Туганайлар

Григорий Родионов - Үкенеч

Үкенеч Ул көнне мин, табигать матурлыгына сокланып, урман буеннан акрын гына атлап килә идем. Күңел шушы иркенлектән туган рәхәт бер халәт кичерә. Яратам мин урманны. Андагы бөҗәкләрнең сәер гадәтләренә, кошкортларның җитди кыяфәт белән үзләренә генә хас әллә ниткән эшләр майтарып йөрүенә сокланып бетә алмыйм. Таш гасырдан алып бүгенге көнгәчә адәми...

Үкенеч
Ул көнне мин, табигать матурлыгына сокланып, урман буеннан акрын гына атлап килә идем. Күңел шушы иркенлектән туган рәхәт бер халәт кичерә. Яратам мин урманны. Андагы бөҗәкләрнең сәер гадәтләренә, кошкортларның җитди кыяфәт белән үзләренә генә хас әллә ниткән эшләр майтарып йөрүенә сокланып бетә алмыйм. Таш гасырдан алып бүгенге көнгәчә адәми затның язмышын хәл итүдә ур- маннар никадәр өлеш керткән! Болар барысы да минем күңелемдә урманга карата илаһи бер тоем, хәтта мин үзем дә аңлап бетерми торган хәвефле-рәхәт бер тартылу кузгаталар. Шулай да мин ул көнне үземнең иң яраткан әйберемә, табигатькә карата зур игътибарсызлык күрсәттем. Аннан соң байтак вакыт үтсә дә, әнә шул игътибарсызлыгым өчен үкенүдән, күңел әрнүеннән арына алганым юк. Әйткәнемчә, урман буйлап акрын гына атлап киләм. Бер читтә бәхәсләшеп торган өч малайга күзем төште. Кулларында рогатка да күргәч, сагаеп калдым, алар исә минем агачларга посапоса килгәнне сизмәделәр, бәхәсне дәвам иттерә бирделәр.
- Булдыра алмыйсыз сез, ата белмисез. Ә мин менә бишне бәреп төшердем, - диде озын буйлы сары чәчлесе, аяк астына күрсәтеп. Яхшылабрак карасам... малайларның аяк асларында үтерелгән кошлар аунап ята. Сары чәчле малай кошларны алдына өеп куйган. Мин ул өемдә ике чыпчык, песнәк һәм сыерчыкны танып алдым. Миңа арты белән торган базык гәүдәле малайның сары чәчлегә сер бирәсе килмәде, ахры.
- Әй, синең рогаткаңны әтиең ясап биргән бит, шуңа гына төз ата ул, - дип куйды.
- Кара син моны, - дип кызып китте тегесе, - әтием ясаса ни, үз әтием бит, әллә синең әтиең ясап биргәнме?! Мин менә өйгә кайткач әтигә биш кошны бәреп төшерүемне сөйләп бирермен һәм ул миңа, булдыргансың, снайпер икәнсең, дияр. Ә синең әтиең кошлар үтергәнне белсә, сыртыңны каезлар әле. У-у-у, нинди усал синең әтиең. ...
Шуннан артыгын мин тыңлый алмадым. Малайларның аяк асларындагы гаепсезгә үтерелгән кошларга карадым да каттым. Әнә бер сыерчык. Ул быел гына оядан очып чыккан бала кош әле. Көзгә кадәр тамагымны ныграк туйдырыйм, канатларымны ныгытыйм, әле минем алда ерак илләр, зур диңгезләр кичәсем бар, дип, урман буена килгәндер инде ул. Әнә бер песнәк ачылган томшыгын да ябарга өлгермичә һәлак булган. Шунда ук бер кызгылт кошның җансыз гәүдәсе аунап ята. Аның ачык күзләре түм-түгәрәк, зәп-зәңгәр. Мин малайларга нидер әйтмәкче булып башымны күтәрдем. Ләкин үтерелгән кошларга карап артыграк дулкынланганмын, озаграк торганмын - малайлар китеп өлгергән иде инде... ...Хәзер мин әнә шулай әсәрләнеп малайларга бер генә сүз әйтә алмый калуыма үкенеп бетә алмыйм. Миңа ул малайлар әле һаман да рогатка белән гаепсез кошларны атып йөриләрдер шикелле тоела. Шул чактагы игътибарсызлыгым өчен үз-үземне әрлим дә, үкенәм дә. Кулларыннан рогаткаларын аласы, ялгышларын аңлатасы калган икән... Ә бәлки алар сезгә очрар? Очратсагыз, зинһар өчен, рогаткаларын алыгыз. Табигатьне яратырга кирәк икәнен аңлатыгыз һәм минем әлеге үкенечем турында сөйләгез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: