмәк, сүрәкә, «Керәшенем - асыл бизәгем» дип исемләнгән кул эшләре күргәзмәсе.
Алып баручы.
- Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар, балалар. Бүген безнең керәшен халкының иң изге бәйрәмнә-ренең берсе - Олы көн - Пасха бәйрәме. Шул уңайдан барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз, һәрберегезгә арулык-исәнлек, тынычлык, иминлек, бәхет телибез.
Нинди көн соң ул Пасха?
7 январь Рождество (авыз ачу) көнне Иисус Христос туганнан соң, 19 январьда чумылдырыла һәм 33 яшендә, явыз җаннар тарафыннан тотылып, тере көенчә Качка кадаклана. Шуннан соң бар дөньяны гаҗәпкә калдырып, ул яңадан терелеп, аякка баса һәм бу көн - Олы көн дип атала.
Пасха бәйрәме язгы көн-төн тигезләнүгә, һавадагы айның торышына карап, һәр елны төрлечә - 4 апрельдән 8 май араларындагы атна көнгә туры килә. Христиан дөньясында Христос терелеп тору көне бик зурлап уздырыла. Православие дине өйрәтүләре буенча, Иисус үз ирке белән үзенә газап һәм җәфалы үлем алып, шуның белән кешеләрнең җазыкларын үзе җолып ала. Олы көнгә каршы төн бөтенләй үзгә, серле, язгы төннәрнең берсе. Ул төнне берәү дә йокламаска тиеш, чөнки бу төнне бәхет өләшәләр, ә йокласаң, өлешсез каласың, дигән сүз.
Бәйрәмгә кадәр олылар 7 ат-на ураза тота. Элек ураза тотудан бала-чага да читтә калмаган. Бу вакыт эчендә ураза тотучылар төрле үсемлекләрдән әзерләнгән ризыклар белән генә тукланырга тиешле. Олы ураза вакытында кеше сөйләү, җазыклы эшләр башкару тые-ла. Пасхага хәтле өч атна элек өй юыла, йорт тирәләре тазартыла. Олы көнгә каршы кичтә, мунча кереп чыккач, күпләп күкәй маныла. Хуҗа хатыннар иртәнгә кадәр тәм-том өлгертә, әче һәм төчегә басылган камырлардан күмәч, пилмән, шишара һәм башкаларны пешерә.
Изгеләр китабында бәйрәм көнне менә мондый сүзләр әйтергә кушылган:
«Бүген Христос терелеп торган көнне, бәйрәм итеп җактырылышыйк та, эй туганнар диешеп, бер-беребезне кочаклашыйк; безне күралмый торганнарны да, Христосның терелеп торуы хакына, барын да кичерик; аннары дәшеп, болай әйтик:
- Христос үлгәннән терелеп торган, үлгәннеге белән үлемнең кыуатын бетергән, үлгән кешеләргә дә тереклек биргән».
Авылларыбызда бүген Олы көн бәйрәме ничек үтә икән? Әйдәгез, балалар чыгышын карыйк.
Сәхнә йорт эче рәвешендә бизәлгән. Балалар йорттан-йортка кереп күкәй җыеп йөриләр. Балалар сөйләшә:
- Әйдәгез, Марҗый тү-тиләргә керәбез. Аларның йомыркалары матур була.
(Ишек шакыйлар, балалар керә).
1 малай.

Кодый-кодый ак тавык,
Мая сала карт тавык.
Марҗый түти өйдәме,
Бер йомырка бирәме?
(Керәләр).
Балалар: Христос терелеп торган.
Марҗый түти. Чынлап терелеп торган, әйдәгез, балалар, керегез, әйдәгез. Менә монда мендәргә утырып башта черләгез әле, аннары күкәй бирермен (1 малай мендәргә утырып черли). Аяк-кулларыгыз җиңел булсын, җыл буе яхшылыклар гына булсын. (Күкәй бирә).
1 кыз. Җәй көне тавыкларыгыз утырсын,
Күп итеп чеби чыгарсын.
1 малай. Чип-чип чибарук,
Йомыркасы югарук.
Ак тавык, күк тавык,
Ходай бирсен күп тавык.
(Балалар рәхмәт әйтеп чыгалар).
Балалар. Бу урамга кадәр килгәч, Начтый түтиләргә дә кереп чыгыйк инде. (Керәләр).
Балалар. Христос терелеп торган.
Начтый түти. Чынлап терелеп торган. И-и балалар, сез озак йоклагансыз инде, безгә беренче булып керә алмадыгыз. Ярар, зыян юк, күкәем күп әле, Алла боерса, бар балаларга да җитә.
(Күкәйгә кереп китә дә, озак кына чыкмый тора).
1 кыз. Әй, Начтый түтәй,
Җәтрәк бир күкәй.
Безгә бирсәң бер күкәй,
Тавыгың салыр йөз күкәй.
Начтый түти. Менә, менә, балалар.
(Төрле төскә буялган күкәй тутырган кәрзин күтәреп чыга һәм балаларга өләшә).
Балалар. Рәхмәт, Начтый түти.
1 малай. Чип-чип, чибарук,
Йомыркасы югарук.
Ак тавык, күк тавык,
Ходай бирсен күп тавык. (Балалар чыгып китәләр, пәрдә ябыла).
Пәрдә ачылганда, балалар йомырка җыеп туктаганнар, уенга барырга әзерләнәләр. Аланлыкка төшәләр, «йомырка уены», «йомырка ату уены» һәм «җәза бирешү» уеннары уйныйлар.
Беренче җәза Альбинага эләгә. Ул үзенең яраткан җырын башкара. Икенче җәза Людмилага чыга. Бию башкара. Җәзаларның өченчесе Риммага эләгә. Ул Анастасия Усачеваның «Олы көн» шигырен сөйли.

Яр Чаллының Олы көнендә бала черләтү

Олы көн
Табигать уянган чакта,
Кышкы тунын салганда,
Язгы бәйрәм - Пасха көне
Җитә бозлар акканда.
Олы көнгә каршы төндә
Пешә тәмле ризыклар.
Күкәй буйый матур кызлар,
Бу төнне соң кем йоклар?
Таң атып, эңгер-меңгердә
Чыр-чу килә балалар.
Ал, кызыл йомыркаларны
Һәрбер йортта алалар.
Кичен яшьләр җыелалар
Түгәрәк уеннарга.
Күчсен безнең матур бәйрәм
Киләчәк буыннарга.
1 малай. Мин дә бер шигырь сөйләп китәм. Мин аны үзем яздым.

Шатландырам әбине
Олы көн ул - зур бәйрәм,
Җирнең уянган мәле.
Күп итеп күкәй җыярга
Авылга кайттым әле.
Туфли киеп кайтсам да,
Сапогига алыштым.
Сазлы юлдан барганда,
Башкалардан калыштым.
Авыл балалары исә -
Барына өлгерәләр,
Мин бишкә җитешкәндә,
Унлап өйгә керәләр.
"Черләү"не дә беләләр,
Такмагын да әйтәләр.
"Шәһәрләр" оешканчы,
Әллә кая җитәләр.
Күкәй янчыклары да

Аларның бик тиз тула.
Безнекендә күберәк -
Кәнфит-перәнник була.
Моннан ары авылда
Яшисем килә минем.
Авыл балалары күк,
Барын белергә телим.
Ризалатам әнине,
Ризалатам әтине.
Бөтенләйгә кайттык, дип,
Шатландырам әбине.
1 кыз. Әйдәгез, таралышыйк, караңгы төшеп килә бит. Хәзер монда уенга олылар киләчәк. Яшеренеп кенә, уен карарга килербез.
(Балалар кереп китә).
Алып баручы.
Гореф-гадәт, йолалардан
Ярамый шул качарга.
Бүгенгедәй, һәрчак шулай,
Кирәк күңел ачарга.
Онытылмасын бәйрәм-нәребез, онытылмасын йолаларыбыз, югалмасын кавемебез!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим