Туганайлар

Бик бәхетле булырсың, бала!

Хикәя Зинаида Захарова (Дәвамы) Метрейнең йорты каршында өч җигүле атны күреп, авылдашлары җыела башлаган иде. Төрлесе төрлечә сөйләде. Метрейнең матур, бай тормышына кызыгып, көнләшеп йөргәннәре: - Күптән кирәк иде, кулакка, - диештеләр. - Үз тырышлыгы белән күтәрелде ич ул. Дөреслек юк дөнья сында, - диделәр күпләр, аны кызганып. Урамда елашып...

Хикәя

Зинаида Захарова

(Дәвамы)

Метрейнең йорты каршында өч җигүле атны күреп, авылдашлары җыела башлаган иде. Төрлесе төрлечә сөйләде. Метрейнең матур, бай тормышына кызыгып, көнләшеп йөргәннәре:

- Күптән кирәк иде, кулакка, - диештеләр.

- Үз тырышлыгы белән күтәрелде ич ул. Дөреслек юк дөнья сында, - диделәр күпләр, аны кызганып. Урамда елашып басып торган балаларны күрше Думна әбиләре чыгып, үзләренә алып кереп китте.

Мал-­туар, кош­корт, умарталарны гына түгел, ишек алдындагы вак­төякне дә алып чыгып арбаларга салдылар. "Байлыгы бик күп, көн буена җитәрлек эш бар бүген безгә", - дип көлештеләр талаучылар. - Умарталарын ничек ташып бетерербез?!

"Зингер" тегү машинасы да, җиз самовар да арбага менеп "кунаклады". Аласы алынып, йорт таланып беткәч, бик канәгать булып, эш лекле адәмнәр китеп бардылар. Метрей белән карчыгын, урманнан кайтуларына, ишекләрендә зур йозак каршы алды. Алар инде күңелсез хәбәрне ишеткән иделәр.

- Баш исән булсын, Праскый, бар да булыр. Безгә генә килгән, аерым хәсрәт түгел, бөтен ил белән күрәбез. Ил белән киселгән бармактан кан чыкмас, - диләр. Йөзем ак, күңелем чиста минем. Берәүнекен дә урламадым, берәүне дә таламадым. Җирне яраттым, эшкәрттем. Бөтен көчемне, җегәремне намуслы хезмәткә бирдем. Бар тапканыбыз үз тырышлыгыбыз. Тирем тамызып эшләдем, миңа эшләгән кешене рәнҗетмәдем.

Нәрсә эшләргә дә белмәде ир. Миен чуалтып, исәпсез­хисапсыз уйлар айкала иде. Йөрәк түрләрендәге саф сөюләрен юмарт бүлешеп, кайгы­хәсрәтсез яшәп ятканда... Әллә соң алар артык бәхетле булдылармы? Бәлки көр тормышларына начар күз тигәндер? Ничек кенә булмасын, кайгыруын карчыгына сиздермәскә тырышты ул. Алты елга авылдан чыгып китәргә бойрык булды аларга. "Илдә булса үлмәссең, илсез көнең күрмәссең", - дигәннәр борынгылар. Чит җирләрдә ничек яшәрбез, ниләр күрербез? Канатларны каердылар дип, берәүгә дә күрсәтми, китәргә каршы төндә, озак елады Праскый. Елап туйгач: "Нигә балавыз сыгам соң әле, күз яше көчсезләр юанычы дия иде ич әни", - дип, үзен тынычландырды...

(дэвамы бар... )

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: