Туганайлар

Нардуган патефоны

Менә тагын кышлар җитте. Ап-ак карлар бакчаларны, кырларны йомшак юрган белән каплагач, авылыбызны, авылдашларыбызны, бала чакларыбызны искә төшерәм. Без бәләкәй чакларда Яңа елны, чыршы бәйрәмен, Кыш бабайның килүен, чын күңелдән, аның барлыгына ышанып көтә идек. Ул чакларда да мәктәпкә чыршы кайтаралар иде. Аны алып кайтканчы, бер ай алдан, чыршыны бизәү...

Менә тагын кышлар җитте. Ап-ак карлар бакчаларны, кырларны йомшак юрган белән каплагач, авылыбызны, авылдашларыбызны, бала чакларыбызны искә төшерәм.

Без бәләкәй чакларда Яңа елны, чыршы бәйрәмен, Кыш бабайның килүен, чын күңелдән, аның барлыгына ышанып көтә идек.

Ул чакларда да мәктәпкә чыршы кайтаралар иде. Аны алып кайтканчы, бер ай алдан, чыршыны бизәү өчен уенчыклар ясый башлыйбыз. Төрле чүпрәк-чапраклардан чуклар кисеп, аларны саламга тезеп, фонарьлар ясала. Саламнан кош сурәтләре үрәбез. Иске гәҗитләрне төрле төсләргә буяп, төрле нәзеклектәге озын чылбырларны чыршыны урап чыгарга җитәрлек итеп әзерли идек. Класс бүлмәсе без ясаган уенчыклардан тулып, аларны куярга урын беткәч кенә туктыйбыз. Менә чыршы алып кайтыр көн дә җитә. Аны бөтен мәктәп белән көтеп торабыз, ә инде урнаштырып куйганнан соң, бер-беребезне уздырырга теләп, бизи башлыйбыз. Чыршы бәйрәмендә Кыш бабай өләшкән бүләкләрнең тәмлелеге сөйләп аңлатырлык түгел. Өйдә дә бу көнне төрледән-төрле ризык-лар әзерләнә: шишара, төрмәкәй, бәрәңге турап мичтә пешергән дәүешләмә, бәрәңге дурчмагы кебек камыр ашларының тәме бүген дә телемдә саклана.

Керәшеннәрдә Яңа ел бәйрәме Нардуган белән кушылып китә. Элек Нардуган чабу тыелса да, авыл халкы, кич утырып, кунакка кызлар чакырып, гөрләшеп күңел ача иде. Рождество көнне (7 январь) көндез бала-чага, төрлечә киенеп, өй борынча йөри башлый. Кичен олылар чыга. Шулай Качмануга хәтле дәвам итә. Авылыбыз "музыкантлары" Тарасов Питүк дәдәй гармунда, Татый түти (Козгын Татые) авыз гармунында, минем дәдәй балалайкада, Шакмай бабай скрипкада уйнап, нардуганчыларны биетәләр. Ә без, бала-чагалар, олыларга, яшьләргә ияреп, төне буе нардуган чаба идек.

Ак түтием иптәш кызы Кәтүш түти белән, мине, кечкенә сандыкка салып, патефон итеп, чанада тартып йөрделәр. Сандык капкачы өстенә тәлинкә куеп әйләндерәләр, шул вакытта мин эчтә патефон булып җырлыйм. Моның өчен укытучыларымнан шелтә дә алырга туры килде. Өйгә кергән нардуганнарны танымасалар, әти-әниләр безне, артларыннан барып, танып кайтыгыз әле, кемнәр булды икән, дип, чыгарып җибәрәләр иде. Тик кая ди таныту, тегеләр үзләре безне куркытып кертеп җибәрәләр.

Пикла җиңгиебез аеруча оста киенүче, бизәнүче булды. Битләренә корым сөртеп, авызына чи бәрәңгедән тешләр куеп җибәрә - беркем танымый үзен.

Хәзер инде авылыбызда кеше әз калды. Нардуган чабучы да юк. Үзебез берничә ел элек, кода-кодагый белән, нардуганча киенеп, өйдән-өйгә кереп, күңел күтәреп йөрдек. Яшь чаклар кире әйләнеп кайткандай булды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим