Бәби ашы

Мәтүк җиңги бәби алып кайткан. Карендәш-ыру көн саен тәмле пешкән ризыклар, таба ашлары алып, бәбидән котылган җиңгинең, яңа туган бәбинең хәлен белешергә киләләр икән. Өлкән балалар Питүк белән Әркәш көн дә сыйланып рәхәтләнәләр, ди. Көннәрдән беркөнне хәл белүчеләр сирәгәйгәч, малайлар аналарына карап - нәнәү, тизрәк тагын бер бәби алып кайт инде, гүчтинәчләр китерми башладылар бит, дип әйткәннәр ди
Бу мәзәкнең нигезендә чынлап та бүгенгәчә сакланган бик матур җола-гадәт ята. Башка төбәкләрне белмим, әмма Мамадыш районының Колышчы авылында бүгенгәчә бәби тугач, туган-тумача бәби ашы китерә әле.
Бик еракта яшәү сәбәпле, беренче балабыз - кызыбызны авылга алты ай тулгач кына алып кайттык. Ике-өч көн узмады, бер мәл капкадан ике улын иярткән, бер кулына бидон, бер кулына зур гына пакет тоткан бик тә сылу бер яшь хатын килеп керде. Иремә җиңги тиешле Райка булып чыкты ул. Шау-гөр килеп исәнләшеп, керә-керешкә үк өстәл дә көйли башлады. Мин искә-аңга килгәнче, бидондагы кайнар шулпа да бүленде, бөтен тавык туралды, тавык янына 'савыт' һәм тагын әллә күпме чәй ашлары чыкты. Инде килеп, кечкенә кызга күлмәк-ыштанын да кигертеп куйгач, мин бөтенләй шаккаттым, чөнки мин үскән җирдә (Актанышта) бу җола юк иде...
Инде хәзер күпме керәшеннәр яшәгән төбәкләрдә йөреп, бу җоланың киң таралган булуын белдем. Үзебез дә тыума тиешләргә бәби ашлары йөрттек. Билгеле, җола шактый үзгәргән. Аның төп максаты әле яңа гына бәбидән котылган хатын-кызның хәленә керү, гаиләсенең вакытлыча тамагын кайгырту, йорт эшләрендә булышып китү, әле әнисенә дә, бәбисенә дә бераз хәл кергәнче, ярдәм итү булган. Ә инде бүгенге көндә бу җола ыру-затта өстәлгән яңа кеше белән танышу, сирәк булса да тыума тиешләрнең очрашуы, барлашуының пурмысы булып калган. Кыскасы, 'бәби ашы' дигән бу җола ыру-затның чылбырларын өзми, сирәк-мирәк булса да очраштырып тора.
Кем әйтмешли, ару җола бит, туганнар! Шулай түгелме?
В.ПАВЛОВА.
25.11.2010
Фото: Общественно-политическое издание "Татарстан"
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 июнь 2022 - 07:38Колорадо коңгызы нәрсәдән курка? Киңәшләрне истә тотсагыз, химик чаралар куллану да кирәкмәс8100
-
26 июнь 2022 - 06:47Чит җирләрдә шунсы читен: Сагындыра илләрне Актүбә авылында туып-үсеп, авылда хат ташучы булып эшләгән, гомере Түбән Кама шәһәрендә үз авылын сагынып үткән Ольга түти Шадрина (күптән түгел чын дөнҗага күчте) истәлекләреннән6800
-
26 июнь 2022 - 06:47Репрессированный протоиерей Стефан Матвеев Согласно семейным преданиям родственников, отец Стефан был репрессирован, умер в ссылке в 1942 году6301
-
26 июнь 2022 - 06:42Заимствования из чувашского, марийского и удмуртского языков в кряшенском говоре Число этих заимствований невелико. Они, в основном, наблюдаются в контактирующих говорах или населенных пунктах со смешанным населением8000
-
26 июнь 2022 - 06:38История Парижского прихода: прошлое и настоящее Проблема сохранения духовного и культурного наследия в современном обществе очень актуальна. Данная работа является первым шагом на пути к серьезным исследованиям в этой области и носит описательный характер, позволяющий получить самое первое представление об истории Парижского прихода6400
-
26 июнь 2022 - 06:38Тарихны — бөртекләп: 84 яшьлек Тамара түти Бордыга багышлап китап яза Тамара Кузьмина белән шактый гәпләштек. Аның йөгерек уй агымына ияреп, бар тормышы күз алдымнан үткәндәй булды7300
-
26 июнь 2022 - 06:08Республика җәмәгать урыннарын тәртипкә китерүгә зур игътибар бирә Киләсе елда да Татарстанда урамнарны, елга яры буйларын, сквер-бакчаларны төзекләндерү дәвам итәчәк5900
-
26 июнь 2022 - 06:07Чиркәүдә нинди иконаларга һәм күпме шәм куярга кирәк? Чиркәүдә кемнәргә һәм күпме шәм куярга аптырап калганнарга киңәшләр16301
-
25 июнь 2022 - 06:55Пәрештәнең кешегә юл күрсәтүе турында Изге кенәгәдә язылган юллар "һәрбер җирдә сине пәрештәләргә саклатыр" дигән сүзләрне онытмагыз19800
-
25 июнь 2022 - 06:50Герои-кряшены: Михаил Кузьмин Звание Героя Советского Союза Михаилу Кузьмичу присвоено 17 декабря 1941 года посмертно10300
-
25 июнь 2022 - 06:43Җыруларны барлыйбыз: Шуран көе Мөслим районының Керәшен Шуран авылында илленче елын фельдшер булып эшләүче Лидия Егорова бәйрәмнәрдә үз авыллары көен аеруча яратып җырлый. Ул аны үзенең әнисе, 1914 елгы Клавдия Григорьевнадан отып калган12200
-
25 июнь 2022 - 06:28"Ангел в белом халате...": правнучка Егора Федоровича Чебышева За безупречную работу в области медицины Татьяна Николаевна награждена многочисленными Почетными грамотами, в том числе: «Почетной грамотой Министерства здравоохранения Российской Федерации» от 18.11.2020 года, Республики Татарстан от 2011 года, знаком «Почетный работник здравоохранения РТ от 2013 года, медалью «За заслуги перед муниципальным районом от 2013 года14500
-
7 февраль 2022 - 13:03«Туым җондызы» фестивале
-
22 июнь 2022 - 11:38В селе Альвидино открыли бюст Героя Петра ГавриловаВ торжественном мероприятии принял участие Президент РТ Рустам Минниханов31600
-
24 июнь 2022 - 14:39Кач кылуның нинди куаты бар? Тәрбия, бәхет һәм ышану Ходайга җараулы булып яшәүдән башлана25800
-
24 июнь 2022 - 10:09Михаил Тукранов: Юрий Шатунов Чаллыда концерт куеп, кызларның хушын алган иде, үксеп-елап беттеләр 1989 елны Юрий Шатунов Чаллыда концерт биргән, шунда аңа КамАЗ машинасы бүләк иткәннәр25301
-
24 июнь 2022 - 10:49Кешеләрнең кайтыр нигезе бар. Юкка чыккан Сосновый Ключ авылы турында шигырь Чистай районындагы бу авылда 2008 елда 4 кеше торган, хәзер берәү дә юк21704
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Редакция газеты "Туганайлар"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС77-67918 от 06.12.16
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Губина Юлия Юрьевна
Адрес редакции: 420066, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон редакции: (843) 222-09-84 (доб. 1552), 222-06-07 - главный редактор
(843) 222-09-84 (доб. 1551) - журналисты
Электронная почта редакции: tuganaylar@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика