Туганайлар

МАЙ ЧАБУ

Егерменче февральдән Май чабу атнасына кердек. Русларда аны Масленица дип атыйлар. Май чабу атнасында керәшеннәр, өйдән-өйгә кереп, бәйрәм тәбикмәге белән сыйланганнар. Уңган киленнәр пешергән тәбикмәкләрнең чит-читләре түгәрәк булып, алар кояшны хәтерләткән. Май чабу бәйрәме бик борынгыдан килә.

Аны Русьта православие дине кабул ителгәнче үк билгеләп үткәннәр. Ул табигать көчләренә, ел вакытларына табыну, аларның күңелен күрергә тырышу белән бәйле булган. Май чабу атнасының һәр көне исемләп бүленгән. Атна башы (дүшәмбе) - "Очрашулар", буш көн (сишәмбе) - "Уеннар", кан көн (чәршәмбе) - "Сыйлану", атна кич, кече атна (пәнҗешәмбе) - "Уен-көлке", татар атнасы (җомга) - "Әби коймагы", атна арты (шимбә) - "Печкәчәмдә кунакта", атна көн (якшәмбе) - "Кичерешү", " Пручти кич" дип йөртелгән. Керәшеннәрдә төп бәйрәм, уен-көлке кече атнадан башланган. Яшь киленнәрнең чиккән бистәрләре, яулыклары белән бизәлгән атларда "кәтәйсә" иткәннәр. Су буенда яшьләр төне буе чуман әйләнгән. Көз көне өйләнешкән яшь парларны кыяматлыклары кунакка алган. Яшьләр кеше арасына беренче тапкыр бергәләп чыкканнар. Пручти көнне бөтен кеше бер-береннән кичерү сораган. Дүшәмбедән Олы ураза башланган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: