Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Питрау ул – уртак бәйрәм

Быел миңа 12 июль көнне Зәй районы Кашка тау итәгендә оештырылган Питрау бәйрәмендә булырга туры килде. Инде бер ай вакыт үтсә дә, шунда алган тәэсирләрне оныта алмыйча йөрим. Вәт, бәйрәм итә белә керәшен туганнар.

Питрау турында күп тапкырлар ишеткән булсам да, моңарчы үземнең әле анда катнашканым юк иде. Биредәге фольклор ансамбльләренең күплегенә, алар башкарган көйләрнең төрлелегенә исем китте. Чиләбе өлкәсеннән үк килгән ансамбль җырчыларына да сокландым. Ничә гасырлар буе урыс шәһәрләре, авыллары янында яшәп, үз төсләрен, үзенчәлекләрен саклап кала алганнар. Туган тәбәкләрен сагынып кайткан якташларын да олылый белә зәйлеләр. Аларны, Питрау мәйданына керүче капка янында кулларына тәмле сөт салынган савытлар тотып каршыладылар, сәхнәгә менгезеп, тапшырасы сәламнәрен әйттерделәр. Үзем мөселман кешесе булсам да, Питрау бәйрәме безнең халыкныкы да булып тоелды миңа.

Сезнең гәҗит аша бу бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Бәйрәмнең матур бер мизгелен фотога төшереп, истәлек өченгә сезгә дә җибәрәм.
Фотода: алгы планда сулдан беренчесе - сезнең гәҗитнең актив хәбәрчесе Федоровкадан - Василий Васильев. Уртада - Валентина Васильева, уңда мин - Раиса Дәүләтбаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Питрау Зәй Кашка тау