Туганайлар

Керәшеннәр җырыу әйтте

Җир йөзендә ничә төрле милләт булса, шул кадәр үк гореф-гадәтләр, йолалар бар. Боларныкы матур түгел, тегесенеке ошамый, дип әйтә алмыйбыз. Чөнки үз халкын яраткан кешегә ул бәйрәмнәрдән дә, йолалардан да матуррак, якынрак нәрсә юк дөньяда. Шушы байлыкны - телне, йолаларны, җырларны саклап калу максатыннан, Яр Чаллыда икенче тапкыр "Керәшеннәр җырыу...

24-25 ноябрь көннәрендә Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы керәшен-карендәшләр кулында булды.
Фестивальдә катнашучыларны сайлап алу турлары алдан ук барды. Россиянең төрле төбәкләренә сибелгән керәшеннәр барланып, барлыгы 48 фольклор коллектив "иләк аша үткәрелде". Иң-иңнәре дип табылган 9 фольклор ансамбль йомгаклау турына узып, жюри каршында имтихан тотты. Татарстанның халык артисты, Чаллы керәшен җәмгыяте җитәкчесе Виталий Агапов җитәкчелек иткән жюри составында Фестиваль өч этапта узды. Беренчесе - конкурс өлеше. 24 ноябрь көнне һәр коллектив үз төбәкләрендә яшәп килгән гореф-гадәтләрне, йолаларны, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән бәйрәмнәрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Алдан ук коллективларга 15 кешедән артмаска һәм күрсәтәсе чыгыш-тамашалар ун минут эченә сыярга дигән шарт куелса да, кайберләрендә ике-өч кешенең артыграк булуы һәм берникадәр озаккарак сузылуына жюри күз йомды - барысын да ахырынача карап, тыңлап, тиешле бәясен бирде, җиңүчеләрне билгеләде.

Икенчесе - мини-фестиваль: шул көнне ук ансамбльләр өч төркемгә бүленеп, өч юнәлештә - Әлмәт районы Кәләй, Мамадыш районы Шәдче, Зәй районы Сәвәләй авылларына барып, концерт куеп, аралашып, кунак булып кайттылар. Аларның һәркайсын зурлап каршы алганнар, яратып калганнар.
- Шәдче клубында басып торырга да урын юк иде,- ди Мамадыш районы керәшен җәмгыяте җитәкчесе Степан Петрович Спиридонов. - Үзебезнең "Дүсмәт-Кумырык-Транзит" фольклор ансамбле чыгышын да, кунакларыбыз "Ак каз" һәм "Чишмә" коллективларының җыр-моңнарын да халык бик яратты. Бу бик кирәкле чара. Һәм мондый чараларны гел булдырып торырга кирәк. Нинди халыкныкы булуына карамастан, сәнгатькә, фольклорга игътибар тиешле дәрәҗәдә булырга, культура культура булып сакланырга тиеш.
Красноярск крае Пиров районы Комаровка (Кумырык) авылының "Чишмә" фольклор ансамбленә аеры тукталасы килә. Еракта яшәсәләр дә, чиста итеп үз телләрендә сөйләшүче, керәшен җырларын, йолаларын саклаучы бу түтиләрне күрү үзе зур яңалык булды. Нужа дигән нәрсә адәм баласын кайларга гына илтеп ташламаган. Нәкъ 100 ел элек Мамадыш төбәгенең Кумырык авылыннан чыгып китеп, Себер якларында төпләнеп калган агайлар, анда нигез салган авылга да Кумырык исеме биргәннәр. Поездга утырып, ерак араларны якын итеп килгән "Чишмә" түтиләре шуларның балалары, оныклары.
- Үзебезнең кумырыклылар Себер кумырыклылары хөрмәтенә Горбуновлар семья-сында аш уздырдылар. Сез күрсәгез, "Жди меня" тапшыруы бер кырыйда торсын! Теге бабай, бу дәдәй, дип нәсел очларына чыгалар да, кемнең кем булуын ачыклап шатланалар, кочаклашалар, куз яшьләрен сөртәләр.Таныш чалымнар эзлиләр, истәлекләр белән бүлешәләр, - дип шаккатып сөйләде Степан Петрович. 22 ноябрьдән бирле Мамадышта кунак булучы бу коллектив биредә күргәннәрен, уй-хисләрен аңлатып бирердәй сүз табалмыйлар.
Ә менә Самара өлкәсе Келәүле авылыннан "Натукай" ансамбленең безгә икенче килүе. Беренче тапкыр быел Нардуганга килеп, бәйрәмнең зур ачышы булганнар иде. Аларның нәсел тамырлары Сарман районы Наратасты авылына барып тоташа. Янәдән ата-бабалары җиренә аяк басулары белән алар бик бәхетле. Чаллылыларның кадер-хөрмәтеннән, мини-фестивальгә баргач, Әлмәт районы Кәләй авылы халкының аларны зурлап каршы алуларыннан, кунакчыллыгыннан шулкадәр күңелләре булып, әйтеп- сөйләп туя алмыйлар.
25 ноябрь көнне, коллективлар янәдән ак калага җыелдылар һәм менә дигән грандиоз концерт куйдылар. Концертны фестивальнең төп оештыручысы һәм башлап йөрүчесе Виталий Агапов үзе алып барды. Катнашучыларны һәм залдагы халыкны сәламләү өчен сәхнәгә Чаллы шәһәре культура бүлеге җитәкчесе Рушания Кулакова күтәрелде.
- II Бөтенроссия "Керәшеннәр җырыу әйтә" фестивале юкка гына Чаллы җирлегендә тумаган. Чөнки культураны, гореф-гадәтләрне күрергә, үстерергә янып йөрүче кешеләребез күп. Алар арасында керәшен җәмгыятенең житәкчесе Виталий Васильевич та бар. Аның тырышлыгы аркасында бүген шушы сәхнәдә булган кунакларыбызны бер нәрсә - үз халкына булган ярату берләштерә, - диде һәм аларга соклануын белдерде.
Чаллыда керәшен бәйрәмнәре еш үткәрелеп, заллар һәрвакыт тамашачы белән тулып торса да, бәйрәмнең бусы халык күңеленә аерата якын булды. Һәр коллективның чыгышын халык көчле алкышларга күмде. Чаллы шәһәре "Карендәшләр" халык фольклор ансамбле күрсәткән "Кыз бирү" күренешендә:
"…Алай түгел, болай ул,
Алма түгел, бодай ул,
Керәшеннәрнең туйлары
Менә шулай була ул…" дип кара-каршы такмак әйтешүләренә, дәртле җыр-биюләренә ияреп, аяклар үзләреннән-үзләре тыпырдап, биесе килеп торды. "Кәләем", "Дүсмәт-Кумырык-Транзит" ансамбльләре дә шулай ук туй җоласын күрсәттеләр. Кәләемлеләр тамашасында сәхнә бизәлеше булып торган чигүле бистәрләр, сандык өстенә кабартып куйган мендәрләр дә ямь биреп, авыл йортын хәтерләттеләр. "Дүсмәт-Кумырык-Транзит" исә, үзенең халыкчанлыгы, гадилеге, бернинди заманча төсмерсез - ничек бар, шулай итеп уйнау-лары, жырларны өлкәннәрдән ничек отып калган булсалар, шул пурмы башкарулары, чын, дөрес керәшен киемнәреннән булулары белән аерылып тордылар. Шушы өч коллективның туй күренешен карагач, керәшен туйлары бөтен матурлыгы белән күз алдына килә дә баса. Алабуганың "Ак каз" халык фольклор ансамбле күрсәткән "Солдат озату" күренешен караганда, күз алдына армиядә хезмәт итүче егетләр килде. Улын озатучы ананың, "Балам, туган җорт ипиен авыз итеп кал әле, кабат исән-сау арабызга әйләнеп кайтырга җазсын!" дип, сөекле улын күкрәгенә кочканда, күзләр яшьләнде.
Сарман районы Ләке авылының "Игәнә", Башкорт-станның Бакалы районы Үмер авылының "Сөнәкәй", Чиләбе өлкәсе Нагайбак районының "Сарашлы", Самара өлкәсеннән "Натукай" ансамбльләре дә Тройсын, Питрау, Олы көн, Рождество бәйрәмнәрен сәх-нәләштергәннәр. Алар, конкурс өлешендә күрсәтелеп, йомгаклау концертына кертелмәсәләр дә, бу ансамбльләр үзләренең осталыкларын берсеннән-берсе матур моңнары, җырулары аша күрсәтеп, тамашачы күңелен яуладылар.
Башкаладан кунак булып килгән "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен ансамбленең дә, башка аеры башкаручыларның чыгышлары да ямь өстенә ямь бирде. Үзе шушында булып та сәхнәгә менмәсә, карендәшләренә күкрәгеннән ташып чыккан моңнарын бүләк итми калса, Гургей дәдәй Ибушев Ибушев буламыни?! Юк, билгеле, җырлап кына калмады, "Менә бит бергә булганда ничек рәхәт! Милләтне милләткә бүлмик. Без - керәшеннәр икән, үзебезне үзебез яратыйк. Без - христианнар икән, динебезне тотыйк, башка диннәргә хөрмәт белән карыйк. Шулай булганда гомер буе дус, тату яшәрбез, беркайчан да бетмәбез. Илебез дә көчле һәм нык булыр!" диде.
Фестиваль бер генә катнашучыны да бүләксез калдырмады. Аларга Мактау грамоталары, төрле дәрәҗәдәге Дипломнар, кубоклар һәм акчалата премияләр тапшырылды. Ин оста башлап җырыучылар номинациясендә "Карендәшләр" ансамбле җырчысы Ахметшина Марина (чаллылыларга Мария Майорова буларак таныш) - икенче , "Кәләем" җырчысы Валентина Брагина-Исламова беренче урыннарга чыктылар. Ансамбльләр арасында III урынны - "Натукай", "Сарашлы", "Чишмә", "Игәнә", "Сөнәкәй" ансамбльләре бүлеште. Аларга III дәрәҗә Диплом, кубок һәм җиде мең ярымышар сум акчалата премия бирелде.
II урында - "Карендәшләр" һәм "Дүсмәт-Кумырык-Транзит" ансамбльләре. Алар II дәрәҗә Дипломга, кубокка һәм 10ар мең сум премиягә лаек булдылар.
I урында - "Ак каз" ансамбле. Аларга I дәрәҗә Диплом, кубок һәм 15 мең сум премия бирелде. Ә фестивальнең төп бүләге -"Гран-при"га (20 мең сум акча) - "Кәләем" халык фольклор ансамбле лаек булды.
Фестивальгә килгән зур кунаклар арасында Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов та бар иде. Ул Татарстан Республикасы Халыклар Ассамблеясе председателе Фәрит Мөхәммәтшинның һәм Ассамблеянең башкарма комитеты председателе Николай Владимировның сәламнәрен җиткерде һәм шул сәламнәргә кушып, "Сарашлы", "Кәләем" ансамбльләрен "Татарстан Халыклар Ассамблея"се Дипломнары белән бүләкләде.
Концерт өч сәгатьтән артык барса да, бер мизгел генә булып тоелды. Халык күңеленнән чыккан җыр-моңнар ерак үткәннәрнең кайтавазы булып күңелләрне кузгатты, шушы җандай якын рухи байлыкның никадәр кыйммәт һәм кадерле булуын аңларга ярдәм итте. Сау-буллашу алдыннан башкарылган, Виталий Агапов иҗат иткән "Керәшен халкым минем" җыры барлык карендәшләр өчен гимн булып яңгырады.

Тулысынча материалны 13нче декабрь саныннан укыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: