Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Керәшеннәр җырыу әйтте

Һәр халык үзенең моң-сагышын, әрнүләрен, шатлыкларын көйләргә сала, җыр итеп җырлый. Үзәк өзгечләре, моңлылары буыннардан буынга күчеп, үзен яңа төсмерләр белән баетып, халык иҗатында яши бирә. Җир йөзендә яшәүче бар милләтнең дә бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын җырдан башка күз алдына да китереп булмый. Халыкның язмышын чагылдырган бер генә җырны да безнең...

Шуны истә тотып, моңлы байлыгыбызны - җырларыбызны саклап калу максатыннан, Чаллыда өченче тапкыр "Керәшеннәр җырыу әйтә" Бөтенроссия керәшен фольклор ансамбльләре фестивале гөрләде. Татарстанның халык артисты, Чаллы керәшен җәмгыяте җитәкчесе Виталий Агапов быел да керәшен җыр бәйрәмен югары дәрәҗәдә оештырган иде.

Фестивальдә катнашучыларны сайлап алу турлары алдан ук барды. Россиянең төрле төбәкләренә сибелгән керәшеннәр барланып, 28 фольклор коллектив "иләк аша үткәрелде". Иң-иңнәре дип табылган 11 фольклор ансамбль йомгаклау турына узып, жюри каршында имтихан тотты.

Фестиваль ике этапта үтте. Башта ансамбльләр төркемнәргә бүленеп, 4 юнәлештә - 27 ноябрьдә Башкортостанның Бакалы районы Үмер авылында, 28 ноябрьдә Татарстанның Әлмәт районы Кәләй, Мамадыш районы Дүсмәт, Зәй районы Сәвәләй авылларында мини-фестивальләр уздырдылар.

Җыр бәйрәменә ике көн кала, Иркутск өлкәсенең Нукут районы Хареты авылыннан "Туган авылым" һәм Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районы Кассель авылыннан "Ностальгия" фольклор ансамбльләрен Үмер авылында ипи-тоз белән каршы алганнар. Олы кунакларга сый-хөрмәттән сыгылып торган өстәл әзерләгәннәр, кичен матур концерт оештырганнар. Чын мәгънәсендә, җырактагы җакын туганнар белән очрашу көне булган бу. Бер-берсенең нәсел очларына чыгып, кемнең кем булуын ачыклап, шатлыктан күз яшьләрен сөрткәннәр. Иркутск өлкәсеннән килгән Татьяна Антипова иренең өченче буын туганыГригорий Карповны да очраткан. Бу бәйрәм 28 ноябрь көнне Татарстанның Сәвәләй авылында дәвам иткән. Анда "Туган авылым", "Ностальгия" ансамбльләре белән Чаллы "Карендәшләр"е дә чыгыш ясаган.

Шул ук көнне Әлмәт районының Кәләй авылында Самара өлкәсе Келәүле районы Назаровка авылыннан килгән "Натукай" ансамблен каршы алганнар. Бу ансамбльнең безгә өченче тапкыр килүе. Аларның нәсел тамырлары Сарман районы Наратасты авылына барып тоташа. Янәдән ата-бабалары җиренә аяк басулары белән алар бик бәхетле. Кәләй авылы халкының зурлап каршы алуларыннан, кунакчыллыгыннан шулкадәр күңелләре булып, сөйләп туя алмыйлар. "Келәүледән киткән шикелле дә булмадык, монда барысы да шундый якын безгә", - ди "Натукай" түтиләре. Кәләйдә дә мини-фестиваль гөрләп үткән. Яңа Чишмә районы Ленино авылыннан "Сүрәкә", Башкортстанның Бакалы районы Умер авылыннан килгән "Сөнәкәй", "Натукай", кәләйлеләрнең "Кәләем" ансамбльләре авыл сәхнәсен шаулатканнар.

Дүсмәт авылы мәдәният йорты сәхнәсе дә кызу торды бу көнне. Бәйрәмгә кунак булып Кукмара, Чистай районнарыннан, Алабуга һәм Мамадыш шәһәрләреннән керәшен ансамбльләре килгән иде. Шулай ук районның Чия Башы авылы "Туганайлар" керәшен коллективы һәм Колышчы авылы үзешчән башкаручылары Раиса белән Борис Усачевлар да мини-фестивальгә үзләренең җырулары белән тагы да ямь өстәделәр. Дүсмәтнең "Тәңкәләр" балалар һәм яңа оешып килүче "Җиңгәчәйләр" коллективлары зал тутырып килгән тамашачы күңеленә аеруча хуш килде. Мамадыш керәшен җәмгыяте җитәкчесе Степан Спиридонов сүзләреннән аңлашылганча, мондый чараларны гел булдырып торырга кирәк. "Борынгы җыруларны белүче әби-бабаларыбызның сафлары көннән-көн сирәгәя бара. Алар белән сәнгатебез дә, фольклорыбыз да китә. Шуның өчен яшь буынга бу көйләрне кечкенәдән үк өйрәтеп үстерегә кирәк", - диде ул.

29 ноябрь көнне, коллективлар Чаллыга җыелды. Ерак араларны якын итеп, фестивальгә җыелган 200 гә якын катнашучы иртәнге сәгать тугыздан бирле җыру әйтте. Виталий Агапов җитәкчелек иткән жюри һәрбер чыгышны яхшылап карап, тыңлап, тиешле бәясен бирде, җиңүчеләрне билгеләде. Конкурс өлешеннән соң, барысы да түземсезлек белән кичке гала-концертны көтте.

Һәр яктан моң, җыр агыла... Күңелдән ташып чыккан хисләрне сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Карендәшләр әллә кайдан бер-берсен танып алып, әй кочаклашалар, әй сөенешәләр. Чаллы "Карендәшләр" ансамбле, концерт карарга килүче тамашачыларны фойедан ук бәйрәм атмосферасына чолгап алып, тамаша кыла. Аларга бүтән коллективлар да кушыла...

Кичке грандиоз бәйрәмне Виталий Агапов үзе алып барды. Катнашучыларны һәм залдагы халыкны Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Хәлимов сәламләде.

Фестивальгә килгән зур кунаклар арасында Татарстан Республикасы Халыклар Ассамблеясының башкарма комитеты председателе Николай Владимиров та бар иде. Ул "Ак каз", "Натукай" ансамбльләрен "Татарстан Халыклар Ассамблея"сының мактау грамоталары белән бүләкләде.

Чаллыда керәшен бәйрәмнәре еш үткәрелеп торса да, бәйрәмнең монысы халык күңеленә аеруча якын булды.

Күңел кылларын тибрәткән җыруларны, дәртле биюләрне халык көчле алкышларга күмде. Хуҗалар - Чаллы шәһәре "Карендәшләр" фольклор ансамбле:

"...Сезгә җырламыйча, кемнәргә җырлыйм

Сездән җакын безгә лә шул ай кемнәр бар?..."

- дип җырлап, бәйрәмне башладылар. Чыннан да, Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган керәшен кардәшләр бер-берсе белән шул хәтле яратып, якын итеп аралаша бүген. Әйтерсен, кош балалары туган ояларына кайткан.

Фестивальгә беренче тапкыр килгән Яңа Чишмә районы Ленино авылы "Сүрәкә" ансамбле "Кодалар каршылау" йоласы җырын башкарып, тамашачы күңелен шундук яулады. Сәхнә түрләреннән төшмәгән Әлмәт районы Кәләй авылы "Кәләем" һәм Алабугадан "Ак каз" фольклор ансамбльләре бүгенге бәйрәмнең дә онытылмас бизәкләре булды.

Ә менә Чистайдан "Карендәш" ансамбле солисткасы Анна Савельеваның

"...Чуклы талның чугын без өзмиек,

Бер беребезләрдән бизмиек.

Әкрен басыйк - әниләр сизмәсен,

Авыр әйтмик - туганнар бизмәсен..."

- дип җырлаганда, күпләрнең күңелләре тулып, күзләре яшьләнде.

Мамадыштан "Урагай" ансамбленең "плюсләре" - 81 шәр яшьлек Санка түти белән Санкый җиңгинең "Ышкып бию"ләрен һәм Кукмара районы Чура авылы "Карендәшләр" ансамбленнән Валерий дәдәйнең дәртле "Чабата" биюен башкарганда тамашачы сәхнәгә сикереп чыкмый, көчкә түзеп утырды. Аллага шөкер, өлкән яшьтә булуларына карамастан, баскан җирләреннән ут чыгаралар әле.

 

Бакалыдан килгән "Сөнәкәй" фольклор ансамбле такмаклар әйтешеп, сыздырып биеп кенә калмыйча, "...Ямьле дә Сөнәкәй буйларында...", дип туган якларын данлап, моңлы көй суздылар.

Самара өлкәсеннән килгән "Натукай" коллективына әле 5 яшь кенә икән. Фестивальгә өлкән буыннан отып алган, үзләре яшәгән төбәкнең борынгы керәшен җыры белән бергә, тән җылысы гына түгел, җан җылысы да бирсен, дип, Виталий Агаповка күчтәнәч итеп, бәйләгән йон носкилар да алып килгәннәр түтиләр.

Гадел жюри членнарын һәм тамашачыларны үзләренең кызыклы һәм үзенчәлекле чыгышлары белән Нагайбактан килгән "Ностальгия" ансамбле таң калдырды. "Туган җир сагышлары" җырын башкарганда, залдагы барча халык нагайбакларның аяныч язмышларын үз йөрәкләре аша үткәргән күк булды. Сигез ел буе эшләп килүче бу ансамбль, борынгы көйләрне, җыруларны үзләре эзләп табып, халыкка җиткерә икән.

Ә инде бәйрәмнең йөзек кашы - җырактагы җакын туганнарыбыз - 4,5 мең чакрым җирдән, Иркутск өлкәсенең Нукут районы Хареты авылыннан поезд белән өч тәүлек буена килгән "Туган авылым" фольклор ансамбле җырчылары булды. Алар башкаруында "...Урманнарга керсәң, сызгырып кер, селкенмәгән җапрак калмасын...", җырын тыңлагач, болар - кайчандыр бик күтән Иркутск өлкәсенә безнең яктан күчеп киткән кардәшләр икән, дигән уй туды күңелдә. Еракта яшәсәләр дә, чиста итеп үз телебездә сөйләшәләр.

Шулай да, сәхнә киемнәре безнекеләрдән нык кына аерыла. "Без моңарчы кемлегебезне аңлап бетермәгәнбез бит, киләсе килгәндә керәшенчә кыланырбыз",- дип тә өстәделәр алар.

Казаннан кунак булып килгән "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен ансамбленең искиткеч чыгышы да ямь өстенә ямь бирде.

Фестиваль бер генә катнашучыны да бүләксез калдырмады. Аларга дипломнар, кубоклар һәм акчалата премияләр тапшырылды. Фольклор коллективларның иң оста җырлаучы солисткалары номинациясендә Чистайның "Карендәш" ансамбле җырчысы Анна Савельева - беренче,

Анна Савельева

Мамадышның "Урагай" җырчысы Татьяна Петухова - икенче, Бакалының "Сөнәкәеннән" Ольга Рыцева өченче урыннарга чыктылар. Фольклор коллективларның иң оста музыкантлары номинациясендә Чистайның "Карендәш" ансамбле баянчысы Вячеслав Митрофанов - беренче, Чаллы "Карендәшләр" ансабленнән Виктор Агапов - икенче, Яңа Чишмәнең "Сүрәкә" ансамбле музыканты Алексей Демидов өченче урынга лаек булдылар.

Ансамбльләр арасында ІІІ урынны - "Кәләем", "Карендәш", "Урагай", "Карендәшләр" "Ак каз", "Натукай", "Туган авылым" ансамбльләре бүлеште. Аларга ІІІ дәрәҗә диплом, кубок һәм акчалата премия бирелде.

ІІ урында - "Сүрәкә" һәм Чаллы "Карендәшләр" ансамбльләре. Алар ІІ дәрәҗә диплом, кубок һәм премиягә лаек булдылар.

І урында - "Сөнәкәй" ансамбле. Аларга І дәрәҗә диплом, кубок һәм 20 мең сум акчалата премия бирелде. Ә фестивальнең төп бүләге - "Гран-при"га һәм 25 мең сум акчалата премиягә - "Ностальгия" фольклор ансамбле лаек дип табылды.

Концерт өч сәгать барса да, онытылмас бер мизгел генә булып тоелды. Халык күңеленнән чыккан җыр-моңнар ерак үткәннәрнең кайтавазы булып күңелләрне кузгатты. Шушы рухи байлыкның никадәр кыйммәт һәм кадерле булуын фестиваль тагын бер тапкыр искәртте.

Кайсы яктан гына карасаң да, кемнән генә сорасаң да, фестиваль турында бары уңай фикерләр генә яңгырый. Җыр бәйрәмен үткәрергә бар көчен куйган, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов та фестивальдән көчле тәэсирләр алган.

- Финанс авырлыклары булса да, мондый мөһим чараны уздырмый кала алмыйм. Ярдәм күрсәткәннәре өчен, республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы идарә җитәкчесе Иван Егоровка, "Моңлы Чаллы" җыр театрына, "Бәрмәнчек" дәүләт ансамбленә рәхмәтләремне белдерәм. Фестивальнең киләчәге турында сөйләгәндә, киләсе елда катнашучыларга лауреатлардан кала дипломант исемнәре дә бирергә кирәк, дип уйлыйм. Ерак юлларны якын итеп килгән ансамбльләргә зур рәхмәт. Туганлыкны, тамырларны онытмыйк. Күп булмасак та, без бит данлыклы халык, - диде ул.

Виталий Агапов иҗат иткән "Керәшен халкым минем" җыры сәхнәдән Бөтен Россия керәшеннәренең гимны буларак яңгырады. Ташып торган моң, концерттан соң, зур бәйрәм табыны артында, Виталий Васильевичка рәхмәт сүзләре булып иреште. Соңыннан, барчасын зур бәйрәм торты белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Керәшеннәр җырыу әйтте

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев