Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Кашка тауда кичке уен

Зәй районында Питрау быел да 12 июль көнне зурлап Кашка тауда үтте. Оештыручылар, эштән соң бу эсседә халык килерме икән, дип уйласалар да, кич кояш сүрелер алдыннан, Питрау аланлыгы кеше белән тулы иде.


- Кашка тауда гомер-гомергә Питрау узды инде, - дип искә ала Сарсаз-Баграждан Анна түти. - Без яшь чакта кичке уенга менә идек. Ул чакта дини бәйрәмнәрне болай ачыктан-ачык гөрләтеп уздыруга рөхсәт юк иде. Аны инде бу чаклы зурлап уздыруга әзерләүчесе дә булмагандыр. Ә менә яшьләр, кич белән Кашка тау түбәсенә диярлек менеп, төне буе төрле уеннар уйнап, таң аттыра, күбебез иртән шуннан эшкә китә идек. Аннан әллә без олыгайдык, әллә яшьләрнең дәрте кимеде - берара Питраулар узмыйча торды. Инде менә, Ходайның рәхмәте, ничә еллардан бирле аланга килеп, бик матур бәйрәм карыйбыз.
Кашка таудагы Питрау үзенчәлекле бит ул. Биредә төп мәйдан фольклор ансамбльләре кулында. Бәйрәм алар чыгышы белән башланып китә, төн уртасына кадәр җыр авазлары тынмый. Быел да Питрауны олылап Чиләбе өлкәсе, Нагайбак районыннан "Ностальгия", Казаннан "Бәрмәнчек" фольклор һәм "Сәйдәш" бию ансамбльләре, районның Сарсаз-Баграж, Кадер, Сәвәләй, Якты Күл, Сәрәпәле авылларыннан керәшен, Гулькинодан чуаш, Бигештән татар, Яңа Спастан рус фольклор ансамбльләре килгән иде. Халык иҗатының җыр тармагыннан җыелган шушы букет бәйләмнәре үткәннәр белән бүгенгене бәйләп торучылар да иде. Нинди генә җырлар яңгыратмадылар да, ничек кенә өздереп биемәделәр алар бу кичтә.
Бәйрәмне олылап, туган якларын сагынып кайткан якташларын да, килгән кунакларны да зурладылар зәйлеләр. Питрау мәйданына керүче капканы киң ачып, сусап килгәннәрне сыйлар өчен кулларына тәмле сыер сөте салынган савытлар тотып каршы алдылар аларны, сәхнә түрләренә алып менеп, әйтәсе сәламнәрен ишеттерделәр, бәйрәм сые белән сыйладылар.
Бәйрәм сценариесе дә кызыклы гына уйланган. Питрау көнне дөньяга килгән Петя исемле малайны котларга дип туган-тумачасы, дәдәй-түтиләр төрледән-төрле тәмле ризыклар, күчтәнәчләр алып килеп, уен-җыр оештырдылар. Питрауның ни икәнен сөйләп тә, күрсәтеп тә бирделәр. Ул мунча себеркесе бәйләү, дисеңме, утын кисеп-яру, чәчәкләрдән тәкыялар үрү, берсеннән-берсе чибәр кызларны төрле һөнәрләрдә ярыштыру - берсе дә калмады. Күрше мәйданда Питрауга соңыннан килеп кушылган спорт уеннары да уйнадылар. Анысы инде көчләрен кая куярга белмәгәннәр өчен бик кулай булды. Ә җыр тыңлап, тамаша карарга килүчеләр тау итәгенә тезелешеп утырып, якыннары белән серләшә-серләшә ял итте. Питрау мәйданы да бер минутка да буш тормады. Фольклор ансамбльләрен Татарстанның халык артисты Виталий Агапов, Владимир Васильев, "Болгар" ансамбле солисткасы Вера Васильева кебек талантлар алыштырды. Әз генә дәртлерәк көйләр яңгыраса, биисе килгәннәр дә, мәйдан уртасына чыгып, рәхәтләнеп биеде.
- Питрауны халык көтеп ала. Урып-җыюга төшкәнче бер җыелышып күңел ачу да, борынгыларның гадәт-йолаларын барлау да, акыллы киңәшләрен күңел түрләренә салу да була бу көнне. Ә районда яшәүче төрле милләт халыкларының талантларын күрү үзе ни тора! - ди Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин.
- Без бу бәйрәмнәргә килеп эләгүебез белән бик бәхетле, - диделәр Чиләбе өлкәсе Нагайбак районы Килей авылыннан "Ностальгия" фольклор ансамбле түтиләре. - Кичә Чаллыда Питрауны ничек бәйрәм итүләрен күреп сокланган идек, бүген биредәге матурлыкны, халыкның күплеген, шат күңеллелеген, тәртиплелеген күреп исебез китте.
Менә шулай, куандырып та, сокландырып та үткәрделәр зәйлеләр Питрауны. Төн уртасы якынлашканда быелгы "Питрау чибәре" Сарсаз-Баграж кызы Анна Утяганова Питрау учагын кабызып җибәрде. Шунда ук аның тирәсендә түгәрәк әйләнеп, җыр-бию башланды, кемнәрдер, теләкләр тели-тели, ут аша да сикерде.
Кашка таудагы уен-көлке, җыр авазлары таңга чаклы ишетелеп торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Питрау Зәй Кашка тау