Туганайлар

Курку

Куркырмын дип, хәтта курыктым.

Куркырмын дип, хәтта курыктым.
Наҗар Нәҗми
Курку белмәс кеше батыр була алмый. Куркаклар гына батыр була ала. Алар "ул куркак" дип әйтүләреннән куркып, батырлык эшли. Чыпчык котырса, ябалакка ташлана.
Чәндер булсам да, җылак булсам да, мин куркуның ни икәнен белми идем. Төнлә тышка чыгу, йортта ялгыз калу, карурман аша ялгыз йөрү алты-җиде яшьлек сабый өчен берни тормый иде. Зичәбаш белән Шыкмай арасындагы карурманда сугыш елларында бүреләр чирүе бихисап иде. Мин - алты-җиде-сигез яшьлек бала күп мәртәбәләр шул карурман аша ялгызым йөргән идем. Барганда, кайтканда уникешәр тавыш белән улаган чирүләрне тыңлаганым булды.
Хәзер мин куркак, сискәнүчән, шикләнүчән кеше. Кешенең табигатендәге үзен саклау куркаклыгы гына түгел, ул минем куркаклык сабый чакта, үсмер чакта канга сеңгән куркаклык.
Зичәбаштагы безгә бирелгән йортка кичен күршеләр, җиңгиләр, бала-чага кереп утыра иде. Керәчин бөтен кешедә дә юк, кул эшләре эшләргә кирәк, шушы кич утыруларда җиңгиләр әллә нинди куркыныч хәлләр, Зичәбашта булып узган маҗаралар турында сөйлиләр.
- Һәй, багытлар барые, - диде Начтый түти беркөнне.- Кисмәк Палый барые.
- Нигә аңа Кисмәк кушаматы такканнар? - диде Әнисә апа.
Начтук түти көлемсерәп куйды:
- Җазыгы өчен! - диде. - Палыйнын ире җугые. Яшь-җилкенчәкне кертә ые өенә. Анысына калык күз җомды. Ә менә бербагыт Палый катынлы ирләрне дә кертә башлады. Катыннарнын ачуы чыкты да Палый янында катынлы Ләүәнтине тоткачыннан сун, ирле катыннар җыйнаулашып Палыйны шәп-шәрә килеш урамга апчыгып, сап-салкын сулы чачакка утыртып, чачакны чәнәшкәгә бәйләп, урам буйлап мәскарә итеп, тартып җөрделәр. Шуннан ары сун аңа "Кисмәк Палый" кушаматы тагылып калды.
Бераз моңланып утыргач, Начтук түти тагын куркыч сөйли башлады. Аның тавышы шомлы иде. Тыштагы кара буран бу шомны тагын да арттыра төшә.
- Сугыш алдыннан безнен авылда өрәк күрделәр. Мин дә күрдем. Зируттан чыкты. Ап-ак кәпенгә төренгән, бите ап-ак. Җәй көне ие. Айсыз төндә авылга таба килә башлады, уендагылар кайсыбыз кая качып беттек. Өрәк, тавышсыз атлап, авыл башына керде дә, урам буйлап очкандай җиңел җилпенеп Пилипләр турын узды, мәктәп җагына җиткәченнән Бишавыл җулы буйлап борылды, аннан ары сун бакчалар башыннан авылны узып, зирутка кереп җук булды. И курыктык, шундый куркыч булды. Бөтен авыл гөж итте. Бер-ике көннән сун өрәкне тагын күргәннәр. Өченче эрәтендә Учып дәй белән Бүре Микулае мылтык тотып, өрәкне сагалап торачакларын әйттеләр. Өрәк Аудыйттыйлар күпере янына җиткәч, кире борылып, зирутка качкан...
Әнисә апа кырылып килде дә миңа сыенды, мин әнигә елыштым.
Начтый түти иелә-бөгелә көләргә тотынды.
- Ник көләсең? - ди әни.
- Өрәкнең кем икәнен берәү дә белми калды, - диде Начтый түти. - Ә мин беләм.
- Кем, кем өрәге ие ул? - дип сорыйбыз. - Сашукнын атасы ые ул! Арыш камырыннан битлек җасап киде, үзем катырып бирдем, кәпенлекне җамаулы читсадан кисеп бирдем... И-и, кызык багытлар барые... Мәрхүм бик шаян кеше ие.
Шомлы хикәяләр үз эшен башкарды, мин куркакка әверелдем. Курку хисе миннән беркайчан да китмәде. Мин гел куркып яшәдем. Язучы буларак, мин цензорлардан курыктым, обкомнан курыктым, парткомнан курыктым, КГБдан куркып яшәдем. Язучы булгач та, һәр иртәдә:
- Болар миңа тагын нинди этлек әзерләде икән? - дип уяна идем.
Хәзер инде парткомы да, обкомы да, цензоры да юк кебек, шулай да, сизмәстән китереп сугарлар, дигән хис, шом, шик һаман баш очымда эленеп тора.
Рабит БАТУЛЛА
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: