Хәрәкәтчән акчалар
Тукай бүләге иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы Григорий Родионов - Гөргөринең (Гәрәй Рәхим) 2012 елда биш томлык "Сайланма әсәрләре" басылды. III томда "Сүзләр иленә сәяхәт" исемле язма бирелгән. Автор Телбизәр исемле герое аша татарча "тәңкә", "тиен", "калта" (акча янчыгы); русча "деньги", "гривенник", "алтынник", монголча "моңга", "төгрөч" (акча...
Ак төс "сары" сүзе белән белдерелгән
Бу дөньяда илләр, халыклар, милләтләр арасында акчадан да киңрәк таралган, кешелек дөньясы өчен акчадан да уртаграк булган әйбер юктыр. Җир шарының бөтен почмагында акчаның ни икәнен һәр кеше бик әйбәт белә. Шулай да акчаның үзе генә түгел, ә руслардагы «деньги», «гривенник», «алтынник», монголлардагы «тугрик», «мөңгө» дип әйтелешләренең, хәтта рус патшасы Иван Калита исеменең дә акчага бәйле рәвештә татар теле һәм татар халык этнографиясе белән уртаклыгы булуын, турыдан-туры безнең туган телебез белән бәйле икәнлекләрен күпләр белмидер әле.
Беренче чиратта, татар телендәге «акча» дигән сүзнең үзенең үк, бүген кулланылышта йөри торган кәгазь, алтын, бакыр акчалар белән бернинди дә уртаклыгы юк икәнен әйтеп китәргә кирәк. Чөнки акча дигән сүз ул теләсә нинди ак әйбергә карата әйтелә ала. «Акча» сүзе «ак» дигән сыйфатка -ча дигән ясагыч кушымча тагылудан гына килеп чыккан (ак+ча), ягъни ак әйбер. Мондый юл белән ясалган сүзләр бездә байтак: бакча (фарсы телендәге «баг», ягъни сад, агачлар, җиләк-җимеш, чәчәкләр, үләннәр үсә торган урынга әлеге -ча кушылудан (баг+ча), бакча килеп чыга), букча (немец телендәге «бук», китап дигән сүзгә -ча кушыл-ган, ягъни китап әйберсе, китап савыты), какча (как, ябык, кипкән, мәсәлән, балан кагы, карлыган кагы, алма кагы дигән сүзгә -ча кушыла да как +ча, как әйбер, ябык әйбер дигән мәгънә килеп чыга).
«Акча» сүзенең кәгазь, алтын, бакыр акчалар белән бер тиенлек алыш-биреше булмаса да, металл акчаларның бер төре булган көмеш тәңкәләр белән турыдан-туры уртаклыгы бар. Чөнки көмеш, чыннан да, ак төстә, һәм моннан, «акча» дигән сүз нәкъ менә әйләнештә иң актив рәвештә көмеш тәңкәләр йөргән чакта килеп чыккан дигән фикер туа. Ә соңыннан «акча» сүзе халыкка бик нык ошап киткән, күрәсең, бу сүзне кәгазь һәм бөтен металл акчаларга карата да куллана башлаганнар.
Ак төс турында галимнәр арасында икенче бер фикер дә йөри. Эш шунда, хәзерге татар теленә тарихи яктан нык йогынтысы булган борынгы хәзәр телендә ак төсләр урынына безнең бүгенге телдәге «сары» сүзе дә кулланылган. Хәзәрләр үзләренең башкалаларын «Саркел», ягъни Сарыгил (сары + ил) дип атаганнар. Борынгы төрки халыкларда үзләренең башкалаларын «Ак ил», «Ак кала», ә хан яши торган урынны «Ак йорт» дип атау гадәте булган. Бәс, хәзәрләр ак төсне дә сары (борынгыча әйтелеше сарыг) дип атаган булгач, «Саркел» сүзе бүгенгечә «Ак ил» яки «Ак йорт» дигәнне аңлата булып чыга. Моны «Саркел» каласының русчага тәрҗемә ителеше дә раслый. Руслар Саркел каласын Беловежск (Белая вежа) дип атыйлар. «Белая вежа»ның татарчага тәрҗемәсе нәкъ менә «Ак йорт» дигән сүз була да инде.
Элеккеге сары сүзенең ак төскә карата да кулланылуын раслый торган тагын бер мисал бар: борынгы төркилекне нык саклаган һәм хәзәрләр белән нык уртаклыгы булган бүгенге чуаш телендә ак төс «сары» дип атала.
Ә акча мәсьәләсенә килгәндә исә, киресенчә, алтын тәңкәләр сары төстә булсалар да, «акча» дип атала биргән. Шулай итеп, телдә метаморфоза килеп чыккан - ак әйберләр сары дип аталып киткән (Саркел), ә сары әйбер (алтын тәңкә), киресенчә, ак(ча) дип тел әйләнешенә кереп киткән. Соңрак акча дигән сүз халыкка бик тә ошап киткән, тарихи шарт-ларда акча әллә ниткән төсләргә кереп бетсә дә (мәсәлән, кызыл, зәңгәр, яшел, көрән төстәге кәгазь акчалар), без аларны һаман шул ук ак төскә бәйләнешле «акча» дигән сүз белән атап йөртәбез.
5 тиен = 5 тиен тиресе
Ә менә бездә вак акчаларга карата әйтелә торган «тиен» сүзенең бүген кулланылышта йөри торган алтын акча белән дә, көмеш, бакыр, кәгазь акча белән дә, гомумән, бернинди төр акча белән дә бер тиенлек уртаклыгы юк. «Тиен» сүзе турыдан-туры үзенең әйтелеше буенча игезәк булган агачтан агачка сикереп йөрүче тиенгә барып тоташа. Бик борынгы заманнарда, әле акча уйлап табылмаган чакларда, төрле халыкларда акча урынына төрле кыйммәтле әйберләр, предметлар йөргән. Диңгез буйларында яшәүче халыклар төрле кабырчыкларны, диңгез мәрҗәннәрен акча урынына файдаланганнар. Тау-лы илләрдә кыйммәтле ташлар, кыйммәтле агач-ларны акча итеп кулланганнар. Урман халыкларында җимеш төшләре һәм җәнлек тешләре акча булып исәпләнгән. Кайбер халыкларда акча урынына гап-гади тишекле түгәрәк ташлар йөргән. Әлеге халыкларда табигатьтә тишекле түгәрәк таш тапкан кеше бәхетле саналган, чөнки ул юктан гына акчалы булган. Бу урында тишекле түгәрәк ташның Тәңре яки кояш белән тиңләштерелүен дә искә алырга кирәк. Бу ышануның калдыклары әле бүгенге көндә дә очрый. Диңгез буенда ял итүчеләр яр читендә тишекле түгәрәк таш тапсалар, үзләренә бәхет юрыйлар.
Тын океандагы ут-рауларның берсендә те-гермән ташы кадәр тишекле таш та акча урынына йөргән дип сөйлиләр. Мондый акчасы булган кеше базарга барганда акчасын юлдан тәгәрәтеп барган. Гадәттә, мондый акчаны тиз генә урлап китә алмаганнар. Борынгы монголларда тишекле түгәрәк таш акчалар аеруча киң таралган. Металл акчалар сугыла башлагач та, аларның уртасында тишек калдырып суга торган булганнар.
Ә безнең «тиен»гә әйләнеп кайтсак, эш шунда, борынгы бабаларыбыз акча сугарга өйрәнгәнче, аның урынына кыйммәтле мехлардан саналган тиен тиресе файдаланганнар. Тиен тиресе берәм-берәм дә, бәйләм-бәйләм итеп тә кулланылган. Бер тире бер тиен дип аталган, бәйләмдә ике тире булса, ул ике тиен булган, биш тиен, ун тиен һәм башкалар. Инде металл акчалар сугарга өйрәнгәч тә, татар бер ияләнгән «тиен» сүзен ташламаган, металл тәңкәләр өчен махсус исем эзләп азапланмыйча, аларны да «тиен» сүзе белән генә атаган.
Алтын, көмеш һәм бакыр акчалар тышкы кыяфәтләре белән һәр чорда һәм һәр халыкта диярлек түгәрәк булган. Монголлар түгәрәк дигән сүзне үзләренчә аз гына үзгәртеп, «тугрик» (монголча язылышы «төгрөг») дигәннәр дә аны акча исеме итеп файдалана башлаганнар. Борынгы заманнарда акча беркайчан да үзгәрми торган кыйммәт-ле, мәңгелек әйбер дип исәпләнгән. Акчаның бозылмый, тутыкмый торган, кыйммәтле металлардан - платина, алтын, көмеш, бакыр тәңкәләр итеп ясалуы үзе генә дә аның бик озак саклана торган, мәңгелек булырга тиешлегенә ишарә ясый. Монголлар исә, акчаны мәңгелекнең үзе белән чагыштырып, аны «мөңгө» («мәңге» сүзенең җиңелчә үзгәртелеше) дип тә атаганнар. Борынгы мәҗүси чорларда көнчыгыш халык-лары кояшка табынганнар. Алар кояшны Тәңрегә, Аллага санаганнар. Ә тишекле таш, үзенең тышкы кыяфәте белән түгәрәк буларак, әнә шул Кояшка, ягъни Аллага, мәңгелек җисемгә охшаган. Тишекле ташны күзгә якын китереп кояшка карасаң, аның нәни генә тишегенә Кояш кадәр Кояшның, Алланың үзе сыйганны күрәсең. Менә нинди хикмәтле, изге, мәңгелек (мөңгө) һәм түгәрәк (төгрөг) әйбер ул тишекле түгәрәк таш!
"Деньги" ул тәңкә дигән сүз
Тишекле таш чорларыннан соңрак заманнарда да әле кәгазь акча бөтенләй булмаган, әйләнештә бары тик металл тәңкәләр генә йөргән. Нәкъ менә шул заманнарда руслар татарларның «тәңкә» дигән сүзләрен үз телләрендәге әйтелешкә авыштырып, «деньги» ди-гәннәр дә, аны акча исеме итеп файдалана башлаганнар.
Ә инде русларның «гривенник» дигән сүзе безнең чулпы белән бер мәгънәгә барып тоташа. Билгеле булганча, русларның «грива» дигән сүзе «ат ялы»н аңлата. Борынгы заманнарда «грива» сүзе рус хатын-кызларының чәч толымнарына карата да файдаланылган. Төрки халыклары белән аралашып яшәгәнгә күрә, рус хатын-кызлары да, татар хатын-кызлары кебек үк, толымнарына тәңкә тага торган булганнар. Руслар бу тәңкәләрне «гривна», татарлар «чулпы» дип йөрткәннәр. Гадәттә, чулпылар акча әйләнешендә йөри торган, сугылган металл тәңкәләрдән ясалган. Рус хатын-кызлары чулпы-гривналарын ун тиенлек тәңкәләрдән ясарга яратканнар. Вакытлар үтү белән, русларда «гривенник», ягъни толымга тагыла торган чулпы сүзе ун тиенлек акча исеме булып киткән.
Инде турыдан-туры акчага бәйләнеше булган һәм татар теленнән руска күчкән тагын бер сүзне искә төшереп үтик. Борынгы заманнарда татарлар күннән ясалган акча янчыгын «калта» дип йөргәннәр. Диалекталь рәвештә булса да, бу сүз әле бүген дә очраштыра. Минем, мәсәлән, балта осталары арасында: «Балтаңа эш булмаса, калтаңа да эш булмас», - дигән сүзне ишеткәнем бар. Ягъни, остага эш булмаса, аңа акча килмәс, дигән сүз. Иван Грозныйның бабасы, патша Иван III не Иван Калта дип йөртәләр. Бу патша, имеш, акчаны үлеп яраткан, һаман үз кесәсенә акча җыйган өчен аңа татарлар акча капчыгы, ягъни «Калта» дигән кушамат такканнар. Бәлки, «калта» сүзе русларга күптән кереп, Иванга руслар үзләре «Калта» дигәннәрдер, һәрхәлдә, шунысы хак, бара торгач, бу патшаның исеме Иван Калита дип тарихка кереп калган.
Шулай итеп, дөнья халыклары арасында акчаның үзе генә түгел, ә аның төрле аталышлары да бик актив рәвештә сәяхәттә йөриләр. Чын мәгънәсендә хәрәкәтчән акчалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев