Туганайлар

Үзебезнең Ахматова

Анна Ахматова шигърияте минем өчен һәрвакыт татарча яңгырый иде. Аерым-аерым юллары, тулы бер строфалары... Әмма каралама дәфтәр битләренә теркәлеп куелган бу юллар еллар буена шулай йөри бирделәр, ул шигырьләрне тулысы белән тәрҗемә итеп бетерергә гел кул җитми иде. Бәлки, кул гына түгел, ә тәвәккәллек тә җитмәгәндер. Бу тәвәккәллек эш барышында...

Анна Ахматова шигърияте минем өчен һәрвакыт татарча яңгырый иде. Аерым-аерым юллары, тулы бер строфалары... Әмма каралама дәфтәр битләренә теркәлеп куелган бу юллар еллар буена шулай йөри бирделәр, ул шигырьләрне тулысы белән тәрҗемә итеп бетерергә гел кул җитми иде. Бәлки, кул гына түгел, ә тәвәккәллек тә җитмәгәндер.

Бу тәвәккәллек эш барышында үзеннән-үзе килде. Шулай булырга да тиештер, мөгаен, ниндидер эшне җиренә җиткереп башкарып чыгар өчен кайчак артка чигенергә мөмкинлек калдырмаулары кирәк. Ахматованың юбилее алдыннан "Мәгариф" нәшриятына әзерләнде бу тәрҗемәләр. Юбилейлар уңае белән чыгарылган затлы 3 томлыкның берсе - Ахматова җыентыгы иде. Калган икесе - Александр Пушкин һәм Николай Гоголь тупланмалары.

Тәрҗемәчеләр - Рифә Рахман, Илсөяр Иксанова, Рәмис Аймәт, Гөлназ Вәлиева, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина һәм мин. Китапка тәрҗемәләрнең иң-иңнәре генә сайланды.

Әлбәттә, бер сайланма җыентык эчендә Ахматова иҗатын бар колачында күрсәтеп бетерү мөмкин түгел. Әмма бу җыентык шуның белән үзенчәлекле: тәрҗемәләрне генә укып та, Ахматова иҗаты белән әллә ни якыннан таныш булмаган укучы аның рухын, төп аһәңен тоеп алачак. Ә инде әзерлекле укучы,
чагыштырып, анализ ясап, эстетик ләззәт алачак, дип уйлыйм.

Без, тәрҗемәчеләр, Ахматованы татарча яңгырату идеясе өчен "Мәгариф" нәшриятының баш мөхәррире Мөдәррис Вәлиев белән мөхәррир Ләйсән Хафизовага бик рәхмәтлебез. Тәҗрибә өчен һәм тәвәккәлләргә этәргеч биргәннәре өчен!

Күптән түгел Г. Камал театрының Кече сәхнәсендә "Калеб" яңа буын татар яшьләре җыены кысаларында Ахматованың тәрҗемә китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Театральләштерелгән бу тамашада Камал театрының олпат һәм яшь артистлары катнашты. Шигырьләр тәрҗемәчеләр укуында яңгырады. Кичәне яшь режиссёр Лилия Әхмәтова сәхнәгә әзерләде. Бик табигый яңгырады Ахматова татар сәхнәсендә...

Үзе гомер буена төрле милләт шагыйрьләрен тәрҗемә иткән Ахматова. Габдулла Тукайны, Муса Җәлилне аның тәрҗемәләрендә укып карасаң, яратып, бик сак эш иткәнен аңлыйсың. "Своих переводила и буду переводить", − ди ул татар шагыйрьләре турында. Бу сүзләр безнең өчен дә − үрнәк.

Инде Ахматованың үзенә сүз бирик...

Луиза ЯНСУАР

***
Ирексездән аяу сорый күзләр,
Нишләтергә белмим үзләрен,
Синең кыска, яңгыравык
исемең
Телгә алса кинәт берәве.

Соры бүрәнәләр тезелеп
яткан
Кыр юлыннан атлап килешем.
Монда иректәге язгы җилнең
Тигезсез һәм уйнак тибеше.

Һәм ишетә, тоя гамьле йөрәк
Аның хакта яшерен хәбәрне.
Белеп торам: исән һәм имин ул,
Сагышланмый минем кадәрле.

1912
***
Сөйгәнемне озаттым ишеккәчә,
Басып тордым алтын челләдә.
Күршедәге чиркәү чаңы никтер
Гамьле өндәй иңде бүлмәгә.
Ташлап киттең! Нинди
уйдырма сүз -
Мин хат әллә, чәчкә − өзелгән?
Ә күзләрем инде үтә җитди
Бага сүрәнәйгән көзгегә.

1913
***
Егерме бере. Төн. Дүшәмбе.
Башкала күмелгән эңгергә.
Уйдырма тапкан бер юньсезе
Бар, диеп, мәхәббәт бу җирдә.

Ышанып матур бу ялганга,
Һәммәсе яши гел өрегеп:
Сагаеп ялгызы калудан
Һәм сөю җырына төренеп.

Ә кемгә яшерен сер ачыла
Һәм иңә җанына тынычлык...
Мин моңа тик ялгыш юлыктым,
Шул чирдән айнытыр бер көч юк...

***
Чуеннан койган коймалар,
Нараттан корган ятак.
Көнләүләр - үткәндә, җанга
Бу халәт тора ярап.

Җәяләр миңа урынны
Ялварып, сыктап, ярсып.
Сәфәрең кайда илтсә дә,
Бер Ходай хәзер баксын!

Йөрәгең әрнетмәс башка
Сүзләрем, тынмас гамем.
Һәм якмас таңга кадәрле
Берәү дә сүнмәс шәмен.

Ирештек тыныч һәм зарсыз
Көннәргә − гаҗәпләнмим.
Елыйсың, тормыйм бер тамчы
Күз яшең кадәр дә мин.
1921

PRO DOMO MEA
I
Кемдер бара туры юлдан,
Кемдер атлый урап.
Һәм элекке ярын көтә,
Сагына йортын - туган.
Минем арттан кайгы йөри -
Адымнары елдам,
Һәм бушлыкка илтә мине -
Убыласы юлдан.
1940

II
Мин кисәтеп куям сезне бүген:
Җирдә соңгы кабат яшәвем.
Ни карлыгач, ни өрәңге булып,
Ни тәү йолдыз булып
дәшмәмен.
Әверелеп чишмә суларына,
Йә чаң авазыдай, үртәлеп,
Сискәндермәм башка адәмнәрне,
Тынгы тапмас әрнү өне булып
Татлы төшләреннән бүлмәмен.
1940

III
Онытырлар? − гаҗәпләндердегез!
Оныттылар мине йөз кабат,
Йөз кат каберләрдә ятты гәүдәм,
Бәлки, шунда ятам мин һаман.
Сукырайды, чукракланды Музам,
Җимдәй кара җирдә эреде.
Ахыр чиктә, Янар коштай, кабат
Зәңгәр офыгымда терелде.
1957

IV
Яшәргә икән - иректә,
Үләргә − нигезеңдә.
Бүре Кыры - алларымда,
Сап-сары салам - җирдә.
1939

Луиза Янсуар тәрҗемәләре

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: