Туганайлар

КҮҢЕЛ САНДЫКЛАРЫ БАЙ ӘЛЕ

Бүгенге көндә фольклор җыеп буламы? Берәүләр - юк инде, соң дияр, икенчеләр - әле бар, җыярга була, дияр. Икесе дә хаклы. Ә менә тагын 5-10 елдан, чынлап та, халыктан фольклор җыю буш мәшәкать кенә булыр кебек. Ул вакытта инде өйрәнүчеләр бары тик элек һәм бүген тупланган материаллар аша гына фольклорны...

Сөйләшү уңган киленнәр - Галина белән Людмила әзерләгән сыйлардан сыгылып торган түгәрәк өстәл артында узды. Чөнки студентларны керәшен җырулары гына түгел, ә көндәлек һәм бәйрәм ашлары да, киемнәре дә, гореф-га-дәтләре дә кызыксындырды.

Ниләр генә юк иде ул өстәлдә... "Пурмысы" килсен дип, элек-электән кунак өстәленең уртасында утырган чирекне дә чыгарып утырттылар... Мәгәр бер әйбер генә булмады - ул да булса капкач астына күкәй тезелгән сары самауыр! (Бәләкәй чакның матур хатирәсе!)

Шулай, заманалар үз-гәрә тора. Күп нәрсәләр онытыла бара. Кунаклар бусагада күренүгә самауырга күкәй тезгәнне онытып бетерсәк тә, сыйлау, сый чыгару җырулары әле исән икән, Аллага шөкер! Палый түти өстәлдәге һәр ризыкның исемен, йоласын, әзерләү вакытын җентекләп аңлатып торды, ә инде авылның күп кенә йола-гадәтләрен, бәйрәмнәрен хәтерләүче, үз вакытларында түгәрәк уеннарның уртасында булып, җырга-биюгә оста булган Малук түти белән Үлгә түти, аларның күңел байлыгын үзләренә сеңдереп, отып калырга тырышучы Борис белән Райка тиешле җыруларны да әйтеп күрсәттеләр. Элеккеге авыл бәйрәмнәрен, йолаларны, кием-салымнарны аңлатып бирделәр.

Студентларның әй-түләренә караганда, быел йөреп чыккан Мамадыштагы керәшен авылларының уникенчесе икән - Колышчы. Сүз дә юк, Колышчы материалларга бай булды. Сиксәннән узган түтиләрнең, алар артындагы алмашка килүчеләрнең күңел байлыгын сок-ланып, шаккатып һәр сүзләрен, хәрәкәтләрен, җыруларын, сыйларын камерага төшереп, яздырып бардылар. Бил-геле, өстәл өстендәге йола бөккәннәрен, күкәй калҗасын, пирмәнкә, тавык шулпасын, катык, каймак, күзипи, дурчмак, тәбикмәк, коймак, бал, каен җиләге вареньесын, җимеш суларын, балан, җимеш пирогларын, быел җитешкән кыярлар янындагы хуҗа Борис дәдәйнең үзе каклаган каз итләрен һәм тагын күп төрле замана ашларын кунаклар тәберсен итеп бетермәделәр дә, чөнки һәрберсе күбрәк сораштырып, яздырып калырга ашыкты. Ә инде "пашул боткасы" чыгарып тормадылар, аңлаттылар, җыруларын гына әйттеләр. Ул да бит безнең бабайларның акылы, җорлыгы, тапкырлыгы! Мәзәге ни тора!

Экспедиция җитәкчесе консерватория укытучысы Альберт Шәрәфетдинов үзе Колышчыда 10-11 ел элек бер булып киткән инде.

- Ул вакытларда без бары җыр фольклоры белән генә кызыксынган идек. Керәшеннәрдә җыр тормыш белән нык бәйләнештә булуын исәпкә алып, быел ашау-эчүләрен дә, гореф-гадәтләрен дә, яшәү рәвешләрен дә, йо-ла-бәйрәмнәрен дә, хәтта кием-салымнарын да өй-рәнергә булдык - дип ул үзләренең килү максатларын җиткерде. Шулай ук студентлары белән дә таныштырды. Зәй ягы керәшен кызы Альбина - 2 нче курсны тәмамлый, инде хәзердән диплом эше өчен материаллар җыя икән. Керәшен темасы алачагын җиткерде. 4 нче курсны тәмамлаган Алиса да керәшеннәр белән кызыксына икән. Менделеев районы керәшеннәре буенча экспедиция материаллары җыйган. Аның да диплом эше итеп керәшен темасын аласы килә. Ә менә икенче Альбина 1нче курсны гына бетереп, керәшен дөньясына кереп кенә бара икән. Альберт Шәрәфетдинов үзе дә күп еллар татар фольклорын өйрәнүче буларак, керәшеннәрне дә бик кызыксынып өйрәнәм, диде. Алга таба экспедиция материалларын, диплом эшләрен туплап, эшкәртеп, җыентык итеп чыгару теләген дә әйтте. Берничә ел элек консерватория чыгарган "Народные песни кряшен Башкортостана (Бакалинский район)" дигән зур җыентык та шушындый экспедицияләр җимеше дип аңлатты.

Җыйнап кына әйткәндә, Казан кунаклары Колышчыдан бик канәгать булып, чагыштырмача күптөрле материаллар белән кайтып киттеләр. Ни өчен чагыштырмача, чөнки инде экспедицияләргә чыгуның елдан-ел мәгънәсе бетә бара, борынгы әйберләр дә, йола-бәйрәмнәре дә, аларны хәтерләүчеләр дә бетеп, онытылып бара. Ә бүген әле Колышчылар, тиешле пурмысын китереп, җырлап каршы да алдылар, кирәк хәтле агарттылар да, биеп озатып та калдылар. Студентлар, хуҗаларга, җырчы түтиләргә, алардан бөтенләй дә калышмаган Палый җиңги белән Райкага, сыйлаучы киленнәргә бик рәхмәтле булып юлга кузгалдылар.

"Әнә авылы, менә юлы", - дип кенә озатмыйча, алдан ук авыл кешеләренә хәбәр биреп, үзе юл чатында каршы алып, тиешле җиргә хәтле китергән авыл советы рәисе Гафиятуллин Равил Шәрифулловичка да студентлар рәхмәтле калдылар, чөнки сер түгел, кайбер җитәкчеләр экспедициягә килүчеләрне, журналистларны артык мәшәкать итеп кенә кабул итәләр. Төптән уйлап карасаң, кирәкле мәшәкать. Соңармаска гына кирәк!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим