Туганайлар

Туганайларым җыруы

Иркутск өлкәсе Алар районы Хареты авылында Арина Ермолаевадан язып алынган җыруны тәкъдим итәбез

Күк кабаккайлары, ай, ачылса,

Күк өсләрен шунда күрербез;

Әйләрәйләрем, туганайларым,

Ходай бәхетләрне ким итмәсә,

Гомеренә бергә җөрербез.

 

Бәләкәй бакчаның бөтнеге,

Сахраларга чыккан хуш исе;

Әйләрәйләрем, туганайларым,

Сез - туганнар белән утырулар –

Мең тәңкәлек булды бер киче.

 

Биек кенә тауның башыннан

Тимер арба килә шөлдерәп;

Әйләрәйләрем, туганайларым,

Сез - туганайларым искә төшсә,

Күз җәшләрем килә мөлдерәп.

 “Керәшен җыруы әйтә” китабыннан

Фото из личного архива Геннадия Макарова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: