Туганайлар

Нардуганый югалган

(Әкият) Кундырат бабай оныгы Кәтернәгә әкият сөйләргә ярата. Аның сихри әкиятләрен тыңлап, кечкенә кыз йоклап китә. Һәр кич шулай бабай белән онык төрле патшалыкларда йөриләр, диңгезләр кичәләр. Бүген Кәтернә бабасын: "Нардуганый әби турында сөйлә әле", - дип аптыратты. Кундырат бабай оныгын ялындырмый. Тиз генә шул әкиятне исенә төшерде дә, сөйләп...

(Әкият)

Кундырат бабай оныгы Кәтернәгә әкият сөйләргә ярата. Аның сихри әкиятләрен тыңлап, кечкенә кыз йоклап китә. Һәр кич шулай бабай белән онык төрле патшалыкларда йөриләр, диңгезләр кичәләр. Бүген Кәтернә бабасын: "Нардуганый әби турында сөйлә әле", - дип аптыратты. Кундырат бабай оныгын ялындырмый. Тиз генә шул әкиятне исенә төшерде дә, сөйләп тә китте.

Борын-борын заманда, Кыш бабай да, Кар кызы да булмаганда, яшәгәннәр, ди, Нардуган бабай белән Нардуганый әби. Ул вакытта, Яңа ел дигән бәйрәм дә юк чакта, керәшеннәр ел башлануны "Нардуган" дип атап йөрткәннәр. Бу декабрьнең 25 еннән 26 сына каршы төндә бәйрәм ителгән. Көн озыная, бер атна югалып торган Кояш та яңадан күктә күренә башлаган вакыт була ул. Шуңа күрә бәйрәмне дә "нар" - "кояш", "дуган" - "туган көн" дип атаганнар. Хәзер безнеңчә, Яңа ел бәйрәме була инде ул. Чөнки икенче ел башлануны шул көннән санаганнар.

Нардуганны керәшеннәр 12 көн буена бәйрәм иткәннәр. Алар ашап-эчеп өйдә генә утырмаганнар. Төрлечә күңел ача да белгәннәр. Ə иң кызыклысы Нардуган йөрү саналган. Шуңа күрә, бу бәйрәмнең кадерле кешеләре, төп геройлары булып Нардуган бабай белән Нардуганый әби торган. Алар барлык керәшен авылларында да булганнар. Башта барлык нардуганчыларны үз өйләренә җыеп, кемнең нинди роль башкарасын әйтеп, аларга төрле хайван, кош битлекләре кидереп, үзләре белән ияртеп, авыл буенча һәрбер өйгә кереп, саулык, бәхет теләгәннәр, биеп, җырлап күңел ачканнар. Аларның икесен дә халык бик яраткан. Бабай белән әби җор телләре, тәмле сүзләре белән кеше күңелен яулый белгәннәр. Шулай да, алар белән начар хәлләр дә булгалаган.

Һәр елның хуҗасы итеп хайван, җәнлек, яисә кош билгеләнгән. Алар 12 булганнар. Ел саен берсеннән икенчесенә патшалыкны тапшырып килеп, 12 елдан соң яңадан тәхеткә утырганнар. Нардуган бабай шул чират тәртибе төгәл саклануны күзәтеп торучы итеп билгеләнгән. Кайбер хайваннар, вакыты бетсә дә, патшалыкны яңа хуҗага тапшырырга ашыкмаган. Бөтен Җир шарында патшалык итүдән кемнең китәсе килсен?

Җир шарына елан хуҗа булган бер елда кешеләр канатлы атның тизрәк килүен зарыгып көтә башлаганнар. Чөнки елан елында һаман корылык, бәла-казалар, фаҗигалар күп була икән. Ə ат елында иген уңышы күп, яшелчәләр яхшы үсә, кешеләргә эш күп була. Тик еланның гына тәхеттән төшәсе килми икән. Ул ничек тә хәйлә корырга булган. Шушы мәкерле уен томышка ашыру нияте белән шуышып Нардуган бабай янына киткән.

- Арумысыз, әйбәт кенә җәшәп җатасызмы, Нардуган бабай, - дип ысылдап кергән елан.

- Ару гына җатабыз әле, - дигән бабай.

- Мин Сезнең җанга зур җомыш белән килдем, Нардуган бабай.

- Я әйт җомышыңны, җакшы булса үтәрмен, җаман ният белән җөрсәң, өйдән генә түгел, илдән куармын.

- Сез миңа киләсе җылда да бөтен җиргә хуҗа булып калырга, анда патшалык итәргә җәрдәм итегез. Мин Сезне буш итмәм. Үземнең елан солдатларымны җибәреп, гүрничә салдырып куярмын. Мал-туарың артыр. Җыл буе рәхәттә генә җәшәрсең.

- Нәрсә сөйлисең син? Гомердән-гомергә күчеп килгән җоланы бозарга беркемнең дә хакы юк. Мин кешеләрне яңа елга кертергә, шул уңайдан Нардуган бәйрәме оештырырга җаваплы кеше. Син миңа халыкка хыянәт итәргә кушасың. Мин бернинди байлыкка да кызыкмыйм, җирләрне, илләрне сатмыйм, кешеләргә җиңеллек килсен дип тырышам. Халык мине тау итә, зурлап кына тора. Минем өчен иң зур байлык шул. Бары халык каргышы гына төшмәсен. Бар, кит янымнан, күземнән югал, - дип, ачуланып, бабай еланны өеннән куып чыгарган.

- Күрсәтермен әле мин сиңа. Үзең яныма елап, ялварып килерсең, - дип ысылдаган елан.

Икенче көнне йокыдан уянгач, Нардуган бабай карчыгы Нардуганыйның өйдә булмавын сизеп алган. Иртүк кая китте икән, дип аптырашта калган ул. Шуннан соң, авыл буйлап әбине эзләп киткән. Əмма бер генә кеше дә аны күрмәгән, кайда икәнлеген белми булып чыккан. Бабай нишләргә белми аптыраган.

- Быел кем нардуганчыларны табагач кагып, самовар морҗасына пычак ышкып биетер? Ул гына өлкәннәр дә, җәшьләр дә, хәтта балалар да бии алырлык итеп уйный белә бит. Аннан башка ничек бәйрәм башларга? Канатлы атны кем белән тәхеткә утыртырмын? - дип, бабай кайгырган да кайгырган...

...Нардуганый әби, иртән уянып киткәчтен, үзенең ят җирдә булуын аңлап, аптырап калган. Үзенең ничек итеп шундый затлы өйгә эләгүен аңламаган. Ишек төбендә елан- солдатның сакта торуын күргәч кенә, ел хуҗасының мәкерле эше булуына төшенгән. Əмма берни дә эшли алмаган. Чөнки солдатлар беркая да чыгармаганнар.

Чынлыкта исә эш болай булган. Төнлә, бабай белән әби йоклаганда, кара елан нигез астын казып өйгә керә. Толыпка төреп, әбине чанага сала да, үз өенә алып китә. Каты йоклаган вакытлары булганга, әби белән бабай елан йөргәнне тоймыйлар. Өйдәге матур, зиннәтле әйберләрне күргәч, әбинең исе китә. Ул бу өйдә ел саен, яңа хуҗаны тәхеткә утыртканда була бит. Тик беркайчан да мондый байлыкны күргәне юк. Менә шунда Нардуганый әби еланның ел буе кешеләрне талап, үзенә байлык туплап ятканын аңлап ала. Ничек тә моны фаш итәргә кирәк, болай калдырырга ярамый, дип уйлый ул. Əмма беркая да бара алмый шул. "Хәзер нишлим инде? Картым үзе генә бәйрәмне ничек үткәрер икән?" - дип елый-елый кайгырган әби. Шул вакытта елан патша үзе кереп, аңа болай дигән:

- Кайгырма, Нардуганый әби, тиздән картың да монда килер. Менә мин дөнҗага җыланнар гына хуҗа булуы турында Указ чыгарырмын. Шулай итеп, мәңгегә бергә булып, рәхәттә генә җәшәрбез.

- Син үзең генә байлыкта коенырга җыенасың, халык турында уйламыйсың. Ə без бабай белән кешеләр турында кайгыртабыз. Шуңа күрә, алар алдында дәрәҗәбез дә зур. Байлык өстенә байлык туплап, күпме җазыкка батканыңны үзең дә белмисең. Сине Тәңре күккә кабул итмәс, монда янып бетәрсең, - дип, әби еланны ачуланган.

- Мин бүген рәхәттә җәшим. Шул җиткән. Син дә минеке булдың. Дөнҗа да минеке булачак.

- Нәфесеңне тый. Дөнҗаны куып җитә алмассың. Без монда кунак кына. Бер генә җан иясе дә мәңгегә килмәгән. Шулай, елан белән тарткалашканда, Нардуганый әбинең югалуы турындагы хәбәр бөтен дөньяга таралып өлгергән. Хәтта хайваннар, җәнлекләр, кошлар дөньясы да аптырашта калган. Барысы да әбине кызганганнар. Нардуган бабай моның еланның мәкерле эше икәнен аңлап ала. Бар халыкка хәбәр сала. Тизрәк Тулпарны дәшә. Əбине коткарырга ярдәм итүне сорый. Шуннан соң барлык батыр ирләр елан өенә китәләр. Аларга барча хайваннар, җәнлекләр, кошлар да кушылалар. Елан патша өен чорнап алгач, барысы бергә: "Нардуганый әбине чыгар. Югыйсә, тәхетеңнән хәзер үк төшерәбез", - дип кычкыралар.

Елан куркуга төшә, өе янындагылар таләбен үтәми булдыра алмый. Нардуганый әбине чыгарырга боерык би рергә мәҗбүр була. Тулпар әбине өенә кайтарып куя.

Ул елда Нардуган бәйрәме вакытында башланып киткән. Бәйрәмчеләр, Нардуган бабай өенә җыелып, үзләрен танытмаслык итеп киенгәннәр. Аннан соң урам буйлап җырлап йөргәннәр:

Аргы якның курмысы,

Бирге якка күренә кырпысы.

Уйныек, җырлыек, биик, көлик,

Шулай Нардуганның пурмысы.

12 көн буе, җоласына китереп, уеннар уйнаганнар: йөзек салганнар, Нардуган коймагы пешергәннәр, бәхет сынап, күрәзә кылганнар. Өй саен кереп, кешеләргә яхшы теләкләр теләгәннәр. Ə ел беткәндә, еланнар кавеме җыенга җыелган. Анда моннан соң кара елан токымына идарә итүне бирмәскә, дигән карар кабул иткәннәр. Алар кешеләргә күп зыян сала икән. Шулай итеп, мәңге яшәргә, патшалык итәргә омтылган кара елан, тәхетсез калып, сукбайлыкта көн күргән. Тулпар, үз вакытында килеп, үз вакытында киткән. Шуңа күрә аны халык гел яратып каршылый.

- Мин дә яшь вакытта Нардуган йөрдем. Анда мине аю иттеләр. Урам буйлап биетеп йөрттеләр, - дип бетерде әкиятен Кундырат бабай.

Михаил АПУШЕВ

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: