Туганайлар

Симун дядяй бәете

Эзей районы Зичябаш ауылында туган кряшен поэты Тимофей Владимировнын 1927 жылда шул заман тормошон чагылдырыб жазган Симун дядяй бяйете белян таныштырабыз:

Симун дядяй бәете

 1. Ӱткян тормошо  

Бер багытта Симун дядяй бик начар гумер кӧтя;

Öй тулы бала-чагасы – ней заман ӱсеб житя?

 

Жяйнен йямне кӧннярендя Симун-дяй кӧтӧӱ кӧтя,

Салкын-жауым кӧнняр булса, ӱзякляреня ӱтя.

 

Ӓкеренняб жяйляр ӱтя, кышкы салкыннар житя,

Симун дядяй кабчык кейеб эш эзляб чыгыб китя.

 

Армый-талмый урман кися, ашлык суга, жон тетя;

Эшлягяне бердя тормой, – кайларга китеб бетя?!

 

Бала-чагасы сагыныб: «ӓтей кайта» диб кӧтя,

Кайтыб ике кӧн дя тормой, тагы да чыгыб китя.

 

Жамагятен бик жарата, чагасын сӧйӧб китя,

Тагын бер кич кунарыйы – ашарына тиз бетя.

 

Жяй буйына кӧтӧӱ кӧтя, кыш кӧнӧ чыгыб китя;

Шулай итеб Симун дядяй бик жаман гумер кӧтя.

 

2. Казерге тормошо

 

Бердя бер кӧн Симун дядяй – бозау алган акчага,

Кайдан акчасын табкандыр – житен чячкян бакчага.

 

Азыгы да бердя бетмей, ӓлля акча табкан мы,

Ӓлля жырак илгя барыб шуннан алыб кайткан мы?

 

Караб, караб тордом да мин сораштырдым дядяйдян:

«Бу бозауны кайдан алдыҥ, хакы нейдей бяйядян?»

 

Симун дядяй жауаб биря: «Унбиш тяҥкя бирдем», дей.

Совет биргян сабан белян бакчамны да сӧрдӧм», дей.

 

«Мыҥар тикле гел белмейче, кюб нужалар кюрдем», дей,

«Ӱз жиремне чячялмейче гел уртакка бирдем», дей.

 

(«Заимопомыщ»ка былтыр челин булыб кергян ул,

Челиннеккя вызнос итеб бер пот арыш биргян ул).

 

Казер бер пот аркасында душ жирен дя сӧргян ул,

Жамагят кибетеня дя челин булыб кергян ул.

 

3. Булачак тормошо  

 

Биш-алты жыл ӱткяннян суҥ ней кюрерсеҥ кюз белян:

Займопомощ алган казер ике ташлы тегермян.

 

Бӧтӧн ауыл пайдасына ачкан укыу жортлары,

Тау буйыннан чюнник алган гӧжляб жӧрӧй кортлары.

 

Займопомощ челинняре жасаганнар коллектив,

Утыз сигез ӧйлӧ бергя, бар да хужа ӓм актив.

 

Айрым тороб, бергя эшляб, табкан табыш бюленя,

Бу коллективнын тормошо жаман жакшы кюреня.

 

Öчӧнчӧ жыл бу коллектив ӧч бысыуны жаҥартты,

Агрономнын сюзен тыҥнаб клевер чячя башлады.

 

Кооператив кюбтян тӧгӧл жибяргян бер машина,

Расхуты да бик ӓз тӧшя дисятиня башына.

 

Симун дядяй бер багытны чыгыб баскыч тӧбӧня, –

Исе китеб караб тора сигез бодай жӧгӧня.

 

Ишек алды тулы дуҥгыз, сыйыры биш-алты баш,

Лапасы да калай тюбя, бӧтӧн стинясе дя таш.

 

Ындыр тулы кибянняре, клеверы бар бер кибян,

Öйгя керсяҥ аяк тая, лаклаган икян идян.

 

Öйдя гӧрляб утыралар, жамагяте бер дигян,

Басма тауар, сатин кюлмяк тегеб ӧстӧня кейгян.

 

Бяйрям булса – кӧнӧ белян балалары сӧйӧня,

Уйнашалар, жырлашалар балалайка кӧйӧня.

 

Казер инде Симун дядяй машинада жон тетя,

Шулай итеб Симун дядяй жаман жакшы кӧн кӧтя!

 

Т.Владимиров 

Киҥяш газиты, 7 июнь 1927 жыл

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: