Туганайлар

Бик бәхетле булырсың, бала!

Хикәя Зинаида Захарова (дәвамы...) Ялгыз түгелләр, биш гаилә Чиләбе өлкәсенә, Уралга, урман кисәргә озатылды. Юлда барганда авылдашларының кечкенә кызлары кинәт чирләп үлеп китте. Кызның әнисе елый­елый шешенеп бетте. - Нигә үзем үлмәдем, үлсәм бу хәсрәтләрне күрмәс идем?! - дип өзгәләнде ана. Башка балаларның да гомерләре кыл өстендә иде. Ачлыктан йөзләре...

Хикәя

Зинаида Захарова

(дәвамы...)

Ялгыз түгелләр, биш гаилә Чиләбе өлкәсенә, Уралга, урман кисәргә озатылды.
Юлда барганда авылдашларының кечкенә кызлары кинәт чирләп үлеп китте. Кызның әнисе елый­елый шешенеп бетте.
- Нигә үзем үлмәдем, үлсәм бу хәсрәтләрне күрмәс идем?! - дип өзгәләнде ана. Башка балаларның да гомерләре кыл өстендә иде. Ачлыктан йөзләре шешенгән, авыз ачып сүз әйтерлекләре дә калмаган, көчсезләнгән иделәр. Бар белгәннәре ашарга сорау. Авылдан чыгып киткәндә авылдашлары, кем нәрсә бирә алса, бирделәр, югыйсә. Юлыгыз ерак дип, күпләр киптергән ипи китерде. Менә шул авылдашлары биргән ипекәйләр ачлык үлеменнән йолып калды аларны. Дөньяда яхшы кешеләр күбрәк, Аллага шөкер.
...Урман уртасында бараклар тезелеп киткән. Татарлар бик күп булып чыкты монда. Марилар, чувашлар, удмуртлар да җитәрлек. Бар да үз җирләреннән кулак итеп куылган кешеләр.
Монда килеп төшкәч тә Метрейнең эшләре уңайга китте. Буш бүлмә дә тиз табылды. Үзенә күрә йорт җиһазлары да бар иде. Шушы бүлмәдә яшәгән гаиләнең ике баласы да чирләп үлгән. Авыр хәсрәтне күтәрә алмый, әниләре дә якты дөнья белән хушлашкан. Ир кеше ялгыз калгач үзенә кул салган, асылынып үлгән булып чыкты. Бу хәлләр турында бүлмәгә урнашып яши башлагач кына, урман кискән җиреннән, ишетеп кайтты Метрей.
Туган җирдәй җир булмас, туган илдәй ил булмас, диләр. Ни хәл итсеннәр, Метрей белән Праскый туган җирләреннән еракта, Урал якларында яңа тормыш башладылар, урман кистеләр. Яңа җирдә яңа тормышка ияләшеп килгәндә генә Метрей гаиләсенә зур кайгы килде. Нинаны агач басты. Әти­әниләренә ашарга илткән булып, кыз урман кискән диләнкегә барып чыккан. Агач кызның сул як кулын, калак сөяген имгәткән булып чыкты. Сул кулы кап­кара булып кара янып чыккан. Баракка алып кайтып, ятагына салганда бала аңында түгел иде. Беренче ярдәм күрсәтерлек кеше дә таба алмадылар. Бала саташып, ыңгырашып төн чыкты. Якты күлдә яшәүче туганын тыңламаганы өчен мең үкенде Праскый. "Балаларны алып китмә, Ходай хакы өчен калдыр,"­ дип ялынган иде әнисенең сеңлесе. Юк, тыңламады шул Праскый, нишләсен, күрәчәге булгандыр. Бала аңына килгәч тә, атна­ун көн бик сызланып, ыңгырашып ятты. Калак сөягенең чәрдәкләнеп бетүен, операция кирәк икәнен берәү дә белми иде. Шулай да кызының хәле авыр, монда дәвалап булмаячагын Праскый яхшы аңлады...
дәвамы бар...
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: