Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Дүсмәтлеләр Май чабып кышны озатты - видео

Атна буе коймаклар белән сыйланганнан соң, Май чабуның соңгы көне - Пручтида халык урамнарга чыкты. Берәүләр чана шуып калырга ашыкты, икенчеләр коймакка чират торды, өченчеләре карачкы тирәли уйнады... Халык бер-берсеннән кичерү сорады: смс юллады, кочаклашып, кул биреште.

Мамадыш районы Дүсмәт авылында да күңелле булды. Масленица – чиркәү каршы килми торган бердәнбер мәҗүси бәйрәм. Иртән авылда түтиләр иман йортына барып, теләк теләп шәм куйганнан соң, түгәрәк уеннар башланды. Клуб хезмәткәрләре һәм “Җиңгәчәйләр” халык ансамбле авылдашларны бергә туплап, чана шудылар, алып килгән тәбикмәкләре белән сыйландылар. Элек уйнаган уеннарын, йолаларын искә алдылар, кызыклы конкурслар белән күңел ачтылар. “Кряшен чибяре – 2018” Алиса Исакова авылдашларына матур җырларын тәкъдим итте. Соңыннан бер-берсеннән кичерү сорап, җазыклар карачкысын яндырдылар.
Алда - җиде атна ураза. Тоткан уразаларыбыз һәм укыган иманнарыбыз кабул булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев