Туганайлар

"Бәрмәнчек" юбилей сезонын ачты

22 декабрь көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле юбилей концертын тәкъдим итте. Концерт тулы залда аншлаг белән узды. Концерт башланырга бер сәгать вакыт калып бара. Сирәк-мирәк кенә тамашачы күренгәли. Күңелгә шом төшә. Әллә тагын... Борчылулар бушка булган. Ун-унбиш минут вакыт үтте микән, фойе...

Гади тамашачылар арасында танылган артистлар: Георгий Ибушев, Виталий Агапов, Лидия Әхмәтова, Айдар Фәйзрахманов, галимнәребез Геннадий Макаров, Татьяна Дунаева, Николай Максимов, Мәсгуть Имашев кебек күренекле шәхесләр күренде.

Сәхнәгә студент коллективы булып атлаган "Бәрмәнчек"нең дәүләт фольклор ансамбле булып эшли башлавына биш ел вакыт узып киткән. Биш ел ул - зур иҗат юлының башында торучы беренче юбилей. Коллективның эшенә нәтиҗә ясарга, бәя бирергә уңай мөмкинлек. Нәкъ шулай булды да.

Юбилярларны котларга Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин үзе килгән иде.

Айрат Сибагатуллин сәхнәгә күтәрелеп: "Бәрмәнчек" үз урынын тапты, аны үзе ясады. Чыгышлары белән безне һәрвакыт шатландырып торсыннар иде. Без, министрлык, үз чиратыбызда, аларга һәрвакыт якты йөзебезне күрсәтергә, ничек булдыра алсак, шулай булышырга тырышырбыз. Аларны бүген бөтен Татарстан белә, Рәсәй өлкәләре, чит илләрдә дә танылып киләләр. Аларга уңышлар, уңышлар һәм тагын бер кат уңышлар телим",- диде.

Министр кулыннан: Азат Хәмидуллин, Елена Григорьева, Снежана Абрамова, Эльвира Камалова, Оксана Дмитриева, Лиана Миронова "Мактау грамоталары" алдылар. Оркестр җитәкчесе Эрдни Чавлинов "Мәдәният казанышлары" билгесе белән бүләкләнде.

Залда утыручылар бүләкләргә "бәрмәнчеклеләр"нең үзләреннән ким шатланмады. Дәррәү килеп кул чабып утырды. Концерт дәвам итте. Икенче булып котлау сүзе белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры, Республика керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Егоров чыкты: "Биш ел аз да түгел, күп тә түгел. Шулай да, матур, түгәрәк дата. Хөрмәтле "бәрмәнчеклеләр", биш яшьтә генә булсагыз да, сез дөньяга танылып өлгердегез. Үз йөзегезне, үз төсегезне булдырдыгыз. Сезгә барлык эшегезне дә "5" кә генә эшләвегезне телим. Безнең өчен бердәнбер дәүләт ансамбле буларак, сез көннән-көн яңарырга, баерга тиеш. Сезгә уңышлар, үсеш телим". Котлау сүзләренә кушып, яңару, үсү өчен 500 мең сумлык сертификат та бүләк итте. Оешма исеменнән Рәхмәт хатын художество җитәкчесе Эльмира Кашапова кулына тапшырды.

"Әйттерәбез түгелме, типтерәбез түгелме..."

Тамаша үз эченә керәшеннәрнең: Питрәч ягы, Менделеев, Мәлки һәм нагайбак төркемнәре җырулары, биюләрен кертеп оештырылган иде. Җәй аенда булып узган студентлар Универсиадасы программасы өчен махсус әзерләнгән репертуардан алынган ике рус халык җыры концертка ямь өстенә ямь булды.

Мәлки төркеме җыруларын "Бәрмәнчек" сәхнәгә беренче тапкыр чыгарды. Алары Россиядә керәшеннәрнең җыр сәнгатен өйрәнүче бердәнбер галимә, музыка белгече Наилә ханым Әлмиева тырышлыгы белән чыгарылган "Мәлки керәшеннәре җыры" китабыннан алынган җырулар иде. Бу җыруларны сәхнәгә куярга булышкан Наилә ханым, уртак хезмәтне үз күзләре белән күрү теләгеннән, ерак араны якын итеп, Санкт-Петербургтан ук килгән.

"Май чабу"га багышлап үткән җырулар вакытында сәхнәдән балалар төшеп, тамашачыларны коймак белән сыйлап йөрде. Бу да үзенә күрә матур яңалык, үзгә күренеш булды.

Оркестр группасының шаулы уен кораллары белән башкарылган чыгышы бик мавыктыргыч тоелды. Теләк булганда табагач, уклау, балта, самовар торбаларын кагып та көй чыгарып була икән бит! Бер төркем егет һәм кызлар башкаруында "Керәшенчә чабаталы степ" биюе гаҗәп тә, матур да булды. Монысы инде заманча яшьләр биюе. Сәхнәгә әле беренче тапкыр чыгарылды ул. "Чабатаны" степ стилендә биергә керәшен яшьләре генә өйрәтсә өйрәтә инде... Тамашачы биючеләрне чәчәкләргә күмде. Димәк, премьера ошады.

Концертның башыннан ахырына кадәр һәр чыгыш, һәр бию озакка сузылган кул чабулар, алкышлар белән тәмамланды. Халыкның "бәрмәнчеклеләрне" сәхнәдән җибәрәселәре килмәде. Сусаган булган икән күңел керәшен җыруларына. Егетләрнең очып-очып биюләре күңелләрне җилкетте. Табын асларыннан ут чыгарды яшьләр. "Өчле бию", "Чабата", "Чүпләмле бию"ләрне урында карап кына утыру җиңел булмады. Биючеләргә кушылып, сәхнәдә тыпырдыйсы килде. Җыруларында җырланганча әйттерделәр дә, типтердерделәр дә "бәрмәнчеклеләр".

Беренче юбилей концерты алдагы елгылардан дәрәҗәсе, башкару осталыгы белән аерылып торды бугай. Моны без тамашачылар авызыннан да ишеттек. Алар фикерләре безнекеләр белән туры килә иде. Сәхнә түрендә керәшеннәр тормышында ел дәвамында булып үткән яңалыкларның күрсәтеп үтелүе, һәр җырга төрле иллюстрация, рәсемнәр бирелүе дә бик матур күренеш иде.

Безгә ошады. Тамашачы фикере нинди? Концертны карарга килгән кунакларның, тамашачыларның берничәсенә сораулар белән мөрәҗәгать иттек. Фикерләрен, теләкләрен белештек.

Айгөл Бариева, Татарстанның атказанган артисты: "Бәрмәнчек"ләр концертына беренче килүем. Бик ошады, кызыксынып утырдым. Вокал буенча нык эшләгәннәр. Берничә тавышка җырлау профессионал дәрәҗәдә куелган. Сценарий нык ошады. Керәшен булмасам да күңелемә кергән кайбер җырларны үземнең репертуарыма кертергә дә исәбем юк түгел. Оранжировка ясап, заманча итеп үзгәртеп, билгеле. Аларга бары уңышлар телим".

Мәдинә Хәйруллина. Балалар иҗат йорты җитәкчес: "Мин "Бәрмәнчек"нең һәр концертында булырга тырышам. Керәшен халкының шулай үзенең иҗатын, халык җырларын барлап, сәхнәгә күтәреп чыгуларына бик шатланам. Аларның тырышлыкларына, үзләрен тота белүләренә сокланам. Үзгәрешләрне дә сизәм. Яңача яңгырый җырлар: элеккеге, борынгыча яңгыраш ишетелә. Күрәм, биюләр дә яңартылган. Күтәренке рухта бара. Үзгәрешләр яхшы якка".

Владимир Васильев, Татарстанның атказанган артисты: "Бүгенге юбилей концертына гаиләм белән: хатыным, ике балам белән килдем. Бик шәп бара. Коллектив үсә, зур дәрәҗәләргә ирешерләр дип уйлыйм. Элеккеге ансамбль түгел инде. Профессиональ дәрәҗәгә күтәрелделәр. Бик шатмын. Мондый коллектив белән рәхәтләнеп җырларга була. Уңышлар гына аларга".

Әйткәннәргә йомгак ясап "Бәрмәнчек"кә иҗат юлларында уңышлар телибез. Ансамбльләренең 50, 90, 100 еллык юбилейларын да күрергә язсын, дигән теләктә калабыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: