Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

“Керәшеннәр җыру әйтә” фестивале Чаллыда

23 ноябрьдә Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында керәшен җырчылары катнашында "Керәшеннәр җыру әйтә" дигән фестиваль узды.

Монда Татарстанның халык артисты Лена Бичарина (Казан), Татарстанның атказанган артисты Галина Казанцева (Казан), Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова (Казан), Габдулла Тукай исемендәге премия иясе, җырчы-композитор Роберт Андреев (Әлмәт), Татарстанның атказанган мә-дәният хезмәткәре Валерий Шрыков (Мамадыш), күп кенә җыр конкурсларында җиңү яулаган яшь җырчылар Вера Васильева (Чаллы), Вадим Захаров (Кукмара), Людмила Аланлы (Әлмәт), Диләрә Мироваева (Менделеевск), "Татар моңы - 2011" җыр фестивале лауреаты Регина Павлова (Мамадыш), популяр җырчылар Николай Шамионов, Николай Григорьев (Зәй) һәм Татарстанның халык артисты Виталий Агапов җитәкчелегендәге "Моңлы Чаллы" җыр театры артистлары катнашты.

Чаллыда керәшен бәйрәмнәре еш үткәрелеп, заллар тамашачы белән тулып торса да, җыр бәйрәменең бусы халык күңеленә аеруча якын булды. Чаллылылар "үзләренеке" дип санаган Галиналарын да тансыклаганнар, чөнки Галина Казанцеваның берничә ел инде Чаллы сәхнәсендә чыгыш ясаганы юк иде. Яраткан тамашачысын үзе дә сагынган күрәсең, җырларын башкарганда, әледән-әле күз яшьләрен сөртеп алуы шул турыда сөйли иде. Гомумән, бу фестивальдә яңгыраган һәр җыр йөрәккә үтеп керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев