Туганайлар

Илләр язмышы – ирләр язмышы...

"Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе", "Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре", Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, "Татарстан Республикасы Халык язучысы", шагыйрь, публицист, хөкүмәт эшлеклесе Гәрәй Рәхимнең (Григорий Васильевич Родионов) сайланма әсәрләренең 5 томлык басмасы дөнья күрде. Карендәшебезне шушы зур иҗади уңышы белән котлап, сезнең игътибарга авторның әлеге җыентыкка кергән әсәрен тәкъдим...

"Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе", "Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре", Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, "Татарстан Республикасы Халык язучысы", шагыйрь, публицист, хөкүмәт эшлеклесе Гәрәй Рәхимнең (Григорий Васильевич Родионов) сайланма әсәрләренең 5 томлык басмасы дөнья күрде. Карендәшебезне шушы зур иҗади уңышы белән котлап, сезнең игътибарга авторның әлеге җыентыкка кергән әсәрен тәкъдим итәбез.
Әтиемнең каешын сагынам
Мин әтием сугышка киткәннең өченче көнендә туганмын. Менә-менә бала табарга торган әнием, әтине, авыл гадәте буенча, басу капкасына кадәр дә озата бара алмаган, капка төбенә кадәр генә чыккан. Бәхеткә, 1946 елда әтием исән-сау әйләнеп кайтты. Ул чакта инде миңа биш яшь иде.
Мин сугыш башлануның 23 нче көнендә туганмын. Әле сугыш кайгысының башы, иң әчесе була бу көннәр. Бу хәл минем бөтен гомерем буе җанымда кара тап булып ята. Мин 50 яшемә кадәр бер мәртәбә дә туган көнемне үткәрмәдем - ил өчен шушы кадәрле кайгылы көнне ничек бәйрәм итеп утырмак кирәк?!
Сугыш башлануның 23 нче көнендә генә тусам да, мин үз җилкәмдә немец офицеры каешын татыган кеше. Каеш жилкәмә өч мәртәбә шундый көчле төште ки, аркамда кара янган эз белән "А" хәрефе хасил булган иде. Эш шунда, минем әти сугыштан киң, сап-сары, калын бил каешы буып кайтты, трофей булгандыр инде. Бервакыт мин бөтенләй дә кысага сыймаслык шуклык эшләп, әтинең ачуын бик каты чыгардым һәм ул биленнән каешын чишеп алып сыртыма өч мәртәбә кундырды. Җилкәдәге "А" хәрефе ай буе каралып йөрде.
Киләсе елда миңа 60 яшь тула. Мин бүген дә әтием тара фыннан җилкәмә "А" хәрефе төшерелүен теләр идем. Әмма юк шул, әтием дә, немец офицерының бил каешы да юк инде дөньяда...
Мине гомер буе бер әйбер борчып йөри. Ни өчендер без "сугыш" дигән төшенчәне үзбаш бер абстракт төшенчә итеп күз алдына китерәбез. Сугышка каһәр укыйбыз, кайгы-хәсрәтләребезнең сәбәбе итеп сугышны каргыйбыз. Ә бит безгә иң элек сугышның сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Сугыш бит ул үзе чыкмый, аны кешеләр, беренче чиратта, дәүләт җитәкчеләре, парламентлар чыгара, яисә сугыш чыг уны тоткарлап кала алмый. Минемчә, бөтен каһәр әнә шул кешеләргә төшәргә тиеш. Әйтик, Ватан сугышы өчен без Гитлерны каһәрлибез һәм бу дөрес тә. Гитлер сугыш чукмары.
Әмма бит Гитлерның безнең илгә басып керүенә китергән сәбәпләрдә безнең үз җитәкчеләребезнең дә гаепләре юк түгел. Сугыш алды сәясәтен өйрәнү шуны күрсәтә.
Алыйк бүгенге Чечен сугышын. Бу сугышны китереп чыгаруда ике якның да дәүләт җитәкчеләренең гаебе йөз процент. Каһәр Чечен сугышына түгел, шул сугышны кузгаткан кешеләргә төшәргә тиеш. Кешелек дөньясының яңа чорында дәүләт җитәкчеләренә һәм парламентларга бер генә киңәш бирәсе килә. Сугыш чыгармагыз, иң кискен мәсьәләләрне дә өстәл янына утырып хәл итегез!
2000 ел

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: