ИҢНЕ-ИҢГӘ КУЕП, 20 ЕЛ БЕРГӘ!
Бу көннәрдә Чаллы шәһәре этнографик-мәдәни керәшен җәмгыяте үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Юбилей кичәсе 25 ноябрь көнне Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында уза, әлегә шушы олы чарага әзерләнү эшләре бара. Моннан егерме ел элек башланып киткән керәшен хәрәкәтенең алдында торучыларның күбесе инде исән түгел, алар турында, алар оештырган...
Үзгәртеп кору җилләре ул чакта инде бетүгә таба барган күп кенә халыкларны уятып җибәрде. Бигрәк тә, Чаллы шәһәрендә бу уяну сизелерлек булды. Суверен дәүләт сорап күтәрелүчеләрнең дә башында Чаллылар торды, Татар иҗтимагый үзәге төзелеп, аның җыелышларына карендәшләребез дә йөри башлый. Александр Филимонов, Иван Васильев, Александр Васильев, Николай Антонов, Марклен Федоров, Ананий Малов кебек керәшен җанлы затларыбыз, тора-бара, татар иҗтимагый үзәге алып барган юлның үзләренә туры килмәвен аңлыйлар.
Чаллы Питрауында ветераннар Анастасия Асанова,
Анна Колчерина, Райка Асановаларны олылыйлар. 2011 ел
Алар юлы белән барганда, җәмгыятьтә керәшенгә урын бөтенләй калмый, ул, "брак татар" булып, юкка чыгарга, бетәргә тиешле була. Керәшен активистлары моның белән ич тә килешә алмыйлар. Шигъри җанлы, эмоциональ кеше буларак, бигрәк тә Ананий Малов-Ямаш Игәнәй баш күтәрә. "Нишләргә соң безгә, болай барсак, халык буларак, яшәүдән туктыйбыз, җыр-моңнарыбызны да, бәйрәм-йолаларыбызны да, күмәргә туры килә бит", - ди ул. Керәшен мәсьәләсе өчен борчылучылар арасына Николай Храмов, Анна Асанова, В.Назаров килеп кушыла. Җыелып сөйләшү, карарлар кабул итү өчен урын да, мөмкинлекләр дә булмый. Беренче елларда мәктәп директорлары Геннадий Волков, Николай Купцов җыелышларны үз мәктәпләрендә үткәрергә рөхсәт итәләр.
Ул көннәр турында Александр Филимонов менә ниләр сөйли:
- "Азатлык" лидерлары авызны ачарга да ирек бирми. Безнең адреска каты-каты сүзләр әйтелә башлагач, рус хәрәкәте җитәкчесе Давыдов янына бардык. Анда да без кирәк түгел идек. Иван Васильев берчак кечкенә белдерү: "Шунда-шунда керәшеннәр җыела", дигән язу китерде. Шикләнә-шикләнә генә киттек, безнең өчен катлаулы заман иде ул. Әкренләп, бер команда җыелды. Правление төзедек. Җитәкчебез итеп Анна Асанованы сайладык. Ул идарә белән 1991-1993 елларда җитәкчелек итте. 1992 елда "Набережночелнинское этнографическое культурно-просветительское общество кряшен" буларак, теркәлү уздык. 1993-1995 елларда Райчка Ипееваны идарә башлыгы итеп куйдык. "Карендәшләр" фольклор ансамбле тирә-як авылларга керәшен бәйрәмнәренә йөри башлады. Бу чорда Чаллы керәшеннәре белән очрашуга язучы Гөргөрине, җырчы Галина Казанцеваны, галим Максим Глуховны чакырдык, халык белән күрештердек. Райчка Дмитриевнаның төп эше дә бик тынгысыз, аның өстенә, "Карендәшләр"не дә җитәкләргә кирәк булгач, ул җитәкчелекне башка кешегә бирүне сорады. Правление членнары бу урынга мине сайладылар.
Сәхнәдә Олы көн бәйрәме. 2010 ел
Райчка Ипеева:
- Бу хәрәкәт тыныч кына, бер эздән генә бармады. Утырышларга ничә кеше килсә, шул хәтле үк фикер төрлелеге була иде. Кемдер этник-мәдәни эшләрне оештыруны максат итеп куя, кемдер халык буларак танылуны таләп итә, кемдер үз арабызда конфликт чыгарып, шуны күзәтүдән тәм таба. Менә шундый заман иде ул. Бу елларда "Керәшен сүзе" гәҗите чыга башлады. Аның учредителе Николай Антонов, редакторы Ямаш Игәнәй-Ананий Малов булды. Ямаш Игәнәйнең үлеменнән соң, редакторлыкны Людмила Белоу-сова алды, учредитель булып Николай Колчерин кушылып китте. Һәр сан авырлык белән чыкты: урын юк, акча табып булмый... Чаллы җитәкчелеге:
- Сезнекеләр болай эшләгән, тегеләй әйткән, шулай кыланган дип, мине көн саен диярлек чакыртып, "тәрбия сәгате" үткәрә иде. Башка җай булмагач, минем эш бүлмәм еш кына керәшен киңәшмәсе уздыру урынына әйләнде. Шәһәр мэры Рәфгать Алтынбаев, курыкмыйча, "Карендәшләр"не беренче тапкыр керәшен исеме белән сәхнәгә менгезде. Раиса Тимофеева Чаллыга яшәргә кайтты, аңа атказанган артист исеме сорап, кәгазьләр җыя башладык. Рәшит Хәмәдиев тә бу эшне хуплап чыкты, тик "башланган эш - беткән эш" дисәләр дә, матур башлангычның ахыры матур төгәлләнмәде. Раиса Тимофееваның әле бүгенгә кадәр мактаулы исем ала алганы юк. Моңа инде Рәшит Сәетовичның вакытсыз арабыздан китүе дә сәбәп булгандыр. Керәшеннәрне аның кадәр күтәрүче, яратучы башка берәү табылмады. 2002 елның октябрендә аның ярдәме белән "Туганайлар" гәҗите чыга башлады, ул гәҗитне укучыга таныту, тәкъдим итү кичәләре гөрләп узды. Чаллы керәшен җәмгыятен 1996-2009 елларда Николай Ипеев җитәкләде.
Халыкка әйтер сүз бар. 2004 ел
Виталий Агапов:
- Николай Петрович оста дипломат булды. Ул идарә иткән елларда конфликтлы хәлләрне булдырмыйча калып, хөкүмәт башлыкларына үз сүзебезне ишеттерә алдык. Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиев Николай Ипеевны бүләкләгәндә: "Бусы инде үзебезнең керәшен", - дип, яратып, аның кулын кыскан икән, бу - күп нәрсә турында сөйли. "Керәшен татары" дигән исем белән килешмәвебезне дә нәкъ менә чаллылылар белгертте, хәзер безне бернинди өстәлмәләрсез генә керәшеннәр дип йөртәләр. Чаллы керәшеннәре Башкортстан, Удмуртиядәге карендәшләребез белән элемтәләр булдырды. Ул республикаларга концертлар белән барып, әби-түтиләрнең күңел кылларына кагылып, аларны да кузгатып кайттык. Чаллы керәшен җәмгыяте активистлары беренче көннәрдән үк бөтен керәшеннәрне берләштереп, халык буларак үзебезне таныту, этник-мәдәни үзенчәлекләребезне саклау-үстерүне максат итеп куйганнар иде. Шул максатның бер баскычы булып, Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы төзелде. Чаллы җирлегендә Региональ оешма булдырылды.
Николай Ипеев:
2009 елдан Чаллы керәшен җәмгыятен җитәкләү эшен Виталий Агаповка тапшырдык. Ул инде керәшен хәрәкәтенең беренче көннәреннән диярлек катнашкан кеше. Концертлар белән дә күп йөри, башкалар белән элемтәләр урнаштыра ала, дидек. Виталий Васильевичның идарәгә килүе яңа дулкын кебек булды. Җәмгыять эшенә яшьләр тартылды. "Чаллы керәшен яшьләре" оешмасы төзелде. Элекке правление кешеләре дә кабаттан активлык күрсәтә башлады. "Нардуган", "Питрау" бәйрәмнәре яңа күтәрелеш алды. "Халыклар дуслыгы" йортында керәшеннәргә бирелгән бүлмә, тамырдан үзгәртелеп, керәшен өй-музее итеп корылды. Яшьләр этник дискәтүкләр, керәшен йолаларын яктырткан кичә-бәйрәмнәр үткәрәләр. Мондый кичәләрдә танышып, соңыннан семья корган яшьләребез дә бар. Бүгенге көндә Чаллы керәшен җәмгыяте җитәкчесе башка төбәкләргә үрнәк булырлык эш алып бара. Чаллы керәшен җәмгыяте эшенә ирле-хатынлы Нина һәм Петр Кудряшовлар инде 12 ел буена үзләреннән зур өлеш кертәләр. 1999 елда 14 нче мәктәп базасында керәшен атнакөн мәктәбе оешты. Аның җитәкчесе итеп Нина Кудряшова билгеләнде. Зинаида Антонова, Дамир Васильев, Елена Чернова, отец Василий, Наталья Касакина, Райчка Ипеевалар керәшен мәктәбенең беренче укытучылары булдылар. Керәшен атнакөн мәктәбе берничә тапкыр "Лучшая воскресная школа" исемен алуга иреште, 2005, 2007 елларда керәшен бүлмәсе "иң яхшы туган тел кабинеты" номинациясендә җиңде. Керәшен мәктәбенең бию коллективы 4 ел рәттән "Яшә, чишмә" фестивалендә катнашып, беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Яшь буынны этник традициядә тәрбияләүгә зур өлеш керткәне өчен, Нина Кудряшовага 2011 елда Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының рәхмәт хаты тапшырылды.
Болары - эшләнгәннәре. Ә эшлиселәре бармы соң, дип, алга куелган бурычлары белән кызыксынабыз.
Атнакөн керәшен мәктәбендә ачык дәрес. 2009 ел
Виталий Агапов:
- 2000 елларда керәшен мәсьәләсенә йөз белән борылу бар иде. Чаллыда Рәшит Хәмәдиев аерым җырчыларның, ансамбльләрнең репертуарында бер керәшен җыры булырга тиешлекне таләп итте. Җитәкче постларга, депутатлар урыннарына кандидат күрсәткәндә дә, керәшеннәр исәпкә алынды. Ә хәзер бу якка игътибар бирелми, әллә махсус, әллә шулай килеп чыга - белмәссең. "Җыламаган балага имезлек каптырмыйлар", ди халык әйтеме. Үзебез гаепледер, бәлки, йоклыйбыздыр. Республика керәшен оешмасы каршында төрле районнарны берләштерүче региональ бүлекләр, аларны җитәкләүче кешеләр эшләргә тиеш, дип саныйм. Казаннан еракта урнашкан керәшен авылларына игътибар җитми. Иҗтимагый хәрәкәт кенә булса да, бу эшнең финанс ягы да ныгытылырга тиеш. Хәзер акчаң юк икән, бер генә чараны да үткәрә алмыйсың. Менә шулар. Әле башта тагын бер идея туып килә. Керәшен хәрәкәтенең башында торучыларны берләштереп, Чаллы керәшен ветераннар советы оештырырга исәп. Алга таба күз күрер.
Менә шундый эшләр башкарып, уйлар корып йөри Чаллы керәшеннәренең җитәкчеләре. Беркемгә берни кирәк түгел, һәркем үз кабыгына бикләнгән заманда яшибез. Керәшенне кыймылдатып, бер уйга китергәнче дә күпме вакыт, түземлелек кирәк, әкрен халык бит без. Ә менә аларның сабырлыгы да, түземлеге дә җиткән. Йөкнең авыр башына җигелеп, инде егерме ел буена тарталар. Сабырлык канатлары гына сынмасын да, дилбегәләре генә өзелмәсен, берүк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев