Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Валентина Николаева: “Сау-сәламәт булыйк барыбыз да, аерылмыйк һич тә аклыктан”

Ул Зәй районының Урта Баграж авылында туган. Зәйнең үзендә яши.

«Күңелем тулганда, шатлыгым булганда күңелгә шигырь юллары килә, шуларны тизрәк язып куярга тырышам. Ак кәгазь битләре сыйдыра барысын да, күңел бушана, йөзләр яктыра”, – ди Валентина.

Бүген укучыларыбызга аның 7 ел элек арабыздан киткән ире Геннадийга багышлап язылган шигырен тәкъдим итәбез.

Тормыш иптәшемә

 

Яшьлегемне сиңа багышладым,

Син дип кенә типте йөрәгем.

Әле генә кебек кырда йөргән чагың,

Инде юк шул сабыр терәгем.

 

Хатлар язам яшьле күзләр аша,

Белсәм дә мин сиңа бармасын.

Ике дөнья арасында юллар югын,

Аңласам да җавап бирә алмасың.

 

Күпме еллар узды мәхәббәтең,

Калды минем йөрәк түрендә.

Синең йөрәк миндә типкән кебек,

Яратуым көчле бүген дә.

 

Бер Ходайдан сорыйм сабырлыклар,

Сызланудан дәвасын эзлим.

Күзләремне офык артларына төбәп,

Зәңгәр күктән күренерсең, күзлим.

 

Сөю кала икән, эзе кала,

Болыт артларына үзең китсәң дә.

Сагышлана күңел, телгәләнә бәгыръ,

Сабырлыкка өмет итсәң  дә.

Сагындыра еллар үтсә дә...

Кайгы җиле кермәсен

 

Кайгы җиле кереп елатмасын,

Күз яшьләре булсын – шатлыктан.

Сау-сәламәт булыйк барыбыз да,

Аерылмыйк һич тә аклыктан.

 

Күңел күге сөенечтән дерелдәсен,

Нур сирпелсен безнең күзләрдән.

Елмаюлы караш сүрелмәсен,

Кояш кебек безнең йөзләрдән.

 

Тазалыктан аермасын безне язмыш,

Аяк-куллар йөрсен һәрвакыт.

Сәламәтлек – үзе бер зур байлык,

Булыр бездә бәхет шулвакыт.

 

Тазалыгың китеп, йөрерлегең булмаса,

Күзең берни күрмәс үәтта алтынны.

Кирәк дип санамабыз, бернине без,

Кесәң тулы булып, байлыкны.

 

 Балаларны күрик шатлык белән,

Саулык-сәламәтлек – үзе сөенеч!

Әти-әни белән үссен оныклар да,

Давылларга китсен көенеч!

 

Барыбызга килсен сөенеч!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев