Туганайлар

“Җакшы аталарга башлар куштык...”

Покрау җиткәч, керәшен­нәрдә кыз сорарга барган­нар, туй иткәннәр. Нәкъ менә Покрауда Изге Кыз Мария үзенең бөркәнчеге белән каплап, төрле бәхетсезлектән, бәла-­каза­лардан саклый, дип ышан­ганнар. Өлкәннәр сүзенә ко­лак салучылар бүген дә бу йолаларны үтәргә тырыша. Туйларны, гадәттә, Покрау­дан Рождество уразасына кадәрге чорда ясыйлар. Түбәндә керәшен туе барышында кара-каршы әйтелә торган җырларны...

Покрау җиткәч, керәшен­нәрдә кыз сорарга барган­нар, туй иткәннәр. Нәкъ менә Покрауда Изге Кыз Мария үзенең бөркәнчеге белән каплап, төрле бәхетсезлектән, бәла-­каза­лардан саклый, дип ышан­ганнар. Өлкәннәр сүзенә ко­лак салучылар бүген дә бу йолаларны үтәргә тырыша. Туйларны, гадәттә, Покрау­дан Рождество уразасына кадәрге чорда ясыйлар.
Түбәндә керәшен туе барышында кара-каршы әйтелә торган җырларны бирәбез. Аларны, үз вакытында, карендәш язучыбыз Ямаш Игәнәй Сарман районы Ләке авылының оста җырчысы Анна Сорокинадан язып алган.
Егет ягыннан кызны алыр­га килүчеләр җыры:
Биеккәйләр икән баскычыгыз,
Суфиян итек белән басарбыз.
Алтыны булмаса, көмеше бар,
Көмеш ачкыч белән ачарбыз.
Былтыр көздән чәчкән игеннәрем
Язга чыгар микән, җәшәреп.
Ай безләргә дигән асрау малны
Ник тотасыз инде җәшереп?
(Кызны исеме белән әйтми- чә, "асрау мал" дип атау явыз көчләр сүзнең кем турында барганын белмәсен өчен эшләнә).
Кыйаматлык бөркәнчек ябылган кызны алып чыга. Егет ягы кызның туганнарына бүләкләр өләшә. Аннары кара-каршы җыр әйтешү башлана:
Кыз ягы:
Тәрәз төбендә, ай, тутый кош,
Ак мамыклар белән тотыгыз.
Безнең бәбкәебез сезгә килә,
Какмый гына, сукмый тотыгыз.
Егет ягы:
Урманнарга кердем, атым бәйләп,
Кисепкәйләр алдым киртәлек.
Хезмәтләрен килен аямаса,
Шунда булыр аңа иркәлек.
Кыз ягы егет ягы кодагыена:
Ындыр артларындагы кибәннең
Төпләрендә үзең кунсана.
Безнең бәбкәебез сезгә килә -
Əнкәләре үзең булсана.
Егет ягы кодагые җырлый:
Җәмле Игәнәнең буйларында
Җалгыз ишкәкчеләр мин булдым.
Үз әнкәләреңнән аерылуга,
Икенче әнкәң мин булдым.
Кыз ягы кызга багышлап:
Иртәләрдә торып битең юсаң,
Чөйдә бистәрләрең ак булсын.
Төнге җокыларың татлы булсын,
Иртән җокыларың сак булсын.
Кыз алырга килүче як хуҗалардан кунып калырга рөх­сәт сорый:
Биеккәй тауларның иң башыннан
Тәгәрәпләр килә бер мичкә.
Кода-кодачалар булып килдек,
Урын бирмәссезме бер кичкә?
Җаңа өйләремә бистәр элдем,
Бистәрләрем бар да чигүле.
Урын бирмәсәгез, без китәрбез,
Атларыбыз безнең җигүле.
Аннары кияү урын хакын түләп ала. Яңадан җыр әйте­ шү башлана:
Биеккәй тауларның, иң, башында
Җалтыраплар җата ташлары.
Иманнарың әйтеп бир кулыңны,
Кода булышуның башлары.
Кияү белән киленгә багыш­лап ике як та җырлый:
Тимерчеләр киткән тимергә,
Күмерчеләр киткән күмергә.
Җакшы аталарга башлар куштык,
Айга, елга түгел - гумергә.
И, җәмлеләр болыт, ай, киләдер,
Җауса иде урман итәкләп.
Ай, сезләрне безгә, безне сезгә
Җазмыш кушкан булсын, җитәкләп.
Басмаслар ла идем баскычка,
Баскычларың - бадьян агачы.
Никләр җырламаска сезне мактап,
Кодаларым - дөнҗа бәясе.
Ишек алларымда, и, ак балчык,
Ак балчыкларны ла атлап чык.
Үзебез дә асыл нәсел идек,
Тагы да асылларга катнаштык.
Атларымны җиктем, юлга чыктым,
Тезелепләр калды калалар.
Безләр җөрешербез, и, кодалар,
Тәүфыйклылар булсын балалар.
Аннары килүче кодаларның үзләре белән алып килгән күчтәнәчләрен (ике бөтен ипи, бер каз, бер чирек эчемлек) хуҗа як кодалар җыр белән чыгара...
(Ахырын киләсе саннан укырсыз)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: