Анатолий Цыганов: «Үткәннәргә юл юк яңадан»
Анатолий Цыгановның шәхси архивыннан «Юкка гына айны моңсу диләр...» исемле шигырен тәкъдим итәбез.
Юкка гына айны моңсу диләр...
Мин, сабыр, дип уйлыйм нигәдер.
Көн озынын җыйган кояш нурын
Төннәр буе җиргә сибә ул.
Бер тәвәккәл тырыш хуҗа кебек,
Барлап йөри авылын, урманын,
Елгаларның бозлы күперләрен,
Эскертләрнең кайда торганын.
Гүя әйтә кебек; ”Еллар уза,
Үткәннәргә юл юк яңадан.
Алга кара”. Уйга чумып ятам,
Сабырлыкны алып аңардан.
Алга карыйм. Зур сынаулар үтеп,
Ераклашып бара иске ел.
Хыялларны чынга ашырырга,
Бик ашыга яңа изге ел.
Верхнебагряжский сельский дом культуры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев