Туганайлар

Кряшеннярнен кышкы бяйрямняре ничек узгарылган?

Галим, фольклорчы Геннадий Макаров халкыбызның кышкы бәйрәмнәрен барлады

Иисус Христос Тыуган кӧнӧ (Рождество, Раштуа). Жакты кӧннярнен беренче бяйряме: Ходай Алланын, Коткарыучы Иисус Христоснын Тыуган) кӧнӧ. Бяйряменен алгы кӧнӧннян башлаб, ауыл балалары ӓм жяшляре Иисус Христоснын Туган кӧнӧня багышланган славут жырыуларын 7 январьдан 18 январьга кадяр башкаралар, ӧй сайын жырлаб жӧрӧйляр. Жырыулар башкарган ӧчӧн аларга татлы ризыклар ӓм бюлякляр биряляр. Шул ук жырыу-бяетлярне ӧйдя ӓм чиркяӱгя бяйрям келяӱеня барырга ӓзерлянгяндя дя, чиркяӱгя барганда да башкаралар. 
Иске жола буйынча, жыл тяӱлеге Бӧйӧк Василий кичясе белян беткян ӓм Бӧйӧк Василий кӧнӧ белян башланган (14 январь). Калыкта жаҥа жылны «Василий кӧнӧ» диб жӧрткянняр. Бу кӧнгя аталыб багышланган тропарлар ӓм ден сюжетларына королган жырыулар башкарганнар. Жырыулар арасында чиркяӱляр тӧзӧӱгя, Каппадокиядя Кесария каласында архиепископ булган жактылаучы (просветитель) Бӧйӧк Василийны ололауга багышланган жырыулар зур урын алыб торган. Василий кӧнӧндя бер боронго жола булган: тӧш багыты алдыннан балалар, жяшляр ауыл урамнары буйынча жӧргянняр, ӓрбер ӧйнӧн тярязяляре алдында ашлык чячкян кеӱек итеб бӧртӧкляр сибкянняр ӓм славут жырыу-такмакларын башкарганнар. 
Нардуган ул Раштуа ӓм Жаҥа жыл бяйряме багытында узгарыла. Аны урысча Святки диляр (кышкы изгелекле кӧнняр). Нардуган ул чыгышы буйынча игенчеляр календарынын иҥ кюренеклесе – кояшнын кышкы тороуыннан суҥ жакты кӧнняр жаҥадан озоная башлаган кӧнӧ. Нардуган (сяӱмят кӧнняре) икегя бюленгянен искяртеӱ киряктер: «изге кичяляр» (7 январьдан 14 январьга кадяр) ӓм «куркыч кичяляр» (14 январьдан 18 январьга кадяр). Аларны святитель (жактылаучы Василий кӧнӧ айырыб тора (14 январь). 
«Куркыч кичяляр» атамасы, кюрясеҥ, бик озон тӧннярдя усал кӧчляр которонганы турында булган кюзаллаулар белян бяйле. Бу кӧннярнен кичлярендя урманга, зиратка, иске ригаларга ӓм башка шундый урыннарга барырга курыкканнар. 
Алда ӓйтеб киткянчя, кышкы изгелекле кӧнняр 7 январьда, Раштуа кӧнӧ алды кичендя («сӧчӧк буткасы» кичендя – сочельникта. Сочельник ул киндер сыгылмасы салынган ботка) – бу атама белян туым уразасынын суҥгы кӧнӧн атаганнар. Гадят буйынча бу кӧннӧ жола – ашы киндер орлогон тӧйӧб, аннан сыгып алынган май (русча «сочиво») белян пешерелгән буш (итсез) бутка булган. Бу кӧн ӧй борончо славут жырыулары ӓйтеӱляр белян башланган. Ул жырыуларда ӧй хужалары макталган, байлык, иген уҥыу, саулык, мал-тыуарлар кюб булыуны теляб, арыу телякле славут такмаклары ӓйтелгян. Хужалар жырчыларны камыр ризыклары, баллы тӧш белян сыйлаганнар, уак акчалар биргянняр. Ӓгяр дя хужалар сараннансалар, аларга хурлау такмаклары да башкарганнар. 
Хужалардан жыйылган ризыкларны жырчылар чигеӱле жанчыкларга салганнар ӓм суҥыннан аларны бергя утырыб ашаганнар. Мындый гадят ӓм мыҥа ошаулы атама кюб калыкларда киҥ таралган. Кояшнын кышкы тороуы бер жыл ӓйлянясен килясесеннян айырыб тора. Жыл башында ӱзеня айырым бер кюҥел кютяренкелеге булган. Жаҥа жылны ничек карышы алсаҥ, жыл да шундый булыр, диляр. Шуҥа кюря кешеляр бер-берсеня ӧстяллярнен ризыкка муллыгын, кюҥелляр кютяренкелеген, бахет ӓм уҥышлар телягянняр. Телякляр ӓйтеля торган кюҥелле, кыска такмакларга зур урын биргянняр, аларга ышанганнар (ни телясяҥ – шул ӱтяля). 
Арыу телякле такмаклардан тыш, утырмаларда «жӧзӧк салу» жоласы бик киҥ таралган булган. Кызлар жаҥа жыл алдыннан жӧзӧк салганнар ӓм килячяклярен алдан кюрергя тырышканнар: кияӱгя жыраккамы ӓм кайчанрак чыгуларын, аларны байлыкмы, ӓлля жарлылыкмы кӧтясен белергя телягянняр. 
Кызлар, беряр ӧйдя жыйылыб, жырлый-жырлый, сякеляргя утырышканнар. Иптяшляренен жӧзӧк, сырга жя ися белязеклярен жыйыб, беряр капкачлы сауытка, сулы чиляккя салганнар. Шуннан суҥ ӓрбер жырга берям-берям ӓйберляр чыгарганнар. Ӓрбер жырнын эчтялеген жураганнар, ӓм андагы магяня ӓлеге кызнын жазмышында чагылырга тейеш булган. Жӧзӧк салыу такмаклары кыска булган. Анда тиздян кияӱгя чыгу, карт кыз булыб калу, тазалык жя ися чир ӓм ӱлем журамалары мӧҥким булган. 
 Жӧзӧк салыу кызларнын килячякне ачыу жолалары арасында бердянбер геня тӧгӧл, аларнын тӧрляре шактый кюб: урамга чыгыб, баш ӧстӧннян аяк кейеме атыу, кӧзгӧ багыу, балауыз эретеб суга салыу ӓм башкалар. 
Кышкы изгелекле кӧнняр, Нардуган уйыннары шау-шыу, кютяренке кюҥелле бяйрям булган. Жяшляр, ауылдагы барлык ӧйляргя кереб, славутлар, арыу телякле жырыулар, такмаклар ӓйтеб чыкканнар, кейенеб, тӧрлянеб, жасаныб жӧргянняр, учаклар жакканнар, утырмаларга жыйылганнар, кызлар жӧзӧк салганнар. Кряшен ауылларындагы Нардуган, сяӱмят бяйряме турында М.Аппаков , Е.А.Бектеева , М.А.Васильев , С.Максимов , С.М.Матвеев ӓм башкалар жазган. 
Таныклаучылар сюзеннян кюренгянчя, тӧрлянеб, жасаныб жӧрӧӱляр бяйрям тяӱлеге буйынча туктамаган. Нардуган ул Раштуа уразасы бетеӱ билгесе булса да, кайбер урыннарда ул Раштуа кӧнӧннян тӧгӧл, Микулыдан ук башланган. Нардуган кӧннярдя тӧрлянеӱ, жасаныунын ике тӧрӧ булган: берсе ӧй сайын жӧрӧӱ жоласы, икенчесе – утырмалардагысы. 
Кряшеннярнен тӧрлянеӱ гадятляре дя булган, ӓм алар ӓле дя бар. Тӧрлянеӱ – ул тышкы килбятне ӱҥгяртеӱ, жасанылган кешенен шартлы ряӱештя телягян кемсягя алмашынуы. Тӧрлянеӱ жола ӓм тамаша-уйын культурасы да. Ул, культура факты буларак, шул ике тӧрдя каралырга мӧҥким. Тӧрлянеӱнен жола ӓм тамаша-уйын булулыгы, бер-берсеня карышмый, табигый бӧтӧннӧктя булыб калырга тейеш. Ӓмма тӧрлянеӱнен тамаша-уйыны жола ӧлӧшӧннян тулысынча айырылырга да мӧҥким. Бу очракта тӧрлянеӱ турындагы сюз тулысынча кюҥел ачу, уйын-тамаша турында гына бара. 
Кряшеннярнен традицион бяйрямнярендя суҥгы унжыллыкларда тӧрлянеӱ турындагы иформация кюбчелектя кюҥел ачу итеб кеня теркяля. Тӧрлянеӱ казер шаярыу ӧчӧн булса, элек ул жола ӧчӧн булган. 
Шиксез, тӧрлянеӱ кюренешенен ике ӧлӧшӧ дя кызыклы. Тӧрлянеӱ ӱсеб килеӱче жяш буыннын эчке кюҥел дӧнжясе калыблашуы белян бяйле проблемаларны чишеӱ ӧчӧн материал биря. Дӧрӧс итеб аҥнашылган ӓм тирян тӧшӧнӧлгян тӧрлянеӱ кюренеше балалар, ӱсмерляр белян эшлягяндя тярбия эшен кузгатуга ӧр-жаҥа этяргеч биря ала, балаларда уҥай культура ӱстереӱгя китеря. 
Тӧрлянеӱ кюбчелек очракта кряшеннярнен игенчелек жолаларында очорый, ӓмма анын кюб тӧрлярен нардуганда кюрябез. Тӧрлянеӱ (жасаныу) нардуганда да, май бяйрямендя дя була. Жасаныу гадяте тӧрлӧ тӧбяклярдя бертигез геня булмаса да, анын туйлар узгарганда да, аулак ӧйлярдя, жазгы, жяйге, кӧзгӧ жолаларда да булганын исябкя алырга киряк.

 Геннадий МАКАРОВ

Фото: Казандагы Тихвин чиркәве янындагы керәшен музеннан 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: