Түгәрәк уен

"Түгәрәк уен" нәрсә ул? Кайчан үткәрелә? Хәзер авылларда бу йола сакланганмы?
Җәй көне, инде язгы кыр эшләре тәмамланып, җәйгә күчкән бер мәлдә, әле печәнгә, уракка төшәргә вакыт килеп җитмәгән чагында, авыл кызлары һәм егетләре бергәләшеп тә, төркем-төркем булып та, төрле түгәрәк уеннар оештыра. Шуннан авылның ничек яшәвен аңлыйсың инде. Уен бер генә урында узса, димәк, бу авыл тату яши. Уеннар төрле урыннарда булса, димәк ки, теге яки бу оч яки урам яшьләре бәхәстә тора. Түгәрәк уен авыл яшьләрен һәм кызларын берләштерүче, дуслаштыручы чара булып тора.
Керәшен авылларында мондый уеннар, гадәттә, шәһит киткән туганнарны искә ала торган Симек бәйрәменнән башлана һәм Питрауга кадәр дәвам итә. Кызлар, әлбәттә, бу кичке уеннарга үзләренең иң яхшы киемнәрен киеп, тәңкә-хәситәләрен тагып чыга. Егетләр дә кызлар алдында сынатмаска - фырт киенергә тырыша. Крестьян тормышы шактый авыр булса да, елга буйлары яшьләрнең түгәрәк уеннарыннан, үзәк өзгеч озын җырлардан, күңелләрне җилкендереп типтереп биюләрдән шау-гөр килеп торган. Бу уеннар таң сызылып атканчыга кадәр дәвам иткән.
Җыр запасы саегып киткәндә, берәрсе шунда ук үз сүзләренә яңа такмак башлап җибәрә.
Җырларның һәркайсы ике вариантта - кыска һәм озын итеп башкарылырга мөмкин. Урамнан барганда, башкаларны уенга чакыру рәвешендә, кыска көйгә салып җырлана. Ә инде түгәрәккә кергәч, салмак адым көенә, озын итеп башкарыла. Уенда никах яшенә җитмәгән яшь кызлар да катнаша. Уенның башлап җырлаучысы була. Түгәрәккә үсмерләргә дә керергә ярый. Әмма алар җырда катнашмый. Уенның иң кызган вакыты Тройсын һәм Питрау көннәрендә була. Питраудан соң, барлык кошлар сайраудан туктаган кебек, мондый уеннар да оештырылмый.
Александр Филиппов, “Керәшен сүзе” гәҗитеннән”
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 июнь 2022 - 10:54Каен себеркесе әзерләү СЕРЛӘРЕ Мунча себеркесе әзерләү вакыты җитеп килә. Питрауга кадәр (җәйнең кыл уртасы – 12 июль) һәм аннан соң бер атна – чын себерке бәйли торган вакыт, диләр. Рус халкы исә Троица бәйрәме (каен бәйрәме дип тә йөртелә, быел 12 июньдә) узуга ук, бу эшне башкарып кую ягын карый. Балык Бистәсендә яшәүче 62 яшьлек Петр Андреев безгә мунча себеркесе бәйләү серләрен чиште28001
-
27 июнь 2022 - 10:44Заместитель Чистопольского отделения ООК РТ, помощник главы Чистопольского района Алексей Ефимов в составе делегации посетил Наро-Фоминск Прошедшая встреча уже стала доброй традицией взаимодействия между Наро-Фоминском и администрацией Чистополя13200
-
27 июнь 2022 - 09:53Сәвәләйлеләр боламык белән сыйланды Зәй районының Сәвәләй авылында, Тройсынның икенче атнасыннан соң, Боламык бәйрәме үтте10600
-
27 июнь 2022 - 09:53Хезмәт хакын индексацияләү Коммерциягә нигезләнгән оешмаларда эшләүчеләрнең хезмәт хакы индексацияләнергә тиеш8500
-
27 июнь 2022 - 09:23Музей Героя Советского Союза Петра Гаврилова посетила делегация из Министерства земельных и имущественных отношений Для делегации провели экскурсию7500
-
27 июнь 2022 - 09:10Будущее за молодыми: путь к творчеству Айдара Маннапова Айдар Маннапов впервые поднялся на сцену в 6 лет. На празднике в честь 8 Марта он прочел стихотворение о маме и на всю жизнь запомнил этот момент. Потому что испытал новое для себя ощущение радости и удовольствия от публичного выступления9000
-
27 июнь 2022 - 09:08Где родился, там и пригодился: истинный труженик села Александр Зарубин Очень часто, встречаясь с людьми, мы непременно интересуемся тем, чем именно они занимаются в жизни, какие есть у них увлечения. Особо это касается юбиляров, достигших определенного возраста. Александру Ивановичу Зарубину – трактористу ООО «Строитель» - на днях исполнилось 60 лет. Для мужчины это важный рубеж, когда можно подвести определённые итоги8000
-
27 июнь 2022 - 09:03Татарстанда боз явуы ихтимал Бүген, 27 июнь көнне, Татарстанда яшенле яңгыр, җил һәм боз явуы көтелә, дип кисәттеләр Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә11200
-
27 июнь 2022 - 08:57В селе Мунайка состоялась сдача ГТО В сдаче норм ГТО мог принять участие любой желающий7000
-
27 июнь 2022 - 08:45Аягы белән булмаса да, күңеле белән атлап йөри Түбән Кама районының Югары Чаллы авылында туып-үскән Мария Логинова иҗаты8100
-
27 июнь 2022 - 08:21Сихәтле үлән чәе Үлән чәе бүген популяр. Бу сәламәт яшәү рәвешенең бер продукты. Мондый эчемлек тәмле һәм хуш исле генә түгел, шифалы да.5900
-
26 июнь 2022 - 07:38Колорадо коңгызы нәрсәдән курка? Киңәшләрне истә тотсагыз, химик чаралар куллану да кирәкмәс15600
-
26 июнь 2022 - 06:47Чит җирләрдә шунсы читен: Сагындыра илләрне Актүбә авылында туып-үсеп, авылда хат ташучы булып эшләгән, гомере Түбән Кама шәһәрендә үз авылын сагынып үткән Ольга түти Шадрина (күптән түгел чын дөнҗага күчте) истәлекләреннән14501
-
7 февраль 2022 - 13:03«Туым җондызы» фестивале
-
27 июнь 2022 - 11:57"Кряшен чибяре-2022" конкурсында 12 кыз үз көчләрен сыный - фото“Кряшен чибяре – 2022” титулы иясен билгеләү 16 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында уздырыла торган Питрау җыенында булачак33402
-
27 июнь 2022 - 11:57"Кряшен чибяре-2022" конкурсында 12 кыз үз көчләрен сыный - фото “Кряшен чибяре – 2022” титулы иясен билгеләү 16 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында уздырыла торган Питрау җыенында булачак33402
-
27 июнь 2022 - 10:54Каен себеркесе әзерләү СЕРЛӘРЕ Мунча себеркесе әзерләү вакыты җитеп килә. Питрауга кадәр (җәйнең кыл уртасы – 12 июль) һәм аннан соң бер атна – чын себерке бәйли торган вакыт, диләр. Рус халкы исә Троица бәйрәме (каен бәйрәме дип тә йөртелә, быел 12 июньдә) узуга ук, бу эшне башкарып кую ягын карый. Балык Бистәсендә яшәүче 62 яшьлек Петр Андреев безгә мунча себеркесе бәйләү серләрен чиште28001
-
25 июнь 2022 - 06:55Пәрештәнең кешегә юл күрсәтүе турында Изге кенәгәдә язылган юллар "һәрбер җирдә сине пәрештәләргә саклатыр" дигән сүзләрне онытмагыз26500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Редакция газеты "Туганайлар"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС77-67918 от 06.12.16
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Губина Юлия Юрьевна
Адрес редакции: 420066, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон редакции: (843) 222-09-84 (доб. 1552), 222-06-07 - главный редактор
(843) 222-09-84 (доб. 1551) - журналисты
Электронная почта редакции: tuganaylar@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика