Туганайлар

Иван дәдәй хикәяте: Җенле мунча

Авыл халкының да гаҗәп кызыклы авыз иҗаты, җор телле кешеләре бар. Талкыш авылында яшәп гомер иткән Иван дәдәй Пронин үзенең кызыклы хикәятләре белән кешеләр күңелен бик тиз сихерләп ала. Аның һәр сөйләгәне үз башыннан кичкән вакыйгалар түгел, әлбәттә. Әмма ул hәp хикәятен беренче затка куеп, "мин" дип сөйли белә

Керәшенчә сөйләм үзенчәлеге аның тасвирлау көчен җанландырып җибәрә, бик тиз тормыш эченә алып кереп китә. Менә бер мисал:

Җенле мунча

- Сезгә җалган, миңа чын ул, җегетләр. Иван дәдәй күп сөйли, җалганлаша, дип тә уйларсыз. Җалган җук ул миндә, җегетләр. Бер көздә кәбестәләр күкрәп үсте бездә. Яшен суксын, җир җотсын, урынымнан да кузгалып китә алмыйча, тораташ булып катып калыйм менә, ну үсте дә соң кәбестә. Мине шуны сакларга, төнге каравылга куйдылар.

Колхоз бригадиры миңа болай ди бит, малай.

- Әйдә, Иван дәдәй,үз көчебез белән шул хәтле кәбестә үстереп, ач калмыйк әле. Син күр дә мин күр, дигәндәй, апкайтыек әзрәк үзебезгә дә.

- Җарап бетмәс, - мин әйтәм. - Ару булмас бу. Кеше-фәләннән дә, күрше-күләннәп дә. Ә ул батыраеп:

- Курыкма, шикләнмә син, буш төшмәм, күңел юаткычы да булыр, -ди.

Төште. Сыйландык. Көмешкәсе ярыйсы гына иде. Ә кәбестәсе кәбестә генәме инде. Шартлап җарылырга тора. Бер башы әллә пот та булгандыр, яшен суккыры.

Төн уртасында тагын килә бит бу. Икәү ат белән. Икесендә дә берәр шешә көмешкә.

...Шуннан ни булганын белмим. Шалт итеп мунча ишеге ачылып китте. Калкынып карасам, бусагада шундыи чибәр ике яшь хатын Ә мин шәрә җалангач ләүкәдә җатам. Мунча җылы. Сихерче парлаган диярсең. Исемә төште. Кайсыдыр кичтән генә җаккан иде.

 - А-бау-у! Җен! - диделәр матур хатыннар беравыздан. Ишекне ничек ачсалар, шулай яптылар да юкка чыктылыр.

Айнытты мине бу хәл. Сикереп тор да, ашык-пошык киен, почмакка сөяп куйган мылтыкны ал. Алачыкка чык. Көн яп-якты. Көту куганнар. Мунча җарый әле бакчалар артында, үзәндәрәк. Киттем үрмәләп, 200 метр баргач, өянке тора минем бәхеткә. Шуңа ышыкланып күтәрелдем дә өс-башны рәтләдем. Болай җарамый, сыпырт Бакча белән генә абзар артына. Аннан песи адымы белән йомшак басып өйгә үттем.

- Фәләннәр мунчасына барыгыз, җен бар, җен! - дигән тавыш безнең тәрәзәдән дә килеп керде.

- Иван кордаш! - ди күршем Ләкси, - синең мылтык бар, калдырма. Киттек фәләннәр мунчасына. Ишеген ачарга куркалар. Ә мин мылтыкны кидем дә киттем кеше артыннан. Ишек ачарга берәүнең дә батырлыгы җитми.

Каерып ачтым да: "Әй, җүләрләр, җен кешедән курка бит ул, бу кадәр халык гөрләшкәндә, җен ләүкәдә ятамы", - дидем.

- Ие шул, - диләр тегеләр.

- Моннан соң бер генә җеннең дә эзе булмас, - дидем мин һәм шартлатып һавага атып җибәрдем. Үзем бәладән исән-имин, хәвеф-хәтәрсез котылуыма бүген дә сөенеп яшим.

Җенне, менә шулай, үзебез барлыкка китерәбез икән дөньяга.

"Питрәч - безнең туган җир" китабыннан алынды

Фото: https://commons.wikimedia.org/wiki/File:Russian_banya.JPG

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: