Туганайлар

Тәтемәл көенә

Чистай белән Түбән Кама районнары чигендә Тәтемәл авылы урнашкан. Аның халкы гомер-гомергә моңга гашыйк булган. Аларның да, башка керәшен авыллары кебек, үз авыл көйләре, җырулары бар. Игътибарыгызга әлеге җыруны тәкъдим итәбез

Белмәсәк тә, җырлыйк әле

Тәтемәл көйләренә;

Җыелышып төшеп китик

Җәмле Эзей буйларына.

 

Җәш чагымда күкрәгемә

Чәчәкләр кадамадым.

Чөнки җәшлек үзе чәчкә,

Кирәк дип санамадым.

 

Сад бакчаларын чабыгыз,

Үткен булса чалгыгыз;

Судагы дулкыннар ничек,

Безнең шундый чагыбыз.

Керәшен җырулары. Зәй типографиясе. 1999 ел  

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: