Туганайлар

Җырлашыгыз, әйдә

Мамадыш районы Мочалкино авылында Вера Григорьевадан язып алынган.

Җырлашыгыз әйдә

Синең чәчең нигә болай кара,

Нинди майлар белән майлыйсың,

Ай, майлыйсың?

Килгәннәрдән бирле карап торам,

Кай урынга куйсың да, ярыйсың,

Ай, ярыйсың.

 

Җырлашыгыз, әйдә, җырлашыгыз,

Керешегез безнең дә көйләргә,

Җәмнәр керер безнең дә өйләргә,

Ай, өйләргә.

 

Сандугачлар булып та сайрар идем,

Сандугачның телләрен белә алсам,

Ай, белә алсам;

Җан кисәгемне җарып та бирер идем,

Җаным кайда икәнен белә алсам,

Ай, белә алсам.

Керәшен җырулары. Зәй типографиясе. 1999 ел  

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: