Туганайлар

Надежда Токранова

Чыгабыз юлларга Олы юлларга чыгабыз, Кат-кат теләкләр теләп. Һәр йөрәктә күпме хәсрәт, Йөрибез бәхет эзләп. Юлга чыккач саклык кирәк, Исән-имин йөрерлек. Сагынышып туган йортка, Очып кайтып керерлек. Озын юллар кыскартмасын, Мизгеллек гомерләрне. Салмасыннар авыр яра, Елатып күңелләрне. Ансыз да нечкә күңелләр, "Рәнҗим!"-дип кенә тора. Борчулардан ял итәрлек, Аулак бер оя...

Чыгабыз юлларга
Олы юлларга чыгабыз,
Кат-кат теләкләр теләп.
Һәр йөрәктә күпме хәсрәт,
Йөрибез бәхет эзләп.
Юлга чыккач саклык кирәк,
Исән-имин йөрерлек.
Сагынышып туган йортка,
Очып кайтып керерлек.
Озын юллар кыскартмасын,
Мизгеллек гомерләрне.
Салмасыннар авыр яра,
Елатып күңелләрне.
Ансыз да нечкә күңелләр,
"Рәнҗим!"-дип кенә тора.
Борчулардан ял итәрлек,
Аулак бер оя кора.
Татлы төш!
Язмышымның татлы төше,
Сине очратуларым.
Башны җуеп гашыйк булып,
Сине яратуларым.
Сине миңа, мине сиңа,
Ходай үзе яраткан.
Горур башларны идереп,
Бер-берсенә караткан.
Яратуым иң зур табыш,
Сиңа бүләк итәрлек.
Пар канатларны иңдергән,
Бар галәмне гизәрлек.
Сиздеңме син йөрәгеңнең,
Миңа гашыйк булуын?
Яшьлегең таңын яктыртып,
Бер йолдыз кабынуын.
Күпме йолдыз балкый күктә,
Һәркемгә бәхет теләп.
Бәхет безне үзе эзли,
Тоя белергә кирәк.
Сөю җыры
Кулдан тотып алып керден мине,
Мәхәббәтнең серле иленә.
Сакла инде хәзер, бирмә мине,
Язмышның шул ачы җиленә.
Тик син генә яулый алдың мине,
Кабыза алдың сүнгән учакны.
Тапкансың бит серле ачкычны да,
Ачар өчен бикле йозакны.
Читлектәге нәни бер кош сыман,
Яшәгәнмен икән бикләнеп.
Сөю җырын бар җиһанга җырлыйм,
Бернидән дә йөрмим шикләнеп.
Ярларына сыймый ташый торган,
Диңгезгә тиң минем сөюем.
Үкенечкә түгел сөенечкә,
Була күрсен янып көюем.
Дөрләп торсын һәрчак сөю уты,
Тик сулмасын бәхет гөлебез.
Яратыр һәм яратылыр өчен,
Тусын җиргә һәрбер көнебез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: