Туганайлар

Нарат асты ауылы көе

Керәшеннәрнең күңел кылларын тибрәндерә торган, моңлы җырулары күп. Сезнең игътибарыгызга Сарман районының Нарат Асты авылы җыруын тәкъдим итәбез

Алдым, трантас, җиктем пар ат,

Куйдым җалларын тарап.

Биеп, җырлап җөрик әле,

Торсыннар безгә карап. (2 тапкыр кабатлана)

 

Зәңгәр чиләкләргә җыйдым

Биек тауның чиясен.

Биек тау башына менсәң,

Күренер күк тиясең. (2 тапкыр кабатлана).

 

Машиналар күп әле,

Бар да җәшел түбәле.

Ауызы белән кош тоталмый,

Бар да безнең күк әле. (2 тапкыр кабатлана).

 

Керәшен җырулары. Зәй типографиясе. 1999 ел  

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: