Туганайлар

Качману

Иске Гришкинда Әкренләп булса да, керәшен авылларында да чиркәүләр төзелә, искеләре торгызыла, иман йортлары яңартыла башлады. Бер чиркәүне төзү, эчен җиһазлау, чаңныгын булдыру - бик зур чыгымнар сорый торган эш. Ләкин бу - мәсьәләнең бер ягы гына. Чиркәү яшәсен, эшләсен өчен, аның приходы булу кирәк.

Монысы - мәсьәләнең икенче - иң катлаулы ягы. Көн дә келәүгә йөрүчеләр саны әллә ни күп булмаса да, олы бәйрәм көннәрендә чиркәүләрдә халык шактый җыела. Духовная семинария бетергән керәшен священниклары да күренә башлады. Шундыйларның берсе - Менделеев районы Иске Гришкин авылы приходы священнигы - отец Павел Малышев. Отец Павел - тумышы белән Менделеев районы Монай авылыннан. Ул әле дә семьясы белән шунда яши, Гришкинга көн дә килеп йөри.

Быелгы Качману службасы алдыннан, чиркәүгә йөрүчеләр белән аралаштык.

Анатолий Камашев:

Иске Гришкин авылында электән чиркәү булмаган. 20 нче гасыр башында сала башлаганнар башлавын, тик, заманалар үзгәреп, властька большевиклар килгәч, ул төзелеш туктатылган. Гришкин кешеләре, моңа карап, денсез булмадылар. Костенеево, Новогорское чиркәүләренә йөрделәр (алар беркайчан да ябылмады). Попларны авылга чакырып, яшерен генә, әле берәүләрдә, әле икенчеләрдә иман укыталар иде. Авылда баласын чумылдырмаган, өйләнешкәндә кәбен койдырмаган пар юк диярлек. Шулай да үз авылыңда чиркәү булуга җитми инде... 2000 елның башларында сугыш ветераннары Иван Пермяков, Степан Малыгин, Владимир Галкин, Иван Ермаков дәдәйләр, ул чактагы "Азинский" совхозы директоры Файзал Гилаев янына җыелып кереп, чиркәү кирәклек турында сүз кузгаталар. Келәүгә башка авылга барып йөрергә чут юк, диләр алар. Минем завферма булып эшләгән чагым иде. Файзал Мәхмүтович, икенче көнне үз янына чакыртып, картларның теләкләре турында әйтте, ярдәм оештыруны сорады. Шул көннән башлап, ферма тирәсендә эшләүчеләрнең әзрәк буш вакыты була икән, чиркәү төзелешенә җибәрдек. Иске магазинны ремонтлап, чиркәү итеп керергә булдык. Совхоз директоры кайдандыр торбалар да кайтартты, сварщиклар китертте, акча бүлеп бирде. Троица көнендә беренче келәү укылды. Алабуга священнигы отец Сергей ярдәменнән ташламады. Отец Павелны безнең чиркәүгә настоятель итеп билгеләделәр.

Прасковья Еремеева:

- Мин Менделеевскидан килеп йөрим. Отец Павел башта Алабугада келәү итә иде. Монда җибәрелгәч, жәлләп җыладык. Башлап китәргә бик читен бит: нәрсәгә тотынсаң, шул юк. Хәзер инде, Аллага шөкер, иске генә булса да, машинасы бар. Матушка да, кызлары да җырлый. Службаны славянча да, керәшенчә дә үткәрәләр. Монай авылыннан башка җыручылар да килә. Кайчагында халык чиркәү эченә сыймый, шулай күп җыелалар. Удмурт авылы Байтуганнан да монда йөриләр. Отец Павел шулай үзенә тартып тора. Өлеш алырга да, чын күңелдән ышанып, аңа киләләр. Безнең өчен зур бәхет инде Иске Гришкинда чиркәү булу.

Римма Миронова:

- Мин Монайныкы - отец Павел авылыннан. Өйләребез кыйгач кына урнашкан иде. Бәләкәй чактан Ходайга ышанып үсте. Менделеевскида келәү иткәндә, аның янына йөрдек. Ул Иске Гришкинга кайткач, монда киләбез. Тавышы ук йөрәккә җатып тора. Үзеннән ниндидер бер җактылык бөркелә. Бу тирә керәшеннәре бәхетеннән туган инде ул отец Павел.

Юрий Камашев:

- Үзем келәүләргә йөрмәсәм дә, отец Павелга кирәк ярдәмне күрсәтергә тырышам. Яңа чиркәү бинасы төзи башладык. Подвал, цоколь өлешләрен җиткердек инде. Авылдашлардан Буланов, Алексеев, Сырышев, Макеев, Крестьяниновлар бик булыша, рәхмәт аларга. Чиркәүгә яшьләр дә, мәктәп балалары да йөри. Кышкы каникул вакытында да шул тирәдә булдылар. Күңелләренә иман нуры сеңдереп үссәләр - кемгә зыян?

Георгий (Байтуган авылыннан):

- Богоявление - Крещение службасына килдек. Башка бәйрәмнәрдә дә киләбез. Отец Павел үзенә тартып тора. Мондагы службадан соң, үзебезгә кайтып, су керәбез. Бәкеләрне әзерләп килдек. Су коенганчы, иң элек җазыклардан арынырга тиешбез. Судан, яңа туган бала кебек, чиста күңелле булып чыгасың. Яңадан җазык җыймаска тырышырга кирәк.

Ике сәгать ярымлык "Богоявление литургиясе"ннән соң, отец Павел Юраш инешенең суын аруландырды. Чишмәдән су алучылар да, аның суында коенырга теләүчеләр дә күп иде. Коенырга чират торучылардан, Мария Панкова белән сөйләштек. Коенуның файдасы турында ул түбәндәгеләрне сөйләде.

- Ике меңенче еллар башында бик каты чирләдем. Буыла-буыла ютәллим, тыным кысыла, үпкә турысыннан чәнчеп-чәнчеп ала. Врачлар чиремне дәвалый алмады. Ирем Радик Качману суының кешене ничек аякка бастыруы, күп чирләрне бетерүе турында ишеткән. Ул елны үзе дә коенырга булды, мине дә суга керергә күндерде. Җазыклы уйлардан арынып, чиремнән котылсам, яхшы эшләр генә эшләр идем, дип адарынып, суга кердем. Ул вакытта күңелем белән кичергән рәхәтлекне әйтеп-аңлатып бирерлек түгел. Кемдер тылсымлы кулы белән тәнемә орынып, бөтен чирләремне алып ташлаган күк булды. Тын кысылуларым, ютәлләвем икенче көнне үк бетте дип әйтә алмыйм, тик тәүге тапкыр качману суы белән коенуым - терелә башлауга беренче адымым булды. Ел саен качману төнендә көянтә-чиләк белән чишмә суы алып кайтабыз, чиркәүдә аруландырылганын кушып, яңартып торабыз. Шул суны ел буена кулланабыз. Аяк-куллар сызласа да, эчке органнар авыртса да, аның файдасы тия, - ди Мария. Кызганычка каршы, ире Радик инде бу дөньяда юк, бергәләп коена алмыйлар, тик ул ялгыз түгел. Өч улы - Максим, Игнат, Романнар да бу төнне су коенмый калмыйлар икән.

- Тәнгә дә, җанга да шундый рәхәт, дип, үзләренең кичерешләре белән бүлештеләр. Без, журналистлар, аруландырылган су белән коенып, андый рәхәтлекне кичерә алмадык: тәнебез белән дә, күңелебез белән дә моңа әзер түгел идек. Ходаебыз безне моның өчен кичерә күрсен.

М.МАРТЫНОВА

Иванайда

Без ел саен Балык Бистәсе районы Иванай авылына Качману бәйрәменә барабыз. Анда әниемнең әнисе - җырак әби яши. Бу авылда дини йолалар җиренә җиткерелеп, зурлап үткәрелә.

Быел да иванайлар Качману бәйрәменә ныклап әзерләнеп куйган.

Су коенып чыгучылар өчен яңа мунча салып, келәү йортын яңартканнар. Бу үзенә күрә авылның берләшеп эшли алуын, халыкның бердәмлеген күрсәтә. Ә тамырлары Иванайга барып тоташучылар барысы да диярлек Качману бәйрәменә кайткан. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Чистай шәһәрләрендә яшәүчеләр, күрше-тирә авыллар ел саен Качмануга Иванайга җыела.

Иртәнге якта келәү йортында хатын-кызлар келәү оештырды. Келәүдән соң олысы-кечесе Кач манарга авыл астыннан агып яткан инешкә төште. Әйтергә кирәк, халык шулкадәр күп җыелган иде, Кач маныласы бәке янына якын да барып булмады. Бәкедән Кач ману суы алу өчен шактый гына чиратта торырга туры килде. Аннан соң бәйрәмнең иң мавыктыргыч өлеше башланды. Батыр, суыктан курыкмаучы, сәламәтлеген ныгытырга теләүче ир-егетләр берәм-берәм су коенып чыгып, инеш янындагы ягып куелган мунчага җылынырга йөгерде. Әйтүләренә караганда, алар суыкны сизмәгән дә, су җылы икән. Бу урында тагын шунысын әйтик: мунчаны да, келәү өен дә Михайловлар ягып куйган.

Качману дини йола гына булып калмыйча, үзенә күрә авыл халкының очрашу, күрешү бәйрәменә дә әверелде.

Л.ДОЛГОВА,

Питрәч-Көлкәмәр

Кәвәлдә

"Суда балык җөзәдер лә,

Су салкынын сизәдер", дип җырлыйлар. Балыклар су салкынын сизәрлек Качману көннәрен Кәвәлләр үз җырларындагыча "әкрен генә, ипләп кенә" уздыра микән, ничек бәйрәм итә икән, дигән уйлар белән, барын да үз күзебез белән күреп кайтырга булдык.

Без килеп җиткәндә, Тау астындагы Бикелек чишмәсе янына халык җыелган иде инде. Төне буе яуган кар да комачаулый алмаган. Кай урында тезгә, кай урында билгә җитә язган карны ерып, халык кайсы көянтә-чиләген, кайсы пластик бутылкаларын күтәреп, чишмәгә агыла.

Авылның чишмәләре күп. Тау асты, Дәми, Үнеч әби чишмәләре кыш көне ял итә. Чүк, Карама чишмәләре урак урганда, печән чапканда сусауны баса. Ә менә Бикелек - агымсулы зур чишмә. Кайчандыр монда сүс ясаганнар, кер чайкаганнар. Качману кебек изге җола да гомердән-гомергә шушы биш чачауниклы чишмәдә уза.

Авылда сугышка кадәр 1905 елда салынган Михаил Архангел чиркәве булган. Ябылганнан соң мәктәп булып торган агач чиркәү стеналары әле дә исән. Узган җәй иске бинаны аруландырып, кач та куеп киткәннәр. Тик йөз еллык бинаның инде торгызыр җире юк, диләр кәвәллеләр. Авылдашлары Гордеев Михаил яңа чиркәү салу мәшәкатьләре белән дә йөри икән. Төзелеш өчен җир дә бүлеп бирелгән. Ныклап торып эшкә тотынырга гына тәвәккәллекләре әлегә җитми икән. Чиркәүләре, священниклары булмаса да, авылдашлар бу изге эшне үзләренчә җоласына китереп эшләргә тырышалар. Авыл әбиләре җыелышып, белгән иманнарын укый. Тик алар елдан-ел кими, китә бара. Быел бу җаваплы эш Казан шәһәреннән кайткан Марина Мураткинага тапшырылды.

Маринаның Наталҗа әбисе белән Павал бабасы элек-электән бик иманлы кешеләр булганнар, Рождество көннәрендә авыл кешеләрен котлап, иманнар укып, чиркәү җыруларын җырлап йөргәннәр. Берничә ел элек каты авырып, клиник үлем кичергәннән соң, Марина да Ходай юлына баскан һәм зур чиркәү бәйрәмнәрен авылга кайтып, авылдашлары белән бергә уздыра. Чишмә бәкесенә Кач манып суны аруландыру авылның иң өлкән, иң авторитетлы кешесе Микай бабайга - 80 яшьлек Михаил Патыевка бирелде.

Чишмәдән кайтканда, юлым Туктарева Мария түти белән туры килде. Инде күп еллар ялгызы яши икән. Яше шактый өлкән булса да, Качману көнне Бикелеккә төшми калмый. Сүз ара сүз чыгып, чишмә буена тезелеп киткән чачауниклар турында сорадым. Мондый чачауниклар авылда тагын бар икән. Берсе Мария түтинең бакчасында. Элек аннан ат юлы уза иде, чачауниклы җир кыр капкасы булып санала иде, дип сөйләде Мария түти. Элек-электән шул чачауник ягыннан, изге юллар, иминлек теләп, солдат озатканнар. Чачауникка кулъяулыгын бәйләп киткән ир-егет, һичшиксез, кире әйләнеп кайта, дип теләгәннәр, ышанганнар. Бик күп кешеләрне озаткан, каршы алган изге чачауникны Мария түти кадерләп, тәрбияләп тора икән. Кыш көннәрендә шуннан кар алып керсәм, сызлаган сөякләремә сихәтен табам, ди Мария түти.

Әлбәттә инде, Качману көнне Кәвәлгә килеп, аруландырылган чишмә суын эчми китә алмадык. Культура йорты директоры Валентина Шипшова өенә дәшеп, шушы бәйрәм көннәрендә генә өстәлгә менә торган борынгы самавырын җырлатып, сихәтле судан чәй куеп җибәрде. Өстәл артында авылдашлар элек бәйрәмнәрнең ничек күңелле узганын, ничек урам буйлап җырлаша-җырлаша, гармуннар уйнап су ташыганнарын сагынып сөйләделәр.

Авыл картая! Кайчандыр шактый зур авыл булган Кәвәл көннән-көн кечерәя бара. Чишмә юлында яшьләрнең очрамавы да шуның күрсәткече. Кайчандыр гөрләп торган Кәвәл мәктәбендә дә бүген башлангыч класслар гына укый.

Без авылдан кузгалганда, Кәвәл хатыннары тагын тезелеп чишмәгә төшеп китте. Бусы инде "благотворительный" су юлы. Авылда чишмәгә төшә алмаган авыру, карт-корыны изге сусыз калдырмыйлар. Ата-бабадан килә торган игелекле җола.

Л. БЕЛОУСОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: